Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинаны төпчек улы «Синий трактор» җырына биетә

news_top_970_100
Лилия Хәйруллинаны төпчек улы «Синий трактор» җырына биетә
Фото социаль челтәрдән

Балалар өчен чыгарылган «Синий трактор» мультфильмындагы җырны белмичә калган әти-әни юктыр. Җырчы Лилия Хәйруллина өчен ул бию көенә әйләнгән. Ул социаль челтәрдәге битенә бер кулына коры ботка тартмасы, икенчесенә банкалы пюре тоткан килеш «Синий трактор» җырына биегәнен куйган.

«Бу ике тәүлек йокламаган мин, шулай итеп улымны ашатам. Булдыра алганча аның күңелен ачам. Улымның тешләре чыгып килә, температурасы бар. «Синий трактор» азрак игътибарны башкага юнәлтергә һәм ашап алырга мөмкинлек бирә… Бу җырны беләсезме соң?» – дип язган өч бала анасы.

«Әлбәттә беләм, кайвакыт балаларга шуны җырлыйм», «Хит», «Синий трактор» мине һәрвакыт коткара иде, тиз генә ботка пешереп ала идем», «Бу җыр төшкә керә инде», дип комментарийлар калдырган әни кешеләр.

«Матуркай, хисләнеп йөрмә.  Кәнфитләр белән чәй эч» дип язучыга: «Кәнфитне 20 көн ашамыйм инде, әлегә диета дәвам итә», – дип җавап биргән җырчы.

Сүз уңаеннан, җырчының төпчек улына да бу көннәрдә 1 яшь тулган икән.

Лилия Хәйруллинаның өченче улы тууы һәм диетада утыруы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100