«Без шок хәлендә» – Әтнәдә, бруцеллез авыруы табылганга, 5 меңнән артык терлек юк ителә
Әтнә районындагы «Тукай» фермерлыгында терлекләр арасында очрый торган иң куркыныч авыруларның берсе – бруцеллез авыруы табылган. Әлеге хуҗалыкта 5 мең 500 баш терлекне юк итү башланган. «Интертат» бу хакта хуҗалыкның җитәкчесе һәм белгечләр белән сөйләште.
Бруцеллез – һава, ризык аша терлектән – терлеккә, терлектән – кешеләргә, кешедән терлеккә күчә торган йогышлы чир. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы системаларының зарарлануына китерә.
Сыерларда әлеге авыру үле бозау тудыру (бозау ташлау, салу ) белән характерлана. Карындагы яралгы 6-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүне инфекция эләккән сулыклардан су эчерткәндә һәм башка кагыйдәләрне сакламау сәбәпле тарала.
Хуҗалык җитәкчесе: «Без әлегә барыбыз да шок хәлендә»
«Тукай» хуҗалыгында бруцеллез табылуын «Интертат»ка аның җитәкчесе Илфат Хәкимов раслады.
Әлеге чир якын-тирә төбәкләрдә бар иде инде. Ләкин Татарстанда, мондый зур масштабта, беренче тапкыр килеп чыкты. Терлекләребездә нинди дә булса тайпылышлар күзәтелгән очракта, төрле анализлар ясап, лабораторияләргә җибәреп торабыз. Савым сыерының зур срокта бозау ташлау очрагы булды да, шикләнеп, бу материалны да тикшерергә булдык. Кызганыч, пробаларны тикшерүләр шигебезнең дөреслеген раслады. 24 ноябрь көнне безнең хуҗалыкта карантин кертү буенча карар чыкты. Зур киңәшмәләр уздырганнан соң, закон эчтәлегенә нигезләнеп, безнең хуҗалыктагы бар булган терлекләрне чалырга дигән карар кабул ителде, – диде ул.
Илфат Хәкимов сүзләренчә, бүгенге көндә агрофирмада 5 500 баш мөгезле эре терлек бар. Инде 3500 баш терлектән анализлар алынган. Аларның 650се уңай нәтиҗә күрсәткән. Ләкин авыру йоктырмаган малларны да саклап калу мөмкин түгел.
Тарихта малларның күпмедер өлешен саклап калган очраклар да бар. Ләкин безнең район кечкенә, мөгезле эре терлекләрнең тыгызлыгы зур. Шуңа, барлык мөмкинлекләребезне барлаганнан соң, җитәкчелек тарафыннан шушы юл сайланды. Рискларга бармаска булдык, – ди җитәкче.
Илфат Хәкимов хуҗалыкның 2005 елда оешып, әкренләп күтәрелгәнен әйтте. Хуҗалык төп 3 юнәлеш – ит, сөт җитештерү һәм игенчелек белән шөгыльләнә. Бүген исә иң алдынгы технологияләр кулланып эшләүче, 165 кешегә эш урыны булдырган, райондагы әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе булган «Тукай» хуҗалыгының терлекчелек тармагы юкка чыгу алдында тора.
Соңгы 2 елда игенчелектән дә керем керми. Безнең хәзер төп табышыбыз – сөт. Барлык мөгезле эре терлекнең 2500е савым сыерлары иде. Безнең хуҗалык көненә 60 тоннадан артык сөт җитештереп килде. Сөтне «Чистай» сөт комбинаты аша реализацияләдек. Бүгенгесе көндә сөтне беркая да сатмыйбыз инде, хуҗалыктан чыгармыйбыз. Дезенфекцияләп, үзебездә туплап барабыз.
Илфат Рәфкатович әлегә алга таба планнары белән уртаклашырга кыенсынды.
Мин сезгә «болай-тегеләй эшләргә җыенам» дигән фикерләр әйтә алыйм. Әлегә шушы булган терлекләрне реализацияләү буенча да чикләүләр бик күп.
