Ленин колхозы рәисе Илгиз Хәйруллин: «Кызганыч, Наилә апа Гәрәева бу көнне күрә алмады»
Әтнә районының Ленин исемендәге нәселле терлек заводы авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин белән Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортында очраштык.
Ни өчен авыл хуҗалыгы турында – мәдәният йортында? Узган атнада Түбән Бәрәскә авылы мәдәният йортына ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, актер, режиссер, рәссам Рәфкать Бикчәнтәев исеме бирелде. Колхоз җитәкчесе Илгиз Хәйруллин – бу эш башында торган кешеләрнең берсе. Кич дәвамында ул халык, кунаклар белән бергә мәдәният йортында булды.
Ни өчен «колхозы»? Бердән, монда һаман да элеккечә «Ленин колхозы» дип йөртәләр. Һәм ул чыннан да колхоз – «ООО» түгел. Тулы атамасы – Ленин исемендәге нәсел заводы авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Кооператив булгач, аның хуҗалары да шушы хуҗалыкны оештырган кешеләр булып чыга. Колхоз бит инде!
– Авыл бик бай тарихлы. Безнең авылдан чыккан сәнгать өлкәсендә эшләүче шәхесләребез күп. Марсель абый Сәлимҗанов, Марсель Җаббаров, Зөлфирә апа Зарипова, Илдар абый Хәйруллин, Госман абый Әхмәтҗанов, Наилә апа Гәрәева... Беркемне дә онытмадыммы икән инде?
Рәфкать абый Бикчәнтәев – кыска гомере эчендә театр сәнгате өчен күп эшләр башкарган кеше. Кызганыч, исән вакытында кадерен белеп бетерә алмадык, аның шәхесе еллар үткән саен ачыла гына бара. Аның геннары шундый көчле булган. Улы Фәрит, әтисенең эшен дәвам итеп, көчле җитәкче булды. Фәритнең, авылга кайтып, йорт алып яши башлавына без бик куандык, аны җир тартып кайтарды. Рәхәтләнеп ял итә, йортта, бакчада эшләрен башкара.
Кызганыч, Наилә апа Гәрәева бу көнне күрә алмады. Ул бик көтте, планнар корды, сценарийлар язды, тик бу шатлыклы көндә безнең арада була алмады. Ул авылны бик яратты. Сүзебез рухына дога булып барсын!
Исем бирелү белән, мәдәният йорты хезмәткәрләре генә түгел, һәркайсыбыз зур җаваплылык алабыз. Без тулы тормыш белән, үрнәк булып яшәргә тиеш, – диде ул чыгышында.
Илгиз Хәйруллин – авылы өчен янып тора торган кеше. 4 ел элек Түбән Бәрәскә авылында Татарстандагы иң борынгы – 1769 елгы таш мәчет төзекләндерелде һәм ишекләрен ачты. Мәчетне реставрацияләү хәйрия фондын гамәлгә куючы Илгиз Хәйруллин иде.
«Сату өчен артык гектар иген чәчәргә исәп юк»
Илгиз Хәйруллин 33 ел хуҗалык җитәкчесе булып эшли. Концерт башланганчы, залның соңгы рәтенә утырып, авыл хуҗалыгы турында сөйләшеп алдык.
Озакламый кыр эшләре башлана, ашламалар алдыгызмы инде?
Ашламаларны бәя арзанрак вакытта – декабрь аенда ук алдык. 85 тәэсир итүче матдәдән торган ашламалар туплап куя алдык, тулысынча җитә, дип әйтеп була. Узган ел икмәккә бәяләр булмау сәбәпле, бөртеклеләр чәчү мәйданнарын күпмедер киметергә дип уйлыйбыз. Пар җирен арттырып калдырасы булырмы… Быелга алынасы ашламаларны алдык, күбрәк кертеп, нәтиҗәлерәк эшләп булмасмы, дип уйлыйбыз.
Икмәккә бәяләр болай булу безне уйланырга мәҗбүр итә. Киләчәктә бодай, арпа чәчеп кенә икътисадны туендырып бетереп булмый. Чәчәргә дә, терлекчелекне алып барырга да, мал азыгын әзерләргә дә кирәк. Башка елларда бодай, арпа сата идек. Сату өчен дип, артык гектар иген чәчәргә исәп юк.
Көздән җирләр бик коры калды бит әле, әмма кар мул яуды, Аллаһка шөкер. Карларны җир җайлап-җайлап кына сеңдереп ала алса, безнең бәхеткә булыр иде, әмма язның ничек киләсен белмибез, уҗымнарның ничек кышлап чыгасын да белмибез.
Ашлама бәясе декабрь аеннан арттымы?
Башка елларда бик арта иде, хәзерге вакытта шул тирәдә тора. Без район белән бергә җыелып алдык, шуңа арзанракка чыкты.
Авыл хуҗалыгында 33 ел эшләгән кеше буларак, хәзерге вакытны иң авыры дип әйтә аласызмы?
Корылыкны карасак, бу елдан корырак килгән еллар да булды. Бу елның авырлыгы шул – сөткә бәя 10 сумга кадәр төшеп алды. Без бүгенге көндә 43 тонна сөт җитештерәбез, безнең 46 тоннага да җиткән бар, ягъни безнең төп эшчәнлек сөт җитештерүгә корылган, ә бәя 10 сумга кадәр төште. Ашлык бәясе дә булмады. Корылыктан да бигрәк шушы бәяләр көйләнелмәве авырлык китерә, киләчәккә планнар кору мөмкин түгел диярлек. Хезмәт хакын да бу күләмдә генә тота алмыйбыз, үзегез беләсез: яшьләр шәһәргә карап тора. Бәяләр диспаритеты (аермасы) шундый булган вакытта авыл хуҗалыгын алып баруы бик авыр булачак.
