Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кара күлмәкле кәләш күргәнегез булмагандыр әле»: Ленария Мөслим кияүгә чыккан

news_top_970_100
«Кара күлмәкле кәләш күргәнегез булмагандыр әле»: Ленария Мөслим кияүгә чыккан
Фотолар социаль челтәрдән алынды

Җәмәгать эшлеклесе, элек Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән Ленария Мөслимованың никахы булган. Хәзерге вакытта ул ТР Милли музеенда генераль директор урынбасары булып эшли. Ленария бәхетле мизгелләре белән социаль челтәрдә уртаклаша.

Яңа гаиләнең никах образына игътибар итмичә мөмкин түгел. Алар икесе дә кап-карадан киенгән. Ленариянең кулында ап-ак чәчәкләр. Кулга-кул тотынышып, мәчеттә төшкән фото астына ул «Гаилә» дип язып куйган.

«Кара күлмәкле кәләш күргәнегез булмагандыр әле. Мине хуплавы һәм ышанычы өчен иремә рәхмәт! Барыгызны да яратам, кочаклыйм, котлауларыгыз өчен рәхмәт», – дип яза Ленария.

Гаиләгә бәхет теләп, бик күп матур сүзләр язганнар.

Котлыйбыз! Бәхетле гаилә тормышы телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100