Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленария Мөслимова кияүгә чыкты: «Ирем, очрашабыз икән, җитди ният белән очрашабыз, диде»

Җәмәгать эшлеклесе, ТР Милли музеенда генераль директор урынбасары булып эшләүче Ленария Мөслимова кияүгә чыкты. «Интертат» кәләшне әлеге куанычлы вакыйга белән котлады.

news_top_970_100
Ленария Мөслимова кияүгә чыкты: «Ирем, очрашабыз икән, җитди ният белән очрашабыз, диде»
Ленария Мөслимованың шәхси архивыннан

Ленария, тормышыгызда бик шатлыклы вакыйга булган икән! Никахыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез сезне!

Иң беренче итеп, сезнең бик тә үзенчәлекле никах образыгызга игътибар иттек. Ни өчен кара төстәге күлмәк сайларга булдыгыз?

Котлауларыгыз өчен рәхмәт!

Беренчедән, кара төс – минем мәктәптән бирле иң яраткан төсем. Чөнки мин үземә күп игътибар яратмыйм, тыйнак кеше. Кара төстәге кием белән миңа бик уңайлы.

Әйе, «кара төс – кайгы төсе» дигән ниндидер бер стереотип бар. Әмма, мөселман дине ягыннан караганда, кара төс һич тә кайгы төсе түгел. Ул христиан динендә генә күңелсез төс булып тора. Минем бераз үзенчәлекле булырга теләвем дә бар инде инде. Якыннарыма, иремә рәхмәт – минем бу теләгемне аңлап кабул иттеләр. Якыннарыбызның күпсанлы сорауларына ирем: «Без шулай уйлаштык, безгә бу төс бик килешә», – дип җавап бирде. Шулай итеп, никах мәҗлесендә мин кара күлмәктән булдым.

Тормыш иптәшегез белән кайда, ничек таныштыгыз?

Динар белән социаль челтәрләрдә таныштык. «Син миңа ошыйсың, күрешик», – дип язды. Килде, күрде һәм җиңде, дип әйтик инде.

Озак очрашып йөрдегезме? Аның нәкъ менә үзегезгә туры килә торган кеше икәнлеген кайчан аңладыгыз?

Ирем миңа: «30 яшьтә еллар буе паркта җитәкләшеп йөрергә вакыт юк. Очрашабыз икән, җитди ният белән очрашабыз, бер-беребезнең вакытын әрәм итмик. Әйдә, йөреп карыйк», – диде. Шулай башланып китте безнең тарих (көлә). Ярты ел чамасы очраштык та никах укыттык.

Сез бик тәвәккәл кеше икән.

Бик тәвәккәл, үзем дә шаккаттым. Минем белән башкача булмас та иде, мөгаен (көлә).

Шундый кыска вакыт аралыгында кияүгә чыгармын дип уйлаганыгыз булдымы?

Дөресен әйткәндә, бернәрсә дә уйлаганым булмады. Мин бу тормыштагы һәр үзгәрешне, һәр процессны Аллаһка тапшырам. Яшьләр форумына рәис булып килермен, дип тә уйламый идем мин. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Алга таба хәрәкәт итү һәрвакыт уңышка илтә. Эшнең дә, кешенең дә нәкъ менә үзеңә насыйп булганы очрый аның.

Ирегез белән таныштырыгыз әле.

Ирем – татар егете. Ульян шәһәреннән. Инде дистәләгән ел, минем шикелле үк, Казанда яши. Һөнәре буенча шеф-повар булып эшли.

Тормыш иптәшегезнең татар егете булуы мөһим булгандыр.

Әлбәттә. Машинада барганда, рәхәтләнеп, Салават Фәтхетдиновны, «Гауга» концертларын тыңлап йөрибез. Мин көнкүрешемне башкача күз алдына да китерә алмыйм. Бер милләттән булуыбыз һәм кыйммәтләр уртак булуы – иң мөһиме инде. Бер үк әйберләр өчен янып-көеп йөрү.

Сез – милли җанлы, татар теле дип янып йөрүче кеше. Тормыш иптәшегез дә шулай ук милли җанлы гаиләдә тәрбияләнгәнме?

Иремнең әти-әниләре, бөтен гаиләсе татарча сөйләшә. Гаиләдә татар телле булу – минимум, максимум түгел. Икебез дә – чит төбәктән килеп урнашкан, Казанда үз юлыбызны тапкан кешеләр без. Аның белән бер елда Казанга килгәнбез, ә менә очрашуыбыз күп вакытлар узгач кына булды.

Ирем шеф-повар булып эшли, дидегез. Сез үзегез ашарга пешерергә яратасызмы? Хәзер гаиләдә кем пешерәчәк инде?

Мин ашарга пешерергә яратмыйм. Шуңа күрә, «чиләгенә күрә капкачы» табылгандыр инде (көлә). Мин бу тормышта бик күп әйберләрне эшли беләм, эштән бер дә курыкмыйм. Ә менә ашарга пешерү юнәлешенә килгәндә, хәзер ирем – минем коуч. Ашарга бергәләп пешерәбез, ул мине күп нәрсәләргә өйрәтә.

Ирегез романтик кешеме? Тәкъдимне ничек ясады?

