«Безнең белән барысы да яхшы» - Лилия Хәйруллина өченче тапкыр әни булды
Җырчы бүген өченче тапкыр әни булды. Ул бу хәбәрне Инстаграм битендә җиткерде.
«Мин бүген сәгать 04:47 әни булдым. Марафет ясап, бизәнеп өлгермәдем. Безнең белән барысы да яхшы. Ятам, күз яшьләре. Калганын соңрак язармын», — дип язган җырчы.