Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның вафат сеңлесе турында: «Балда-майда йөзмәде, барысын да күрде»

«Җәйдән бирле ютәлләп йөрде, хәлем юк», – диде. Ләкин чиренең сәбәбен үпкәсеннән эзләмәде шул», – диләр нибары 43 яшендә вакытсыз арабыздан китеп барган Лилия Галимова турында якыннары.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның вафат сеңлесе турында: «Балда-майда йөзмәде, барысын да күрде»
Юлиана Фәтхетдинованың шәхси архивыннан

Бу көннәрдә Фәтхетдиновлар гаиләсенең авыр көннәре, дип язган идек. Салават Фәтхетдиновның абыйсының кызы, җырчы Айдар Фәтхетдиновның бертуган сеңлесе Лилия Галимова вафат булды. 

Фото: © Фәтхетдиновларның гаилә архивыннан

Берәр җиребез авырта башласа хастаханәгә барырга ашыкмыйбыз шул, «әй, үтәр әле» дип, тормыш кууны дәвам итәбез. 43 яшьлек Лилия дә чиренең җитди икәнен аңлап бетермәгәнме, «үзе бетәр» дип кул селтәгәнме... Хәле ныклап авырлашкач кына хастаханәгә мөрәҗәгать итә ул. Ул вакытта үпкәсенә тулысынча зарар килгән була инде. Табиблар Лилиянең якыннарына мондый очракта медицина көчсез икәнлеген аңлата. Алай да туганнары өметләрен өзмичә, Лилияне Тәтешледән Нефтекамск шәһәрендәге хастаханәгә күчерә. Тик Лилия каты авырудан тернәкләнә алмый, берничә көн реанимациядә ятканнан соң, мәңгелеккә күзләрен йома. 

«Хастаханәдә дә эше өчен борчылып ятты»

Лилиянең әтисенең бертуган энесе, Аксәет мәдәният йорты директоры Рафил Фәтхетдинов сүзләренчә, Лилия балда-майда йөзеп яшәгән ханым түгел. Гомер юлында шактый югалтуларга дучар булып, тормышны берүзенә җигелеп тартырга туры килсә дә, зарланырга яратмаган ул.

Лилиябез турында нәрсә генә сөйләсәк тә аз булыр сыман... Бөтен тормышны, дөньяны ярата торган бала иде. Соңгы 6 елда сеңлем белән бергә эшләдек. Мәдәният йортында җыештыручы иде ул. Эшен бик яратты. Мин аңа нинди генә эшләр тәкъдим итмәдем. «Әйдә, Лилия, җылы кабинетта утырып эшләрсең», – дип, башка урынга күчермәкче булып әллә ничә тапкыр әйтеп карадым, сүземне тыңламады.

Ул минем уң кулым иде. Сәнгать җитәкчесе дә, методист та, сценарист та булды ул. Кызык-кызык образларга кереп, сәхнәсенә дә чыгып уйнады. Кирәк икән, клоун була, кирәк икән – Кар кызы. Бер елны, кеше тапмагач, хәтта Кыш бабай булып та уйнады. «Уф, туйдым тормыштан», – дип, гел кәнәгатьсезлек белдереп йөрүче кешеләр була. Ә Лилия үз күңелен үзе күтәреп, яшәүнең тәмен белеп яши иде. Вокалга сәләте дә бар иде – әтисе дә, үзе дә бик матур итеп җырладылар.

Ике атна дигәндә юкка чыкты, барыбыз да шок халәтендә калдык. Чирен белеп йөргән бит ул. Кеше хәлен кеше белми, дигәндәй, үз хәле хәл булгандыр. Шул килеш эшкә төшеп йөрде. Тирләп-пешеп кар көри, шабыр суга бата. «Хәлем юк, Рафил абый, чирлим», – дип ник бер сүз әйтсә иде шунда! Үземне гаепләп тә куям, бәлки, үпкәсенә бәрүгә шул да сәбәп булгандыр, дим.

Узган елның апрель аенда коронавирус белән дә авырып алган иде. Бәлки, шуның тәэсире булгандыр, дип тә уйлыйбыз. Температурасы булмаса да, җәйдән бирле ютәлләп йөрде.

