Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов Ильмира Нәгыймованы шелтәли: «Хөрмәтсезлек. Мин моны бер дә аңламадым…»

news_top_970_100
Азат Абитов Ильмира Нәгыймованы шелтәли: «Хөрмәтсезлек. Мин моны бер дә аңламадым…»
видеодан скриншот

Азат Абитов Ильмира Нәгыймовага шелтә белдереп, үзенең сәхифәсендә видео яздырган. Сәбәбе – Ильмираның Гөлсирин һәм Азат Абитовлар әле күптән түгел генә яздырган «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкаруы.

Ильмира Нәгыймова кичә Лилия Хәмитова репертуарыннан булган легендар «Мәхәббәт шушыдыр» җырын башкарган рилс куйган иде. Җырчы видеоны студиядә төшергән, артындагы подтанцовкасы да шәп – Марат Яруллин үзе биеп тора.

Артист җырның исемен генә язып куйды. Башкару өчен җырның хуҗасы Лилия Хәмитовадан рөхсәт соравы турында да, аны чыгарырга җыену турында да хәбәр итмәде.

Ләкин, видео студиядә төшерелгәч, Азат Абитов, Ильмира җырны чыгарырга җыена, дип саный. Ул сәхнәдәшенә «публично» шелтә белдерде.

«Хөрмәтле дуслар. Кемнәрдер беләдер, кемнәрдер юк. Кичә Ильмира Нәгыймова үзенең битендә «Мәхәббәт шушыдыр» җырын яздырып чыгарган. Минем аңлавымча, бу – яңа җыр була, чөнки студиядә яздырылган. Миңа кичә сәгать 10да артист дуслар шалтырата башладылар. «Нигә алай эшләде икән, нигә яздыра икән?» – дип сорыйлар. Мин белмим. Нигә нәкъ менә шул җырны яздыра икән? Башка ретро җырлар беткәнме икән? Миңа калса, алар бездә аз түгел, башкаларын алса да була иде.

Бу җырны без күптән түгел генә чыгардык. Көтеп торып була иде 1 яки 2 ел. Ләкин без чыгарган артыннан ук түгел бит инде. Мин моны бер дә аңламадым.

Бу, әлбәттә, безнең җыр түгел. Аның хокуклары бездә түгел. Җыр Лилия апа Хәмитованыкы, без аңа берничек тә хуҗа була алмыйбыз. Ләкин күп көч куеп, бөтен мәхәббәтебезне куеп чыгаргач, популяр артист артыбыздан ук яздыргач, бу – бик «обидно». Башкаручылар гына булсак та «обидно».

Мин моңа берәр аңлатма бардыр дип өметләнәм. Студиядә яздыргач, чыга торган җырдыр дип уйлыйм. Нигә алай булганын Ильмира белсә генә.

Хөрмәтсезлек. Ильмира урынында мин алай эшләмәс идем», – дип сөйләгән Азат.

Иң кызыгы, Азатның сәхифәсендә утыручылар, ни өчендер, Азатның үзен гаепләп калдырганнар. Алар җырны Ильмира матуррак башкарды дип саный.

«Ретро җырларны күпләр җырлый. Алар җырлар өчен язылган. Сез җырлагач, башка кешеләргә ярамый дигән сүз түгел»;

«Җырласа ни булган. Сез дә кеше җырын җырлыйсыз бит»;

«Ильмира башкаруына бик матур яңгырый»;

«Бәлки, ул җырны сатып алгандыр?»;

«Хәния Фәрхи җырын да Гүзәл Әхмәтова да, Илсөя Бәдретдинова да җырлый. Кемгә кем башкаруы ошый, шуны тыңлый. Дөрес эшләгән Ильмира, бик шәп чыккан аның башкаруында җыр»;

«Сез матур башкарасыз, сүз дә юк. Әмма Ильмира башкаруында миңа күбрәк ошады», – дип язалар аларга.

«Инде ничә ел ни концертлар куймыйсыз, ни клиплар төшермисез»;

«Инде ни кыланырга белмисез. Кем тели, шул җырлый. Нәгыймова хисабына хайп ясарга телисезме? Чыгарыгыз әйбәт җырлар һәм җырлагыз. Мин Гөлсиринне күрше авыл кызы буларак беләм, ләкин яхшы тавышлы җырчы итеп түгел. Нәгыймова белән хайп тотмагыз», – дип үпкәләрлек сүзләр язып калдыручылар да булган.

Ильмира Нәгыймова әлегә Азат Абитовка җавап бирмәде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 июль 2024
    Исемсез
    Азат,Голсирин барлык жырларны бик матур башкаралар,концертлар да куялар,жырлар да яздыралар, алар матур яшь гаилэискиткеч матурлар узлэре,алар дорфа,ертлач тугел,бик итагатьле акыллы артистларыбыз,яратабыз,хормэт итэбез,туктамагыз,жырлагыз,сезгэ бик килешэ ул жыр,чонки сез тату матур,урнэк гаилэ,сез яшьлэргэ урнэк,сез мактанчык тугел,бик тыйнак ,МОЛОДЦЫ. Э ИЛМИРА БЕР ДЭ ДОРЕС ЭШЛЭМЭГЭН СЕЗ БОРЧЫЛМАГЫЗ,ЖЫРЛАГЫЗ ДА ЖЫРЛАГЫЗ, БИК ЯРАТАБЫЗ 100 100 100
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100