Сөт бәяләрен кайсы ел белән чагыштырып була?
Бу бәяләр тагын да озаккарак сузылган булса, без бөтенләй авыр хәлдә калыр идек, хәзер сөт бәяләре үз урынына – алдагы ел дәрәҗәсенә кайтты, бездә НДС белән сату бәясе 39-40 сум.
«Игенчелек белән генә шөгыльләнгән фермерлар җирләрен ташларга мөмкин»
Субсидияләр биреләдер бит?
Субсидияләр бар, алмыйбыз түгел. Әгәр ул субсидияләр дә булмаса, безгә тагын да авырга туры килер иде. Без зур төзелешләр алып бардык. Ул төзелешләргә федераль субсидияләр алдык. Әлбәттә, ярдәм бар.
Быел үзенең эшләрен ябучылар булырмы?
Игенчелек белән генә шөгыльләнгән фермерларның бер өлеше эшләрен алып бара алмаска мөмкин. Игенчелек белән генә шөгыльләнгән фермерлар җирләрен ташларга мөмкин, дип уйлыйм.
Авыл хуҗалыгында күп еллар эшләгән тәҗрибәле кеше буларак та, авыр дисез, ә яшьләр авыл хуҗалыгына килерме?
Яшьләр болай да авылда калырга атлыгып тормый иде. Хәзер инде тагын да. Бу вакытларда хезмәт хакларын күтәрү ягын карарга кирәк. Авылдагы яшәү шартларын яхшыртырга, авылны ямьләндерергә, эш шартларын яхшыртырга тырышабыз инде. Ничек тә булса авылда кешене саклап калырга кирәк.
Ничек саклап калырга? Яшьләрне йорт белән дә, акча белән дә кызыксындырып булмый, диләр...
Булмый. Менә аптырыйбыз. Нәрсә белән кызыксындырып булуын аңламыйбыз. Шәһәр шундый нык тарта. Ипотеканы да авыл ипотекасы дип бирделәр, авылда яшәүчеләр ул ипотекага шәһәр читендә төзелгән йортлар алды. Без үзебез йорт төзеп сатарга уйладык, авыл ипотекасын без төзегән йортка кеше ала алмады.
Үзегездә яшьләр бармы?
Бездә барысы 230 эшче бар, барысы да үзебезнеке, читтән килгән кешеләр юк. 2-3 таҗик кешесен кайвакыт алып киләбез. Аларга калмаска иде инде. Үзебезнең халыкны эшләтергә исәбебез. Белгечләр арасында яшьләр дә бар.
«Бруцеллез авыруы чыгу һәркайсыбыз өчен фаҗига булды»
Сездә район җитәкчелеге авыл хуҗалыгын нык күтәрә.
Районның шул кадәр сөт җитештерүе, игенчелек тә булу, колхозларның саклануы – барысы да, әлбәттә, район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы тырышлыгы. Ул 30 елдан артык җитәкчелек итә. Дөрес идарә итүе, алдан күрә белүе аркасында гына без бүген «на плаву». Тиешле урында маяк күрсәтә, киңәш бирә, шуның белән дә башкаларга караганда алда барабыз. Хәтерем ялгышмаса, район буенча уртача хезмәт хакы – 45 мең.
Узган ел ахырында районда бруцеллез авыруы табылган иде, курыктыгызмы?
Курыктык, әлбәттә. Безнең һәркайсыбыз өчен фаҗига булды. Барыбыз да саклану чараларын күрдек. Сакланырга, барысын да эшләргә тырышабыз. Кызганыч, әле бер төбәктә, әле икенче төбәктә шундый авырулар чыгып тора.
Малларны маркировкаладыгызмы?
Идентификация буенча эшләрне эшләп бетердек, Аллаһка шөкер.
Ул чыннан да эшне җайлаштырамы?
Эшне әллә ни җайлаштыра дип әйтә алмыйм әлегә, тик малларны хисапта, контрольдә тоту өчен, азыкның куркынычсызлыгын контрольдә тоту өчен кирәкле эш. Шулай кирәк дип санадылар – без эшләдек бу эшне.
«Хуҗалык җитәкчесе күпмедер дәрәҗәдә өйдәге мәшәкатьләрдән азат булса, эшләргә рәхәтрәк»
Сез гел эштә, колхоз җитәкчесе өчен гаиләнең терәк булуы да мөһим.
Аллаһка шөкер! Өйдәге проблемалар, мәшәкатьләр дә тулысынча сиңа калса, авыр була. Хуҗалык җитәкчесе күпмедер дәрәҗәдә өйдәге мәшәкатьләрдән азат булса, эшләргә рәхәтрәк инде.
Тормыш иптәшегез тырыш, димәк.
Әйе, Аллаһка шөкер. Сәриягә рәхмәт!
Балаларыгыз ничәү?
Бер улыбыз бар.
Ул авыл хуҗалыгына тартылмыймы?
Тартыла, эше авыл хуҗалыгы белән бәйле. Шәһәрдә яшәсә дә, атнаның 4 көнен хуҗалыкта үткәрә. Ул минем эшләрнең күбесен алып бара. Мин аның белән киңәшләшәм.
Аның авылда калуын ихластан телисезме?
Телим. Ул үзе дә авыл хуҗалыгын ярата. «Кирәкме соң бу сиңа? Үзеңне авыл белән бәйләү кирәкме?» – дип сорыйм. Рәхәтрәк, җиңелрәк итеп тә яшәп була, дим. Гел шундый сораулар бирәм. Бу – аның теләге. Аның булдырып, эшләп китүен үзем дә телим. Иң мөһиме – күңелне биреп эшләргә кирәк. Рәхмәт Сезгә!
Сезгә рәхмәт!