Карантин вакыты кышкы чорда 90 көн тәшкил итәчәк, дип беләбез. Кышкы салкыннарда карантин кысаларында эшләнергә тиешле эшләрнең барысын да эшләп буладырмы-юктырмы, анысына җавабым юк. Без хәзер 15 көн эчендә терлекләрне юк итү буенча эшләрне башкарырга тиеш.
Безнең хуҗалыкта 165 кеше эшли, аларның күпчелек өлеше шушы терлекчелек тармагында иде. Коллектив белән җыелышып сөйләштек. Без әлегә барыбыз да шок хәлендә. Ләкин, дуслар авыр чакта сынала, диләр бит… Хезмәткәрләребез бернигә дә карамыйча, барысын да аңлап кабул иттеләр. Куркыныч авыру булуына карамастан, берсе дә кайтып китмәде. Барысы да аңлап, тырышып, үз вазифаларын башкаралар. Мин аларның һәрберсенә чиксез рәхмәтле.
Барысын да яңадан торгызу өчен вакыт күп кирәк булачак. Әлбәттә инде, хәзер барысы да инвестицияләр күләменнән тора, – диде безгә җитәкче.
Ветеринар: «Авыруның беренчел чыганагы – терлек, дип әйтә алмыйбыз»
Әтнә районының баш ветеринары Руслан Фәйзрахманов бруцеллез авыруы табылган һәм табылмаган малларның аерым чалынуын әйтте.
Карантин «Тукай» хуҗалыгында гына түгел, әйләнә-тирәдәге 11 авыл җирлегендә дә игълан ителде. Анализлары уңай реакция күрсәткән терлекләр махсус сугым цехларына җибәрелә. Анда эшләүче хезмәткәрләр барысы да бруцеллезга каршы вакцина ясаткан. Бу ит югары температура һәм югары басым астында эшкәртеләчәк.
Авыру табылмаган терлекләр җирле сугым цехында чалына. Ләкин аларның ите дә, ирекле реализациягә җибәрелмичә, югары температура астында эшкәртеләчәк, – диде ул.
Руслан Фәйзрахманов сүзләренчә, инфекция һава-тын юллары, шулай ук малларга ашатылучы ризык аша, ә инде кешеләргә авыру малдан җитештерелгән сөт, ит аша күчәргә мөмкин. Авыру кешедән кешегә күчми! Бруцелла бактерияләре йоктырган сыерларның зур срокта бозау ташлаулары күзәтелә. Авыруны төп шушы билгегә карап таныйлар. Ә инде бактериянең фермага эләгү юллары турында белгеч:
Тукай хуҗалыгында июнь аеннан бирле чит төбәкләрдән маллар кайтартылганы юк. Шуңа күрә, авыруның беренчел чыганагы – терлек дип әйтә алмыйбыз. Бу куркыныч бактерияләр хуҗалыкка чит төбәктән килгән транспортның көпчәгендә яки кешенең аяк киеме астында да булырга мөмкин. Авыру таралуда беренче чыганак – авыру хайван – аның сидеге, тизәге, борын-авызыннан аккан селәгәйләре. Мәсәлән, авыру хайванның тизәге машина көпчәгенә эләгеп, шул рәвешле безнең ферма территориясенә эләгү ихтималы бик зур, – дип аңлатты Руслан Фәйзрахманов.
Баш ветеринар бүгенге көндә районда барлык саклану чаралары да күрелүе хакында әйтте.
Әтнә ветеринарлар берләшмәсе белгечләре белән шушы чирне читкә чыгармау өстендә эшләр башкарыла. Хуҗалыкка барлык кергән-чыккан техника тикшерелә, авыру терлекләр белән эшләүче персонал эшкә санитар үткәрү пункты аша гына кереп йөри. Алар фермада махсус киемнәр, маскалардан эшлиләр. Соңыннан киемнәрен юарга калдырып, өйләренә үз киемнәрен киенеп кайтып китәләр. Йөргән юлларына дезматалар (аяк киеме дезенфекцияләүче маталар) куела. Тиздән биредә эшләгән хезмәткәрләр барысы да медицина тикшерүе узачак, – диде ул.
«Ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга»
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин биргән мәгълүматлар буенча, Татарстанда әлеге йогышлы авыру соңгы тапкыр быел көз башында Яңа Чишмә районының Николай Скоков хуҗалыгында табылган булган. Аңа кадәр 1992-1994 еллар аралыгында күзәтелгән. «Тукай» хуҗалыгындагы авыру – бу ел эчендә Татарстандагы икенче очрак инде.
Белгеч әлеге чирне «Тукай» хуҗалыгы территориясеннән читкә чыгармас өчен, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының 533нче боерыгы нигезендә тиешле чаралар күрелүен дә хәбәр итте.
Эре мөгезле терлекләрдә бруцеллез авыруы ачыклану сәбәпле һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә яңа ветеринар кагыйдәләр расланды һәм авыруның эпизоотик учагы булган «Тукай» хуҗалыгында карантин кертелде. Олы Әтнә авыл җирлеге «имин булмаган пункт» дип билгеләнде.
Хәзер авыру таралган урында терлекләрне дәвалау, территориягә терлекләрне караучы персонал һәм авыру билгеләре белән көрәшүче белгечләрдән тыш, чит кешеләр керү, мондый очраклар өчен махсус билгеләнгән сугым урыннарына алып китүдән тыш терлекләрне кая да булса чыгару һәм чит маллар кертү, сөт сату һәм җитештерелгән сөтне куллану буенча да чикләүләр кертелде, – диде ул.
Габделхак Мотыйгуллин биргән мәгълүматлар буенча, бруцеллез табылган территориядә түбәндәгеләр тыела:
авыру хайваннар йөргән урыннарда терлек азыгын әзерләү һәм каядыр чыгару, терлекләрне көтүлекләргә чыгару, төркемнәргә туплау;
карантин зонасында кулланылган инвентарь һәм материал-техник чараларны куллану;
авыру таралу урындагы терлекләрдән күкәй күзәнәкләр һәм эмбрионнар җыю, эшкәртү, саклау һәм алардан файдалану;
авыру терлекләр су эчкән сулыклардан, 90 көн узмыйча, башка терлекләргә су эчертү;
бруцеллез билгеләрен юкка чыгаруда катнашучы техникадан тыш, территориягә чит транспорт чараларын кертү;
аучылык ресурслары санын җайга салу максатларыннан тыш, кыргый хайваннарны аулау;
имин булмаган пунктта терлекләр белән бәйле авыл хуҗалыгы ярминкәләре, күргәзмәләр (аукционнар) уздыру.
Бу көннәрдә башка районнарда да ашыгыч утырышлар уздырылган. Анда әлеге проблеманы булдырмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге аңлатылып, күрсәтмәләр бирелгән. «Хезмәт» газетасы хәбәр итүенчә, Балтач районында узган киңәшмәдә районның баш ветеринары Алмаз Исрафилов халыкка читтән кергән машина белән терлек сатучылардан мал алмаска, ит, сөт ризыкларын бары тик 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга киңәш иткән. Чөнки әлеге температурада авыру юкка чыга. Ветеринар кешегә күчкән бруцеллез авыруының симптомнары – югары температура, хәлсезлек, суставлар сызлау булуы хакында әйткән.
«Әтнә таңы» газетасы районның барлык терлекләре дә, саклык йөзеннән, бруцеллезга тикшерелүен хәбәр итә.
Калган хуҗалыкларның да сөте тикшерелде, анализлары чиста. Шулай ук терлекләрнең каннарын тикшерү башлана. Шул ук вакытта Әтнә авыл җирлегенә кергән авыллардагы терлекләрнең дә каннары тикшереләчәк, – дип яза район газетасы.