Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның сеңлесе вафат

news_top_970_100

Бу көннәрдә Фәтхетдиновлар гаиләсе кайгы кичерә. Салават Фәтхетдиновның бертуган абыйсының Лилия исемле кызы вафат булган. Әлеге авыр хәбәрне Лилиянең абыйсы, җырчы Айдар Фәтхетдинов социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

«Хуш, бәхил бул, Лилия сеңлем. Урының оҗмах түрләрендә булсын. Ярдәм итеп, алып кала алмадык. Кичер, гафу ит безне, рәнҗеп калма. Вакытсыз калдырып киттең безне. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле сиңа. Урыннарың оҗмахта булып, караңгы гүрләрең якты булсын. Без сине мәңге онытмабыз. Юксынабыз, яратабыз», – дип язган Айдар. 

Лилиягә нибары 43 яшь булган. «Электән салкын тидергән булдымы икән, бәлки ковид белән дә авыргандыр. Бик озак ютәлләп йөрде инде ул. Соңгы арада тыны да бетә башлады. Ижау шәһәренә барып тикшеренүләр узганнан соң, үпкәсенә тулысынча зыян килгән, дип кайтарып җибәрделәр. Тәтешле хастаханәсендә дәваланды. Хәле тагын да авырайгач, Нефтекамскига алып киттек. Анда 6 көн ясалма сулыш алдыру аппараты белән ятты. Кызганыч, табиблар ярдәм итә алмады. 8 гыйнвар көнне сеңлем мәңгелеккә күзләрен йомды», – дип сөйләде Айдар «Интертат» хәбәрчесенә. 

Лилиянең 2 улы ятим калган. «Быел олы улын бик сөенеп армиядән каршы алган иде. Украина чигендә хезмәт иткәнгә, барыбыз да борчылып тордык. Туй ясаган кебек табыннар корып, туганнар белән бергә каршыладык. Кечкенә улы 9 сыйныфта укый. Әтиләре дә мәрхүм инде. Аксәеттә әни белән бергә яшиләр иде. Анда безнең Салават абый ярдәме белән салынган зур йорт. Балалар әлегә әни карамагында калалар. Тик ул да авырый инде, үзенә дә күз-колак булып торырга кирәк. Олы улы җаваплы булып калды хәзер, без дә кайтып йөрербез», – дип сөйләде Айдар. 

Айдар Фәтхетдинов кичә абыйсы Салават Фәтхетдиновның Чаллыда узган туган көн концертында чыгыш ясарга тиеш булган. «Салават абый үзе дә «нишлик икән» дип шалтыраткан иде. «Концертыңны куй, билетлар сатылып беткән, халык көтә», – дидек.

Лилияне җирләргә бик күп халык килде. Яшь кеше, туганнар, дуслары күп. Барысына да ихлас рәхмәтемне белдерәм», – диде Айдар. 

Айдарның туганнары, виртуаль дуслары гаиләнең тирән кайгысын уртаклаша. «Барыбызны да хәсрәткә салып, кинәт китеп бардың бит, матурыбыз. Дөнья туктаган кебек. Син киткәч, Аксәетнең яме бетте. Урының оҗмахта, кабер балчыгың мамыктай йомшак булсын», «Әниеңә, якыннарына, балакайларына түземлек. Чәчкә кебек матур ханым. Бик кызганыч», – дип язалар Айдарның сәхифәсендә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100