Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Яралар яңа, йөрәк сыкрый...»

news_top_970_100
Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Яралар яңа, йөрәк сыкрый...»
Рамил Гали

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова һәм аның элекке ире Ришатның моннан ике ел элек нарасыйлары, нибары егерме көн яшәп, 2 июньдә вафат булган иде. Үзе дә гарипләр арбасында утыручы бөтерчек кадәрле генә әни кеше олы җан ярасы белән уртаклашкан.

«2 июнь авыр көн булды. Авылга кайттык. Әтисе белән, улыбызның каберенә... 

Ике ел, ике көн кебек тә түгел, ике сәгать кебек узды. Яралар да яңа, күз яшьләре дә сабырлыкны як-якка төртеп, чыгалар, тамалар... Йөрәк сыкрый, әмма яшәү дәвам итә. Ни өчен? Чөнки бу дөньядагы гомерне дөрес итеп яшәп бетереп, улыбыз янына бару, аның белән очрашу теләге зур. ИншаАлла, без тырышачакбыз», – дип язган Лилия социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ходай үзе ярдәменән ташламасын, сабыр, түзем, көчле булыгыз, Лилия.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100