Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Украинада һәлак Ленарның хатыны Лилия: «Кызыбызга карап, йөрәгем тагы да өзгәләнә»

Интернет челтәрендә Тукай районы Калмаш авылы егете Ленар Шәмсиевның аклы-каралы сурәтенә юлыктым... Фотосыннан ук көчле рухлы булуы сизелеп торган, бер дигән спортчы егет Ленар да махсус операция корбаны… «Интертат» Ленарның якыннары белән аралашты.

news_top_970_100
Украинада һәлак Ленарның хатыны Лилия: «Кызыбызга карап, йөрәгем тагы да өзгәләнә»
Лилия Шәмсиеваның шәхси архивыннан. Материалдагы барлык фотолар да Лилия Шәмсиева рөхсәте белән куела

«Майда кызыбызның туган көненә ялга кайтам. Сине дә авырлы килеш күреп өлгерәсем килә. Бәби туганчы, бәлки, бөтенләй дә кайтып җитәрбез», – дип, якты өметләр белән яза иде. Ниятләре зур иде», – ди Ленарның 5 яшьлек кызы һәм карынындагы сабые белән тол калган тормыш иптәше Лилия Шәмсиева.

Лилия белән Ленар икесе дә Калмашныкы. Кавышкач та, башкалар кебек шәһәр ягын каермыйча, авылда төпләнеп калган алар. Әлегә кадәр туганнарының йортында яшәп торганнар. Ленар үз хуҗалыгын булдыру теләге белән янган. Хыялын чынга ашыру өчен, туган авылында йорт җиткергән. Эчке эшләрен төгәлләп, бу җәйдә өй туен бәйрәм итәсе булган яшь гаилә.

Хезмәт белән үскән көчле Ленар авыл Сабан туйларында кул көрәштерү, гер күтәрү буенча җиңүче була. Үзе эшләгән «КамАЗ» автомобильләр заводындагы спорт чаралары да Ленардан башка узмаган. Заводтагы хезмәттәшләре аны «Ударная десятка» төбәк турниры чемпионы буларак та белә. Ленар быел да әлеге турнирда катнашырга җыенган. Ул армрестлинг һәм гер күтәрү спорты буенча ярышларда даими катнашкан. Мобилизациядән соң 430нчы мотоукчылар полкының разведка ротасының 4нче разведка взводында кече сержант булып хезмәт иткән.

Мобилизация башлану гына Ленарның планнарын тамырдан үзгәртә.

Үлеме йөрткәндер, дибез инде, чып-чын патриотлык хисләре уянды иремнең. Мобилизация башлану белән чакыру килсә дә, автомобиль заводында эшләгәнгә, бронь бирделәр бит аңа. Рәхәтләнеп калу мөмкинлеге бар иде. «Бөтен малайлар китә бит, нигә мин генә калырга тиеш», – дигән сүзләрне көн саен диярлек әйтеп торды.

26 октябрьдә военкоматка инструктаж узарга барырга тиеш иде. Ә ул инде алдан ук, миңа әйтмичә генә, хәрби билетын тапшырып кайткан икән. Броне булган килеш, үзе теләп китте. «Егетләргә терәк булырга кирәк, бөтенесе качып бетсә, нәрсә була инде ул. Мин менә монда качып калучыларны ачуланам, үзем «бронем бар» дип, өйдә ятам», – диде. Эче пошты, – дип сөйли Лилия.

«Анда ни дәрәҗәдә куркыныч булуны Ленар аңлап бетермәгәндер»

Лилия, бармаска үгетләдеңме?

Бик озак үгетләдем. Әйтүләрнең файдасы булмагач, килешми чарам калмады… «Күпме кешеләр китә, «сугыш» дигәч тә, анда китеп, кайтмаска дигән сүз түгел бит», – дип юаттым үземне. Тик бу адымының ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген Ленар үзе дә, без дә аңлап бетермәгәнбездер. Аңласа, бәлки, китмәгән дә булыр иде.

Казанда вакытта янына атна саен барып йөрдек. Бер тапкыр үзе дә кайтып китте. Әти-әниләр, бөтен туганнар белән күрешеп чыкты. Хушлашкан кебек килеп чыкты аның ул кайтуы.

17 декабрьдә барыбыз бергә Казаннан озаттык. Биеп, шаяртып, кәефебезне күтәрергә тырышты. Шундый позитив кеше иде инде ул. Гомумән, мине дә, әниләрне дә артыгын сөйләп борчымады. Даими элемтәдә тордык, тик мин аларның кайда булуларын, сугыш кырындамы, юкмы икәнлекләрен белми идем. Мондагы тормыш, балалар, гаилә турында сөйләшә идек. Зарланганы булмады. Аларның ротасына гуманитар ярдәм җыйганда да: «Миңа берни дә кирәкми, бөтен әйберем дә бар», – диде.

 

Фото: © Лилия Шәмсиеваның шәхси архивыннан

Соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

23 гыйнварда соңгы тапкыр шалтыратты. 2-3 көн элемтәдә булмаячагын әйткәч, ут эченә керәчәкләрен аңлап алдым. 24е иртән: «Борчылма, барысы да яхшы булачак», – дип язды. Бу – соңгы смсы. Берничә көннән роталарының «засада»га эләккәнен ишеттек.

Менә шуннан соң мәхшәр башланды инде… Кызлар белән госпитальләр, моргларга шалтыратып, ирләребезне эзләргә тотындык. Исәнме, яралымы, үлгәнме алар – берни белмибез. Сугыш кырыннан егетләрне берәм-берәм алып чыга тордылар. Андагы фельдшерлар белән элемтә сакладык. Көн саен шалтырата идем дә, үлгән хәбәре булмагач, берәр җиргә качып өлгергәндер, элемтәгә керү мөмкинлеге генә юктыр, дип өметләнә идем.

Ленар роталарындагы Кәрим исемле Әлки егете белән дуслашкан иде. Сугыш кырында да икесе бергә булганнар. 19 февральдә Кәримнең сеңлесе: «Безнекеләрне алып чыкканнар», – дип шалтыратты. Мин, бөтен көчемне җыеп, фельдшерның номерын җыйдым. «Минеке дә бармы?» – дим. «Әйе», – диләр... Менә шул мизгелдә соңгы өметем челпәрәмә килде.

 

Фото: © Лилия Шәмсиеваның шәхси архивыннан

Икенче көнне командирлары: «Шамсны таптылар», – дип хәбәр итте. «Позывное» Шамс иде Ленарның.

10 сәгать буе бертуктамый атып торганнар аларга. «Кемдер качып җитеште, кемдер җитешә алмады», – ди исән егетләр. «25е көнне иртән исән иде әле Ленар, кабат кешене кеше күрерлек булмады анда», – диделәр.

Җәсәден озак көттегезме?

Тукай районы хакимияте һәм авыл җирлеге башлыгы нык ярдәм итте. 24е көнне үк кайтарта алдылар. Менә Кәримне барып алырга туры килгән, әле 3 көн элек кенә җирләгәннәр, дип ишеттем.

Иремне мөселманча җирләдек. Мәчеттә юдыртып, кәфенләп кабергә иңдердек. Бер ай кырда яткач нинди хәлдә икән, дип кенә курыккан идек. Абыйлары, энеләре янәшәсендә булдылар, «ямьсез түгел иде» диделәр… Мине, авырлы булгач, Ленар янына кертмәделәр… Үзем дә каршы килмәдем: ничек таза-сау килеш озатып калган булсам, күз алдымда нәкъ шундый булып саклансын, дидем.

«Чибәрлеге белән каратты»

Лилия күз яшьләре аша Ленар белән уздырган иң бәхетле елларын, истәлекле вакыйгаларны да искә төшерде.

