news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахетдинова: «Яңадан гаилә корырга хыялланам»

news_top
Лилия Сәлахетдинова: «Яңадан гаилә корырга хыялланам»
Рамил Гали

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова туган көнендә үзенә сыйфатнамә язган, хыял-максатлары белән дә уртаклашкан.

«36 ел элек, күпбалалы Сәлахетдиновлар гаиләсендә мөмкинлекләре чикле Лилия исемле кыз бала дөньяга килә.

30 ел дәвамында Лилия бик күп әйберләрне югалтса да, үз-үзенә ышанычын югалтмады. Ул – максатына ирешүчән, игелекле, беркатлы, юмарт. Әгәр дә аның ышанычын югалтсагыз, күперләр янып, артка юл булмаячак. Нинди булуына карамастан, дөреслекне сөйләүчеләрне ярата. Ялган аның өчен бөтен нәрсәгә нокта куя.

Якыннары хакына таулар күчерергә әзер, ләкин аның өчен алар тарафыннан да шундый ук мөнәсәбәт булуы мөһим.

Кичне үзем теләгән кешеләр белән үткәрәчәкмен, ИншәАллаһ. Бәлки, соңыннан сезгә дә сөйләрмен.

Хыялым – яңадан гаилә кору. Максатым – игелекле гамәлләр кылу. Планнарым: яңадан хаҗга бару.  Бөтен кешеләрнең, шул исәптән үземнең дә бәхетле булуымны телим», – дигән ул социаль челтәрләрдә.

Дусларын Лилия Сәлахетдинованың бик күп авырлыклар күрүе һәм, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яшәү рухын, тормышка мәхәббәтне югалтмавы сокландыра. Бу хакта аның үзенә дә бик еш язалар, рәхмәт сүзләре җиткерәләр. 

Бу юлы да Лилиягә дуслары матур теләкләрен юллаган. «Туган көнең белән, Лилия апа. Синең яныңда һәрчак үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың йөзеңнән беркайчан качмасын», «Туган көнең белән, минем мотиваторым», «Рәхәт яшә, яратылып яшә. Бәхетең ташып торсын», «Лилия – син минем илһам чыгынагым. Аллаһы Тәгалә саклап йөртсен», «Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр насыйп итсен» дигән күпсанлы комментарийлар калдырганнар алар. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар