Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина, Аргентинага бала табарга барып, интегеп яшәве турында сөйләде

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина, Аргентинага бала табарга барып, интегеп яшәве турында сөйләде
Фото: Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында Лилия Хәйруллина кунак булды. Ул 11 мартта Аргентинаның башкаласы Буэнос-Айреста дүртенче баласын тапкан һәм яңа гына, бик сагынып, Казанга кайтты. Җырчы анда бала тапканчы һәм бала тапкач – барысы 4 ай яшәгән.

Җырчы чит җирдә аралашу җитмәве, туган телендә генә түгел, рус, инглиз телендә дә сөйләшергә кеше булмавы турында әйтте. Анда нигездә испанча сөйләшүләрен искәртте. Ул үзенең 3 ай тел өйрәнүен, әмма «ипи-тозлык» кына үзләштерергә өлгерүен белдерде.

Алып баручы Әбри Хәбри җырчыдан социаль челтәрдән югалып тору сәбәбен сорады.

«Социаль челтәрдән югалып тору сәламәтлек белән проблема булуга да бәйле. Депрессия дә булды, чөнки мин үзебезнең илне, шәһәрне якыннарны сагындым. Йөкле вакытта баш икенче төрле эшли, гармоннар уйный. Бик күп сәбәпләр аркасында...

Анда торган җирдә идән юганда егылдым. Аннары баланың хәрәкәтләнгәнен сизмәдем. Шуннан хастаханәләргә барып тикшерендем. Барысы да яхшы булуын әйттеләр. Мин йөкле килеш 42 атна диярлек йөрдем. Инде курка башладым. Күп йөрергә шулай ук ярамый. Табиблар «яхшы» диюгә карамастан куркасың бит инде. Йөкле килеш дәвалау алгач та борчылдым, кичергәннәр күп булды. Шул да тәэсир итте.

Аннары, бала тапкач, 2 атна «денге бизгәге» белән авырып яттым, ул – анда бик популяр чир. Черки тешли икән, шул бизгәк белән авырырга мөмкин. Мине черки тешләде, һәм мин авырдым. Температура, хәл юк, аппетит юк. Аллергик сәбәпләр дә, күп әйбер булды инде. Психологик һәм физик яктан да барысын да ерып чыктым. Ниһаять, кайттым. Шул кадәр интектем», – дип сөйләде җырчы.

«Аргентинага кайчан барасың?» – дип шаяртты Әбри Хәбри.

«Документ эшләре буенча барырга туры килер әле», – диде җырчы.

Лилия Хәйруллина югалып торуының сәбәбен әйтте – җырчы дүртенче тапкыр әни булган!

«Аргентина – бала табу өчен яхшы урын» – җырчы Лилия Хәйруллина 22 сәгать чит илгә очкан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2024
    Исемсез
    Бернинди кинэштэ ,фэлэн кирэк тугел бу балага , но. Анламадым бернидэ диясем килэ , бит ил дилэр дэ бала табарга анда баралар , сон баланы тегелэр табып бирэлэр что ли син кэчэнмичэ , ынгырашмыйча гына карап ятасынмы сон чит илдэ , 4 баллада булгачтын , узебездэ дэ менэ дигэн врачлар Эшли лэбаса , илебезне , татарстаныбызны пычыратып тик йэрилэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100