Ленар белән ничек йөреп киттегез, Лилия?

Бер авылда яшәсәк тә, ул миннән 5 яшькә зуррак булгач, без башта артык аралашмадык. 2012 елда үзебезнең авыл клубында сөйләшеп киттек, аннары очраша башладык. Чибәр, гәүдәле иде бит. Шул чибәрлеге белән каратты инде ул мине үзенә. 1 елдан соң Гашыйклар көнендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Романтик булды, йөргәндә үк әллә нинди матур бүләкләр биреп күңелемне күтәрә иде.

 

Фото: © Лилия Шәмсиеваның шәхси архивыннан

Әйбәт кеше булуы өчен дә яраттым. Туры сүзле булса да, күңеле әйбәт иде аның. «Ленар, күңелең чиста синең», – дип, үзенә дә әйтә идем. Кемгәдер ул, бәлки, дорфарак булып күренгәндер, тик Ленар беркайчан да, кешене үпкәләтим дип, махсус авыр сүз әйтми иде.

«Монысы малай булачак. Мин аны көрәшкә бирәчәкмен»

Махсус операциягә киткәнче икенче тапкыр әти булачагын белеп киттеме?

Юк, ул вакытта моны мин әле үзем дә белми идем. Балабыз туачагын Ленарга Яңа ел алдыннан хәбәр иттем. «Рәхмәт сиңа. Яңа елга миңа нинди шәп бүләк», – дип сөенде. Балаларыбыз булуын миңа караганда да ул күбрәк теләде. Кызыбыз өйләнешеп 4 ел узгач кына дөньяга килде. Укуымны тәмамлыйсым килеп, вакытны сузып йөрдем. «Кайчан бәби алып кайтабыз?» – дип өзми дә куймый иде Ленар.

Кызыгызга әтисен кайда дип аңлатасың?

Амелия әтисен бик сагына. Шалтыратышканда алай ук түгел иде әле. Тавышын ишеткәч тә тынычлана иде. Ленар элемтәгә чыкмый башлау белән: «Әтине сагынам. Мин сагынгач, ул шалтыратырга тиеш», – ди башлады. Хәзер дә авызында гел «әти» сүзе генә. «Әтиең кайтмый инде, озакка китте, сине өстән карап тора», – дип аңлатырга тырышам. «Ул кайтачак», – дип, үзенекен сөйли, ниндидер саклану реакциясеме. Кызыма карап, йөрәгем тагын да ныграк өзгәләнә.

 

Фото: © Лилия Шәмсиеваның шәхси архивыннан. Амелия әтисе белән саубуллаша.

Сентябрьдә икенче тапкыр әни булачакмын, Аллаһы теләсә. «Амелияне кыз булсын дип теләгән идем, шулай булды. Монысы малай булачак. Мин аны көрәшкә бирәчәкмен», – дип хыялланып яза иде Ленар. Улыбыз туса, һичшиксез, аның бу теләген үтәячәкмен.

Шул туачак сабыеыбыз хакына үземне кулда тотарга тырышам. Яшәргә өмет бирер, аз булса да юаныч булыр дип, барыбыз да шул баланы көтәбез. Амелия дә бәби белән юана хәзер. Аңа башта бу яңалыкны әйтми торган идем. Хәзер инде: «Әти кайчан кайта?» – дип сорый башлагач: «Әтиең кайтмый, кызым. Әтиең безгә бәби җибәрәчәк», – дип әйтәм. «Мин апа булам», – дип әй сөенә инде.

 

Фото: © Лилия Шәмсиеваның шәхси архивыннан. 

Яныгызда терәк булырдай кешеләрегез бармы? Сезгә бүген ярдәм кирәкме?

Әти-әниләрем, кайнанам, үземнең һәм Ленарның абый-энеләре бар. Аларның ярдәмнән ташламасларын беләм.

