Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Лилия Хәйруллина диетадан соң фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Җырчы Лилия Хәйруллина диетадан соң фотосын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Лилия Хәйруллина виртуаль дусларына буй-сынын күрсәтеп төшкән фотосын тәкъдим итте.

«Ябыгырга дигән максат куйдым. Өч ай буе спортсыз һәм барысын да рәттән ашау үзенекен итте. Джинсым икенче төрле «утыра» башлады. Бу минем өчен сигнал. Бил кырыйлары калынайды, эчем чыкты.

Диетага утырырга булдым. Бүген алтынчы көн баллы һәм камыр ризыклары ашамыйм. Миңа кешеләр «кая инде сиңа ябыгырга» диләр. Мисал өчен, алар минем эчке киемдә нинди икәнемне белмиләр. Мин гел кеше күз алдында, шуңа күрә яхшы формада булырга тиешмен. Яхшы буй-сыннан, шоколад ашаганга караганда күбрәк рәхәтлек алу мөһим. Бу минем үземә булган таләбем.

Ябыгу өчен бернинди могҗиза ясый торган чаралар юк. Барысы да ничек туклануга бәйле.

Хатын-кызлар, үзегезне яратыгыз. Яхшы формада булуыгыз белән үзегезне һәм үз ир-атыгызның күзләрен иркәләргә онытмагыз.

Ябыгу турында халыкка хәбәр итү җаваплылык хисен арттыра. Әйткәнмен икән, димәк, эшләргә кирәк», - дип язган җырчы социаль челтәрдәге шәхси битендә.

Җырчыны виртуаль дуслары хуплаган, кайберләре җырчыга теләктәшлек белдереп ябыгырга булган.

«Футболка кисәң, ябыккан күренми инде, ә?» – дип язган берәү, җырчының артык ачык киенүенә ишарәләп.

«Алай дөрес булмаячак. Коену сезоны җитә бит. Әгәр мин купальникта һәм эчке киемдә формада түгел икән, димәк, гомумән начар күренәм. Минем үземә таләпләрем бик катгый, башкача булдыра алмыйм», – дип җавап биргән җырчы комментарий калдыручыга.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 май 2022
    Исемсез
    барыбер сексуаль тугел
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100