Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина югалып торуының сәбәбен әйтте – җырчы дүртенче тапкыр әни булган!

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина югалып торуының сәбәбен әйтте – җырчы дүртенче тапкыр әни булган!
социаль челтәрләр

Җырчы Лилия Хәйруллина бу көннәрдә Аргентинадан Казанга кайтты һәм подписчикларына үзенең озак вакытка югалып торуының сәбәбен әйтергә вәгъдә биргән иде.

Ниһаять, Лилия серен чиште. Баксаң, җырчы дүртенче тапкыр әни булган икән!

«Мин бәби таптым! Дүртенче тапкыр әни булдым! Тик бүген түгел, ә 2024 елны мартында. Баланы Буэнос Айреста алып кайттым. Бу яңалык белән бүлешергә әле генә көч таптым. Бу хакта хәтта танышларымнан да бик аз кеше генә белә.

Минем шәхси тормышка кагылышлы мәгълүматка ничек каравымны беләсез. Бүлештем, ничектер, интуитив рәвештә тойдым.

Нигә сөйләмәдемме? Барысы да җиңел генә булмады… Бәлки, алдагы постларда бу хакта язармын… Минем белән дә, бәби белән дә барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Хәзер сез минем турыда күбрәк беләсез инде. Сез миңа җитмәдегез», – дигән җырчы.

Лилия Хәйруллинаны чын күңелдән котлыйбыз! Бәби сау-сәламәт булып, үзегезне куандырып үссен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100