Интернетта мине бөтенләй белмәгән кызлар: «Без ярдәмгә килергә әзер, әйт кенә», – дип язалар. Шаккатып, әниләргә дә сөйләп утырдым әле бу турыда. Чит кешеләр бит… Кайгыбызга битараф калмаганнары өчен рәхмәт яусын.

«Әни, мин сине яратам, гафу ит...»

Мин шалтыратканда, Ленарның әнисе Роза Мингалимова улының ашын уздырырга әзерләнеп йөри иде. Күп еллар дин юлында булган Роза апа әлеге югалтуны тәкъдир сынавы дип кабул итә. Йөрәк пәрасе хакында ипләп кенә, чын татар хатын-кызларына хас сабырлык белән сөйләде ул. 

Улым үзем кебек актив, тиктормас бала булды. Бөтен чараларда катнашып, оештыру эшләрендә башлап йөрүче иде. Шаяртып та ала, тиз генә җитдиләнә дә белә, берәр нәрсә әйтсәң, шул минутында кызарып та чыга.

Язмышлар шундый булгандыр, әтиләре белән 10 ел торганнан соң, 2 бала белән Себердән туган якларыма кайтып төштем. Ленар 1нче сыйныфка укырга Калмашта керде. Яңадан тормышка чыксам да, балаларның әтиләре белән аралашуларына каршы килмәдем. Ленар да, абыйсы да әтиләре белән гел элемтәдә булдылар, әби-бабайлары янына Башкортстанга кайтып йөрделәр. 

9нчы сыйныфны тәмамлагач, Ленар укуын күрше поселоктагы авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итте. Мәктәптә уртача укыса, анда киткәч, гел «4»ле, «5»леләргә менде. Директорлары да һәрвакыт мактап тора иде. Авыл хуҗалыгы техникасын энәсеннән җебенәчә өйрәнделәр. Балаларның, әтиләренә охшап, рәсем төшерергә дә осталыклары булды.

 

Фото: © Роза Шәмсиеваның шәхси архивыннан

2007 елда абыйсы Артур белән икесе бер өстәлдән армия сафларына киттеләр. Аннан кайткач та заводка эшкә керде. Эшендә дә бик хөрмәт иттеләр инде үзен. Шул «Ударная сила»да катнашу өчен ныклап әзерләнде. «Җиңәм дә, әни, откан акчамны кызларыма алып кайтып бирәм», – диде. Гаилә җанлы, тырыш, тәвәккәл иде инде бәбекәем. Әле Лилиягә: «Мин әйләнеп кайткач, Төркиягә ял итәргә барабыз», – дип киткән булган.

Үзем күрше авылга йөреп фельдшер булып эшләдем. Хуҗалыкны тыныч күңел белән балаларга калдырып чыгып китә идем. Икенче ирем белән тагын 1 малай алып кайткан идек. Ирем озын гомерле булмады, 6 ел яшәгәч, гүр иясе булды. Артур белән Ленар кечкенә энеләрен дә үстереп бетерделәр, ашарга да бергә әзерләделәр. Кыстыбыйларга кадәр пешереп куярлар иде кайтуыма. Ленар, гомумән, ашарга пешерергә нык яратты. Әле Украинага киткәч тә блиндажда бәрәңге әрчеп утырган фотоларын җибәргән иде…

Беркайчан зарланмады, «авыр» дип әйткәне булмады. Казанга киткәч тә: «Улым, танышлар аша кайтарып карыйк», – дидем. «Әни, мин кулга автомат алдым инде, кире артка борыла алмыйм», – диде. Соңрак үзем дә күндем. Лилиягә дә: «Коръән буена хатын-кызга иренең сүзен аяк астына салып таптарга ярамый», – дип әйттем. 

Казанга китәр алдыннан, улым хәер кертте. «Әни, мин сине бик нык яратам, догада торырсың. Армиядә догаң саклап йөрткән иде, тагын язып бирерсең әле», – диде. Аятьләр язып, фольгага төреп бирдем. 

