Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахетдинова элекке ирен сагына: «Аның кайгыртуын тоеп яшисем килә»

Инстадуслары Лилиягә элекке ире Ришат белән сөйләшеп карарга, яңадан кушылырга тәкъдим итә.

news_top_970_100
Лилия Сәлахетдинова элекке ирен сагына: «Аның кайгыртуын тоеп яшисем килә»
Солтан Исхаков

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова элекке ирен сагынуы турында инстаграмга язган.

«Кешене янәшәңнән җибәрүе кыен, ә кабат яңадан яшәргә өйрәнүе икеләтә авыр. Үзең өчен кадерле булган тавышны ишетәсең, аның белән кайгыңны һәм шатлыгыңны уртаклашасың бик килсә дә, шалтыратмыйсың һәм язмыйсың… Бу газап…

Мин моңа ничек өйрәнергә дә белмим. Бик авыр… Уйлап карасаң, без бу карарга бергәләшеп килдек. Ләкин инде ярты ел вакыт үтсә дә, мин элекке кебек яшәргә, бары тик үземә генә таянырга өйрәнә алмадым. Мин көчле булып ардым. Яңадан яратылган хатын-кыз буласым, үземне көчсез хис итәсем, ир-атка бәйле буласым, аның кайгыртуын тоеп яшисем килә. Уртак киләчәгебез турында хыялланасым килә. Ничек яшәргә?» — дип язган Лилия.

«Лилия, сез бит дуслар булып калдыгыз. Димәк, очрашу, сөйләшү, аралашу мөмкинлегегез бар. Әлбәттә, бу уртак гаилә тормышын алыштыра алмый. Ир-ат канаты астында яшәргә теләүчеләр бик күп»;

«Раббым, Аллаһы Тәгаләм, ишетәсеңдер, күрәсеңдер. Ярдәмеңнән ташлама. Тагын бер тапкыр беребез дә уйламаган шатлык җибәр Лилиябезгә»;

«Минемчә, җылылык белән искә алган мөнәсәбәтләргә әйләнеп кайтырга беркайчан да соң түгел. Әйе, аерылыштыгыз, вакыт узды һәм сез күп нәрсәне яңадан аңладыгыз. Хәзер мөнәсәбәтләрне яңадан башларга мөмкин. Сез элекке кешеләр түгел инде», — дип яза инстадуслары Лилиягә.

«Лилия, бәлки кире кушылыргадыр сезгә? Бәлки ул да шуны ук телидер? Сөйләшегез», — дип киңәш итүчеләр дә бар.

  • Лилия Сәлахетдинова: «Мин ир эзләмим. Насыйбым булса — табылыр»
  • Ике ел яшәгәннән соң, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова иреннән аерылган


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100