 

Фото: © Юлиана Фәтхетдинованың шәхси архивыннан

Хәле кыенлашкач кына, Яңа ел алдыннан Ижауга барып күренеп, чиренең җитди икәнлеген белеп кайтты ул. Тәтешле хастаханәсендә бер алга китеш тә булмагач, башка хастаханәгә күчерергә булдык. Тәтешле табиблары «аякка басмас» дигән кебегрәк әйткәннәр иде. Шулай да өметне өзмәдек – Нефтекамск хастаханәсенә алып киттек. Соңгы көннәрен реанимациядә уздырды, янына да керә алмадык, шунысы аеруча үкенечле. Тәтешледән киткәндә икәүләп елаштык та, сеңлем белән башка күрешә алмадык. Ул чакта ук хәле авыр иде инде…

Хәзер ватсапта язган смсларын укып утырам. «Рафил абый, эх, исән-сау терелә алсам икән», – дип язган. Иң ахырдан: «Рафил абый, мине эштән куа күрмә инде син», – дигән (күңеле тула). Хастаханәдә дә эше өчен борчылып яткан. «Нинди куу сөйлисең? Мин, син кайтмыйча, Яңа ел чыршысын да алып куймыйм. Син кайткач кына җыештырабыз», – дип язып куйган булдым. Клубта әле барысы да шул килеш тора, анда барырга бөтенләй күңел тартмый», – ди Рафил Зәкиевич.

Эшем шундый булгач, юлда еш йөрергә туры килә. Үзебез өйдә юк чакта бөтен хуҗалыкны Лилиягә ышанып, тыныч күңел белән китә идек. Туган җанлыклы булды, беркайчан «юк» димәде. Безнең нәсел бик зур. Әниебезнең хәзер 11 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар. 20нче оныкчыгы булып Айдарның – Лилиянең абыйсының бәбие туды.

Әле күптән түгел генә «племянница»ларыма әйтеп тордым: «Әнинең 11 оныгыннан барыгызны да яратам. Тик, ачуланмагыз, Лилияне бигрәк каты яратам», – минәйтәм. Мин кешегә ярарга тырыша торган кеше түгел. Салават абый, мин һәм тагын бер апабыз туры сүзле гаиләбездә. Һич арттырусыз әйтәм, Лилияне аеруча яраттым мин.

Бүген дә зиратка, каберенә барып килдем. Клубка да керәсе килми. Кая барсам да, күңелгә Лилия җитми. 
Җирләгәндә, суык булуга карамастан, халык бик күп булды. Тәтешленең мәдәният бүлегеннән дә хөрмәтләп килделәр. Лилия мәдәни тормышта актив булды, район чараларында да катнаша иде, – ди ул. 

Абыйсы сүзләренчә, Лилиянең шәхси тормышы да шактый катлаулы булган.

Чаллы шәһәрендә бер бик акыллы егеткә кияүгә чыккан иде Лилиябез. Киявебез бик булган егет иде. Андый егетләрне минем үз гомеремдә күргәнем юк. «Таш астыннан чыккан» диләр андыйлар турында. Әнә безнең районнан герой Фәнис Хөсәенов турында сөйлиләр, кияү дә шундый: ут кебек, тиктормас егет иде. 19 яшендә мәрхүм булды – ток сугып үтерде. Лилия 3 айлык уллары Ниязны кочаклап, тол калды. Икенче киявеннән дә бәхете булмады, анысы да бала белән ташлап китеп барды. Рәхәт күреп, кадерле хатын-кыз булып яши алмады шул. Гомер буе печән чабып, утын әзерләп, мал асрап, ир-ат башкарырга тиешле эшләрне дә үзе эшләп яшәде.

Инде Аллаһка шөкер, балалары тәүфыйклы булып үсеп киләләр. Кечкенә малае 9 сыйныфта укый. Олы улы Нияз быел армиядән кайтты. Украина белән Россия чигендә хезмәт иткәнгә күрә, махсус операциягә кертә күрмәсеннәр дип, бик борчылып көтеп алды аны. Улы кайткач азрак җиңел сулап куйган иде, үзенең сәламәтлеге белән проблемалары башланды.

Инде ничә еллар берүзе дөнья көтте ул. Салават абый йорт җиткерешеп биргән иде алар гаиләсенә. Ничә ел гына яшәп калды шул яңа йортта – абый үлеп китте. Шулай итеп әтисез дә калды Лилия. Балда-майда йөзгән бала түгел, барысын да күрде. Кеше кебек рәхәтләнеп бер ял да итә алмады бит ул. Шуңа бигрәк тә кызганам… Инде урыннары оҗмахта була күрсен сеңлемнең, – диде Рафил Фәтхетдинов.

«Минем туган көнемә Казанга кунакка килергә җыенган иде»

Лилия үзенең соңгы Яңа ел бәйрәмен балалары һәм якыннары янәшәсендә уздыра алган. Бертуган абыйсы Айдар Фәтхетдинов сүзләренчә, әниләренең – Лилия, ә малайларның әниләре белән соңгы тапкыр күрешүләре шул көнне була.

Ютәлләп йөргәч, табибларга күренергә бик үгетләдем мин Лилияне. Инде ничә айлар дәвам итә, мондый бетмәс ютәл булмый, Лилия. Әйдә Ижауга, яки Казанга кил. Монда Салават абый белән сөйләшеп, табибларга йөртәбез сине, – дидем. Чынга алмады, җитди карамады.