Мин үзем 17 ел инде онкология буенча учетта торам, катлаулы операцияләр дә кичерергә туры килде. Ленар, сәламәтлегем өчен борчылып, бер көн дә калмый телефоннан хәлләремне сорашып торды. Аннан ике сүзнең берендә: «Әни, мин сине яратам, гафу ит», – диде. «Нигә гафу сорыйсың син миннән, улым? Гөнаһ кылган бала түгел, йөземне кызартканың булмады, гаиләңне кайгыртып яшәдең?» – дип аптырадым ул сүзенә… Бәлки, башка күрешмәчәгебезне белеп гафу сорагандыр.

Нинди ният белән киткән булгандыр, анысы үзенең күңелендә инде. Баланың тәкъдире ана карынында вакытта ук языла, диләр бит, тәкъдире шулай булгандыр. «Интернеттан карап өй җиткердем, Интернеттан карап сугышны өйрәндем», – дип әйткән булган ул. Ниләр күрәчәген алдан ук тойгандыр, дим.

Үтенечебезгә каршы килмичә, мөселманча җирләргә рөхсәт иттеләр. Юып, кәфенләгән вакытта, мәчет эчендә бер шәкерт бик моңлы итеп сүрәләр укыды. Шул вакытта ике җилкәмнән аяк бармакларыма кадәр кайнар энергия китте…Лилияне дә җылытыйм әле дип, кулын тоттым…

Ленарның: «Гәүдәм әшәкеләнеп йөрмәсә ярар иде», – дигән сүзе бар иде… Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, ул икәнлеген тәгаен белеп, үз күзләребез белән күреп, үзебезчә җирли алдык. Озатканда яшемне төшермәскә тырыштым. Аллаһы Тәгаләдән үземне кулда тотарга көч сорап, дога кылып чыгып киткән идем. Минем кодагыем да, үзем дә намазда. Кодагый – бөтенләй гыйлем иясе. Тәкъдир турында да, мәет өстендә еларга ярамаганны да ул бик тәфсилләп аңлатты. Үкереп елыйсым килсә дә, шул сүзләрне искә алам да, балам суда ятмасын дип, үз-үземне тыеп калам.

Озатканда 1000нән артык кеше булды, диделәр.  Авыл халкы, заводтагы хезмәттәшләре, минем бергә эшләгән кызлар, әтиләре, аның туганнары белән Башкортстанга барып йөргәндә аралашкан иптәшләренә хәтле килгән иде. Һәлак булмаса, улымның шушы дәрәҗәдә хөрмәтле бала булганын белмәгән булыр идем, дим. Югалткач кына аңлыйсың икән шул...

 

Фото: © Роза Шәмсиеваның шәхси архивыннан

«Балаларым өчен үрнәк алырлык остаз булды»

Бергә эшләгән дусты Илнар Якупов та Ленарны югалтуны бик авыр кичерә. «Ир-ат булсам да, аның турында сөйләгәндә күз яшьләрем чыга», – ди ул. Илнар белән Ленарны автомобиль заводы очраштырган.

Ленарны инде күп еллар беләм. «Безнең характерларыбыз охшаган, син дә минем кебек гадел кеше бит, Илнар», – дип килде ул минем яныма. Аралашып киттек. Вакытлар узган саен араларыбыз якыная гына барды. Бер генә елны да шәхсән килеп туган көнем белән котламыйча калмый иде ул мине. Егетләрнең берәрсе белән конфликтка керсәм дә, мине яклап, бөтен күкрәге белән алга чыгып баса иде. Эштә дә берсенә дә минем турыда ялгышып та кыек сүз сөйләтмәде. 

