Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ленарымның иң зур бүләге»: махсус операциядә һәлак булган Тукай районы егетенең улы туды

news_top_970_100
«Ленарымның иң зур бүләге»: махсус операциядә һәлак булган Тукай районы егетенең улы туды
Лилия Шәмсиеваның шәхси архивыннан

Махсус операциядә батырларча һәлак булган Тукай районы Калмаш авылы егете Ленар Шәмисевның улы туган. Сөенечле хәбәрне «Интертат»ка Ленарның тормыш иптәше Лилия Шәмсиева җиткерде.

«Ленарымның иң зур бүләге булып, кичә, 2 сентябрь көнне, улыбыз дөньяга аваз салды. Буе – 56 сантиметр, авырлыгы – 3910 килограмм.

Улыбызның исемен әле уйлап бетермәдем. Ленарга: «Малай булса, үзең теләгән исемне кушарсың», – дия идем. Кызганыч, әйтергә җитешмәде… Әле вакыт күп дип, үзем дә сорамадым… Башымда 2 исем варианты бар иде. Беренчесен, интернеттан сайлап, инде Ленардан хәбәр килми башлагач, аңа язып җибәргән булганмын. Ирем һәлак булгач, аның исеменә якын исем кирәк, дип эзләдем. Улымны күрдем дә, беренче исем күбрәк туры килә кебек. Шунысында тукталырбыз дип торам», – диде Лилия.

Ленарын югалтса да, Лилия ялгыз түгел, Аллаһка шөкер. Янәшәсендә теләсә кайсы мизгелдә ярдәм кулы сузардай якыннары бар. Кичә дә, әти-әниләре, туганнары, бәбине тәрәзәдән булса да күрик дип, бала таптыру йорты янына тезелешеп килгәннәр.

Лилиянең Амелия исемле кызы да үсеп килә. Ул хәзер апа булды инде.

Сабыйлар сау-сәламәт, игелекле балалар булып үссен. Ә инде Лилиягә Ходай балаларын үстерергә көч һәм сабырлык бирсә иде.

«Интертат»та Ленар Шәмсиев турында чыккан язма белән биредә танышырга була.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бөек Раббыбыз ярдәмнереннен ташламасын!Балакайлар Таза, исән,бәхетле булып уссеннәр!Күкләребез тыныч булсын!
  • 5 сентябрь 2023
    Исемсез
    Лилия сина сабыйларынны устерергэ сабырлык бирсен Ходай
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100