Шул тыны кысыла башлагач кына Ижауда тикшеренде. Анда инде диагнозының әйбәт булмавын аңлаттылар. Аннан кайтканның икенче көнендә «ашыгыч ярдәм» белән Тәтешлегә алып киттеләр аны. Ә Яңа ел көнне мин аны Тәтешледән өйгә алып чыктым. Яңа елны безнең белән бергә каршы алды. Бересе көнне кире хастаханәгә илтеп куйдык. Нефтекамскидагы хастаханәгә күчергәч тә үзгәрешләр булмады. Пермь өлкәсеннән алып кайткан махсус уколлар да файда бирмәде. 8 гыйнвар көнне Лилияне ясалма сулыш алдыру аппаратыннан өзделәр…» – дип сөйли Айдар.

 

Фото: © Айдар Фәтхетдиновның шәхси архивыннан

 Айдар Фәтхетдинов сеңлесен генә түгел, иң якын сердәшчесе һәм киңәшчесен дә югалтуы турында әйтте.

Без гаиләдә 3 бала үстек. Яшь аермаларыбыз шактый булган кечкенә сеңлемә туган итеп кенә карасам, Лилия белән без абый белән сеңел генә түгел, иң якын дуслар да булдык. Ышанычлы дуслар… Күңелдәге бөтен авырлыкларны да, шатлыкларны да сөйләшеп, серләшеп үстек без. Бер-беребездән яшерер сүзебез булмады. Минем малайлык шуклыкларым турында әти-әнигә сөйләмичә, гел яклап-саклап килде Лилия. Хуҗалыктагы эшләр буенча да барлык сорауларны әни белән түгел, Лилия белән чишә идек без. Балачактан дус булганга бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек.

Бер-беребезне шушы көнгә кадәр кайгыртып яшәдек. Минем бәхетле булуымны, гаиләмә күбрәк игътибар юнәлтүемне теләде. «Абый, хатын-кыз игътибар ярата, шундый-шундый бул», – дип киңәшләрен бирә иде. Ә мин әти булгач ничек сөенгәнен күрсәгез!

Терелеп аякка баскач, 17 гыйнварда Казанга минем туган көнгә килергә җыенганнар иде. Узган ел да төпчек сеңлекәшем белән килеп, мине котлап кайтып киттеләр алар. Быел андый күңелле күрешүләр насыйп булмагандыр, күрәсең.

 

Фото: © https://vk.com/id218523926

Тормышы җиңеләрдән булмады. Ир кеше булса, тормыш авырлыклары алдында сыгылып төшкән булыр иде. Ә Лилия хатын-кызларга хас ныклык белән җиңеп чыкты аларның барысын да. Документ эше дисеңме, түләүләрме, йорт-җирне караумы – бөтенесе аның җаваплылыгында булды. Авыл җирендә финанс ягыннан авыр вакытлары да аз булмагандыр. Эш хакы зур түгел, әни пенсиядә, балаларны кеше итәргә кирәк.

Хәзер менә әни балалар белән ялгызы калды. Лилиянең олы улы Нияз – бик акыллы, җаваплы егет. Балаларны да, әтиләреннән башка булса да, шундый акыллы итеп тәрбияләде ул. Балалар белән әниләрен җирләгән көнне утырып сөйләштем. «Нияз, энең белән әбиең өчен дә, йорт-җир өчен дә хәзер син җаваплы», – дидем. Энесенә опеканы да Ниязга ясаттык. Безнең авылдан ерак түгел бер поселокта кибеттә эшләп йөри. Эш хакы да әйбәт. Ниязга чын күңелемнән ышанам. Әтисе кебек үк төпле, акыллы егет, йөзгә кызыллык китермәс, – ди Айдар.

«Тәтешледән «үпкәләрең чиста» дип кайтарганнар»

Лилиянең якын дусты Лилия Латыйпова сүзләренчә, хәле бетә башлагач, Лилия «яман шеш була күрмәсен» дип борчылган, күкрәген тикшерткән.

Авырганын беребезгә дә сиздермәде. Аз-маз ютәле булса да, үпкәсе шешкәнлеген аңларлык дәрәҗәдә ютәлләмәде бит инде ул. Соңга таба менә «хәл бетә» ди башлады. Тәтешлегә барып флюрография узган иде, «үпкәләрең чиста» дип кайтарганнар. «Анализларым да әйбәт», – дип аптырады инде ул аңа. Кабат исә чиренең сәбәбен күкрәгеннән эзли башлады. Шеш була күрмәсен дип, Нефтекамскига барып, күкрәген дә тикшерткән иде.

