Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аргентина – бала табу өчен яхшы урын» – җырчы Лилия Хәйруллина 22 сәгать чит илгә очкан

news_top_970_100
«Аргентина – бала табу өчен яхшы урын» – җырчы Лилия Хәйруллина 22 сәгать чит илгә очкан
Фото: Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның кызы, җырчы, блогер Лилия Хәйруллина Аргентинаның башкаласы Буэнос-Айреска барлыгы 22 сәгать очкан. Ул язылучыларына беренче хис-кичерешләрен җиткергән.

«Арзан һәм тәмле ит, искитмәле архитектура, яшел шәһәр, матур агачлар күп, халык телефонда утырмый, бик күп аралаша, җылы һава торышы, яшәү бәясе чагыштырмача кыйммәт түгел, яшәү дәрәҗәсе мин булган урыннардан начар түгел, сукбайлар, кесә караклары күп һ.б.

Кешеләр акрын, ялкау… Алар беркая ашыкмый, мин алай ияләнмәгән. Монда кием эзләп килергә кирәкми, яхшы кием юк, бәяләр тотрыксыз, инфляция югары», – дип күзәтүләре белән бүлешкән җырчы.

Җырчы әлегә күп урыннарда булырга өлгермәгән. Аргентинада инглиз телендә сөйләшүчеләр аз икән, шуңа күрә испан телен өйрәнә. Телне Казанда ук өйрәнә башлаган. Әлегә кыенрак икәнен, башында татар, рус, инглиз һәм испан телләре булуын әйтә.

Лилия Хәйруллина Буэнос-Айреска нинди максат белән баруын яшерә. «Лилия, бик озакка киттеңме анда?» – дип сораучыга: «Бераз кышлыйм», – дип кенә җавап биргән.

Сер түгел, Россиядәге кайбер көмәнле хатыннар Аргентинада бала табу ягын карый. «Аргентинада туган балага җир хокукы буенча гражданлык бирелә. Ул Россия һәм Аргентина гражданины була. Аргентина паспорты белән 100дән артык илгә визасыз барып була», – дип сөйләгән иде 12нче баласын Аргентинага барып тапкан Чаллы кешесе.

Популяр алып баручы Илшат Вакказовның да тормыш иптәше Арина белән, бәби табу өчен, вакытлыча Аргентинага күченеп китүләре турында да язган идек.

Лилиянең язучылары да җырчыны шундый ук максат белән китмәде микән дип шикләнә. «Сезнең гаилә ишәергә торамы? Аргентина – бала табу өчен яхшы урын», – дип язучыга: «Әйе, дүртенчесен алып кайтырга», – дип, смайлик белән җавап кайтарган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100