 

Фото: © Илнар Якуповның шәхси архивыннан

Минем гаиләм дә Ленарны бик якын итте. Көчле, спорт сөючән Ленар абыйлары балаларыма үрнәк алырлык остаз булды. Балалар, әти-әнигә караганда, башка кеше сүзенә күбрәк колак сала бит алар. Шул хәтле якын иттеләр, «җиңүче, батыр Ленар абый» булды ул алар өчен. Аның үгетләүләре белән малайны да, кызны да бассейнга бирдек. Инде икесенең дә йөзү буенча разрядлары бар. Аларның спорттагы уңышларында Ленар бик зур роль уйнады. Украинага киткәч тә, балаларның видеоларын җибәреп тордым мин аңа. Аларны үсендереп, мактау сүзләрен язып җибәрә иде.

Юбилеема килгәч, басып, бик күп матур теләкләр әйткән иде. Аларның һәрберсе йөрәгемдә саклана. «Үземә ышанган кебек ышанам сиңа, Илнар. Лилия дә ышана. Менә берәр җиргә бара башласам, «җибәрмим» ди башлый. Синең белән дисәм, шунда ук ризалаша», – дип шаярган иде.

Узган ел улым белән Ленарны туган көне белән котларга килдек. Бер ялгызы йорты янында нәрсәдер эшләп йөри.  «Мин бит беркемне көтмәгән идем, тик син барыбер килдең», – дип шатланулары. 

 

Фото: © Илнар Якуповның шәхси архивыннан

«Китәм» дип йөри башлагач та: «Брат, ә хатының, балаң?» – дидем. Кире уйламасмы дип тә өметләнгән идем. «Мин аларны күндердем», – диде. Соңгы күрешкәнебездә Ленарның күзләрендәге бушлыкка аптырадым. Мин бит аның һәр хәрәкәтен, карашын, һәр уен беләм, дигәндәй… Мин белгән Ленар түгел иде ул, елмаюы да чын түгел иде... Хатыным да игътибар иткән иде бу әйбергә. Борчылгандыр, дип уйладык инде без аны.

«Кая барып егыласыңны белсәң, ул җиргә бармас идең», – диләр бит. Вакыты җиткән булгандыр, китәсе килде шул. Инде урыннары оҗмах түрләрендә булсын дустымның, – ди Илнар. 

«Татар-информ» редакциясе Ленарның әнисе Роза ханым, тормыш иптәше Лилия, барлык туганнары һәм якыннарының зур хәсрәтен уртаклаша. Бүтән әти-әниләргә мондый ачы кайгылар кичерергә язмасын. Балалар әтиле булып, тулы гаиләләрдә үссен иде…

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 2 март 2023
    Исемсез
    Позывной Кәрим безнең авылныкы иде. 26 нчы февраль көнне абыйсы алып кайтты, шул көнне ж,ирләнде, мәрхүм Илдарыбыз. Искиткеч әйбәт, кешелекле, ярдәчел, уңган- булган кеше иде. Аны озатырга төрле шәһәрләрдән бик күп авылдашларыбыз, дуслары, аны белгән 1000 нән дәл артык кеше ж,ыелган иде. Кешеләр гені түгел, ул көрге табигать тә елады- көне буе яңгыр яуды. Яралы көе булуына карамастан, мин Шамсны алып чыгам диеп кире борылган, диеп сөйләгән анда бергә булган иптәшләре. Урыннары ож,махта булсын, батыр егетләребезнең.
  • 2 март 2023
    Исемсез
    Авыр кайгыгызны уртаклашам … Аллах коч Хэм сабырлык бирсен Сезгэ 🤲🏼😔 Лилия Сез бик кочле кеше, фэрештэлэр Сезне сакласын 🕊️🤲🏼… узем бертуган апаемны жирлэгэч 1 атнадан оченче тапкыр эни булдым. Сабырлык Сезгэ, барда яхшы булачак. Аллах язганны кабул итеп, бу бик авыр сынауны кутэрергэ коч куэт телим Сезгэ ❤️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100