 

Фото: © Лилия Латыйпованың шәхси архивыннан

8е көнне «Лилия үлгән» дип шалтыраталар. «Юк, мин ышанмыйм», – дидем. Бик авыр булды Лилиябезне югалту... Әле дә башымнан чыкмый. Мин – Аксәетнең бер очында, ул икенче очында яшәсә дә, ара ерак дип тормадык – кунакларга йөрештек, аралашып, дус-тату яшәдек. Мин Аксәеткә килен булып төштем. Лилия безнең күршедә яшәүче классташына килеп йөри иде. Әкренләп аралаша башлап, соңгы 3 елда Лилия белән бик якынайдык.

Бик акыллы хатын-кыз булды. Ялгыз булса да, начар исеме чыкмады, балаларын өф итеп үстерде, әнисенә ярдәм итте. Мал-туарын да тотты, бакчасын да утыртты. Балалар әбиләре кулына калыр инде хәзер, ул йорт тирәсендә әйбәт йөри әле. Ашарларына пешереп, өс-башларын карый алса да, балаларга әни җылысын беркем дә алыштыра алмас шул…

Җәй көне ютәлләгәндә үк барып күренергә кирәк булган. Үлем үкенечсез булмый, диләр бит. Ул очракта, бәлки, Лилиябез бүген дә арабызда булыр иде, – ди мәрхүмәнең иптәш кызы.

«Ахыры болай тәмамланыр дип, башыбызга да китермәдек»

Лилиянең туганы Миләүшә Гарипова:

Лилия гомере буе бик яхшы кеше булды. Кеше турында начар сөйләмәде, гайбәтләргә катышмады. Балалары өчен әни дә, әти дә булырга туры килде. Берүзенә 2 малай тәрбияләү җиңел булмагандыр – вакыты белән кырыс та була белде. Улы Ниязны армиядән кайтканда Уфа вокзалыннан тормыш иптәшем белән без каршы алып, авылга алып кайттык. Ул исән-имин хезмәттән кайткач, нишләргә белмәде. Ел буе борчылып тора торган чорда хезмәт итте бит.

 

Фото: © https://vk.com/id218523926

Без Лилия һәм Әлфия (Лилиянең сеңлесе) белән бергә укырга йөрдек, бергә клубларга чыга башладык. Күрше авылда урта мәктәп булмагач, миңа Аксәеткә йөреп укырга туры килде. Шуңа күрә мин аларда яшәдем дә әле. Мине беркайчан да какмадылар. Әти-әниләре Лилия белән Әлфиягә нәрсә ала, миңа да шуны алалар иде. Мин аларның өченче кызлары кебек булдым. «Нигә бездә яшисең», – дип караңгы чырай күрсәтер иде, бәлки, башка кеше булса. Ә аларның гаиләсе мине бик яратып торды.

 

Фото: © Миләүшә һәм Лилия Рафил абыйлары белән

Беренче гыйнвар көнне телефонын алмагач, борчылып, Тәтешле хастаханәсенә төштем. Санитарка: «Ул кислородта», – дип чыгып әйтте.

Соңгы сөйләшүебез 30 гыйнварда булды. Анда да, тыны беткәч, сөйләшә алмадык, смслар гына язып җибәрде. Тормышны сөйгән, батыр Лилия үлем турындагы уйларны башына беркайчан да кертмәде. «Дәваланам, тереләм», – диде. Без дә, ахыры болай тәмамланыр дип, башыбызга да китермәдек. Яшь организм булгач, җиңеп чыгачагына ышандык, – ди Миләүшә.

«Бу ачы хәсрәтне җиңү өчен Лилия апа кебек сабыр булырга кирәк…»

Юлиана Фәтхетдинова, Лилиянең туганы:

Лилия апа – туганым да, дустым да иде. Көләч йөзле, сөйкемле, бер авыр сүз әйтмәс… Лилия апа кебек ихлас, ярдәмчел, гел елмаеп торган кешеләр бу дөньяда сирәк. Кәефем булмаган чакларда аңа шалтыратып, озак-озак сөйләшә торган идек. Гел бергә булдык. Бар нәрсәгә булышты, бөтен эшләрне бергә башкардык. Апамның изгелекләрен, мәрхәмәтлелеген сөйләп бетерә торган түгел. Бу ачы хәсрәтне җиңеп чыгар өчен, Лилия апам кебек түземле һәм сабыр булырга кирәк икән…

 

Фото: © Юлиананың шәхси архивыннан

Лилия Галимованың әнисе, балалары, барлык туганнарының авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Якын кешегезнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик авыр хальляр...шундый яшь кена килеш китуларе. Якыннарына сабырлык бирсен Ходайыбыз. Урыны ожмахта булсын. Гомере шулай булган инде, ажалга дару юк шул. Балаларына ярдамен хам яшау кочен бирсен бер Аллах.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100