Тәкъдимне минем юбилей көнемдә ясады. Истә калырлык булды. Ресторанда утырганда үзе язган шигырен укыды. Үз гомерендә беренче тапкыр шигырь язган. «Берәр кайчан шигырь язармын дип уйламаган идем, шагыйрь түгел идем мин», – дип көлде инде үзе дә. Димәк, менә шулай бер-беребезне илһамландыра алганбыз.

Никахыгыз кайда узды?

Никахны «Ярдәм» мәчетендә үткәрдек. Әти-әниләр, якын туганнарыбызны гына чакырдык та. Минекеләр Башкортстаннан, иремнекеләр Ульян өлкәсеннән килде. Минем Казандагы бөтен мәчетләрдә дә булганым бар. «Ярдәм» мәчетендәге мозаика бик ошый миңа. Әле университетта укыган вакытларымда ук, никахым шушында булыр, дип хыяллана идем. Аллаһка шөкер, насыйп булды.

Туй мәҗлесе көтеләме, Ленария, әллә инде никахыгыз никах туе буларак уздымы?

Никах туе форматында үткәрдек мәҗлесне. Безнең нәселебездә барысы да – укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр. Җыелган кунакларның һәрберсе модератор иде. Бик матур итеп сөйләп, туйны үзебез алып бардык.

Бер әңгәмәгездә сез күпхатынлылыкка каршы булмавыгыз турында әйткән булгансыз. Дөрес, анда сүз Гарәп илләрендәге күпхатынлылык турында бара. Соңгы вакытта безнең илдә дә бу тема бик еш күтәрелде. Инде үзегез ир хатыны булгач, күпхатынлылык темасына фикерегез нинди?

Беләсезме, безнең замана икегә бүленгән. Ир-атларнең яртысы үзенә җаваплылык алырга курка, ә икенчеләренең хәленнән килә, мөмкинлекләре бар. Ә ниндидер алтын урталык юк. Мин, шәхсән, алтын урталык яклы. Кемдер буйдак булып 40 яшькә кадәр йөри, ә кемдер, мөмкинлекләре булуы белән, үзенә артыгын рөхсәт итә башлый. Заманага туры килгән урталык барлыкка килсен иде. Бездә яки барысы да артыгы белән, яки кешенең парлашу нияте бөтенләй юк, ул ялгыз калуны кулайрак күрә. Бер хатынга җаваплы карап, бер хатын белән матур яшәү ягы азрак аксый безнең тормышта.

Сезнең социаль челтәрләрдәге бер постыгыз шау-шу уяткан иде. Сез анда тәртипле егетләр булмау, менә дигән кызларның кияүгә чыга алмый йөрүләре турында әйттегез. Татарстан егетләренә кагылышлы, алар «пешмәгән», дигәнрәк фикерләрегез дә бар иде. Ничә еллар узганнан соң, фикерегез үзгәрмәдеме? Тормыш иптәшегез итеп тә башка өлкә татарын сайлагансыз.

Әйе, 2019 елда язылган пост иде ул. Бик күп фикерләр булды ул посттан соң, телевидениегә сюжетларга кадәр ясап бетердек. Яшьләргә аралашу өчен чатлар булдырып. Сүз уңаеннан, ул чаттан бер пар кавышты, һәм аларның кызлары туды. Димәк, бу – шау-шу, постлар язуым юкка гына булмаган.

Минем тормыш иптәшем – мишәр егете. Миңа калса, алар бераз тәвәккәлрәктер. Фикергә килгәндә, юк, минем фикерем үзгәрмәде, гәрчә, инде менә ничә еллар узып, үзгәрү өчен ачык фикер булса да. Фактларны констатацияләү түгел иде ул.

Сезнең булачак тормыш иптәшегезгә карата таләпләрегез нинди иде?

Иң беренче чиратта, аның үз өстенә җаваплылык ала белүе мөһим иде. Кеше җаваплылыктан курыкмаска тиеш. Мин үзем дә, төрле вазифалар белән бәйле кеше буларак, җаваплылыктан курыкмыйм. Тормыш иптәшемнең, һичшиксез, миннән көчлерәк булуы да кирәк иде. Иремнең эше – бик җаваплы эш, ул бик зур кешеләр белән эшли.

Сез менә үзегезнең дә көчле кеше булуыгыз турында әйтәсез, җаваплы урыннарда эшлисез. Ә өйдәге урыныгыз нинди булачак сезнең? Ир хатыны, әни позициясенә китәргә әзерме сез?

Боларның берсе икенчесенә комачау итәргә тиеш түгел. Ирем белән танышып, очраша башлаганда ук, бер-беребезнең кем икәнлеген белә идек. Кара төстәге күлмәктән башлап, кабул итү булды бит инде. Безнең парда һәрберебез үзе булып кала ала, һәм без икебез дә – һәрвакыт үсештә булган, яңалык артыннан бара торган кешеләр. Безнең бу позицияләребез дә туры килгәндер. Кемдер булганына кәнәгать булып, тыныч кына яши бит инде. Без Динар белән икебез дә яңалыкка омтылабыз. Бер юнәлештә хәрәкәт итүебез, тормышка ачык каравыбыз белән дә бер-беребезне ошатканбыздыр.

Рәхмәт, Ленария! Никахыгыз озын гомерле булсын! Бәхетле пар булып яшәгез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100