Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахетдинова: «Мин ир эзләмим. Насыйбым булса — табылыр»

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова блогер Фагыйлә Шакированың шәхси тормышы турындагы сорауларына җавап биргән.

news_top_970_100
Лилия Сәлахетдинова: «Мин ир эзләмим. Насыйбым булса — табылыр»
https://www.youtube.com/channel/UCa3U9svsWZNeGnPEjIYq9dQ

«Ярдәм» мәчетендәге ифтарда блогер, журналист Фагыйлә Шакирова шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән аралашкан. «Мин дөресен әйткәндә, ифтарны төшерергә килгән идем. „Кире уйламасын тагын“ дип, ашыга-ашыга, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларны бирергә ашыктым. Мине ачуланмый гына карагыз», — ди ул.

Видеода Лилия Сәлахетдинова Рамазан аеның бик җиңел баруын әйтә. «Ифтарлар уздырабыз, бик сөенечле айлар», — ди. Шагыйрә үзенең «Ярдәм» мәчетендә сувенирлар кибетендә эшләве хакында сөйли. Шигырьләре турындагы сорауларга аларны ятлап бармавы, ятласаң, яңаларына урын калмавы турында әйткән. «Язам да, шунда кала ул», — дип җавап биргән.

Яз көне депрессиягә бирелмәс өчен ул тормышны ничек бар — шулай кабул итәргә, бөтен нәрсәнең дә Алла Тәгаләдән икәнен белеп яшәргә киңәш итә.

Соңгы арада журналистлардан читләшүенең сәбәбен: «Элек яшьрәк идем, бу миңа кызык булгандыр. Телеэкраннарда күренәсе килгәндер. Хәзер шәхси тормышымны артык чыгарып салмаска тырышам», — дип аңлаткан.

Лилия Сәлахетдиновага соңгы арада «күз тиде ахры» диючеләр күп икән. «Мин күз тиюгә ышанмыйм, Аллаһ Тәгалә үзе саклый. Минем барысы да яхшы, аның кадәр борчылмасыннар инде минем өчен. Сынаулар өчен Аллаһка рәхмәтлемен, кирәк булса, әлеге сынауларны тагын бер кат узарга әзермен», — дип белдерә.

Шагыйрә шәхси тормышына кагылышлы сорауларга да җавап биргән. «Элекке ирем белән аралашам, күрешәбез. Арабызда бер-беребезне гаепләү юк. Язмышлар шулай туры килде. Аллаһ Тәгалә безне очраштырды, вакыты җиткәч, юллар аерылды. Без аның белән дуслар булып калдык. Хәзер дә аралашабыз, Аерылышуга без икебез дә әзер идек. Бу хәлләрдән соң мине кызганырга тырыштылар, шоу, пиар өчен өйләнешкәннәр дип сөйләделәр. Юк, Ришат андый кеше түгел. Безне тормыш сынады. Аерышуыбызның сәбәбен әйтмим», — дигән ул.

«Яңа мәхәббәткә йөрәгең ачыкмы?» — дигән сорауга Лилия: «Мин ир эзләмим. Аллаһ бирсә — бирер, бирмәсә дә мин аңа рәхмәтле. һәр әйбернең үз вакыты. Мин „егет эзлим“ дип социаль челтәрләргә кычкыра алмыйм. Насыйбым булса, булыр. Алай егет эзлим дип йөрү мөселман кызларына килешә торган әйбер түгел», — дигән.

Лилия үзенең хыянәт белән очрашмавы турында сөйләгән. «Хыянәтнең нәрсә икәнен белмим. Ләкин мин кешене кичерергә кирәк дип саныйм. Өч көннән артык үпкәләп йөрергә ярамый. Кичерә белергә кирәк. Үпкәләп, үзеңә йөк кенә өстисең. Башкаларны да, үзеңне дә гафу итә белергә кирәк. Хәзер безне дуслаштыручы изге айларның берсе. Аны юкка сарыф итмәсәк иде. Изге ниятләрдә яшик», — дип тәмамлаган әңгәмәне Лилия.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100