Үлем үкенечсез булмый: бакыйлыкка күчкән кеше дә үкенәме?
Татар халкында «үлем үкенечсез булмый» дигән әйтем бар. Дөресрәге, ул «туй үпкәсез булмый» дигәннең дәвамы. Ә үлемгә килгәндә, ул үкенечсез була аламы? Үлгән кеше өчен дә үлем үкенечлеме?
Уйлап карагыз әле, берәр кеше үлгәч тә, күптән хәлен белгәнем юк иде шул, барырга өлгерә алмадым, очрашырга теләгән идек, әйтми калдым, өлгермәдем дип әйтми калган бармы? Якын яки туган кеше турында әйтәсе дә юк.
«Үлгән кеше өчен дә үлем үкенечле була»
Ул исән кеше өчен генә үкенеч буламы икән дип хәзрәтләргә мөрәҗәгать иттем. Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән сөйләшкәндә абыстае да кушылды. «Ул әйтем халык телендә электән яшәп килә», — ди ул.
Ул кем үлүдән дә тора бит. Ул үкенү дип тә аталмыйдыр — үз-үзеңне шелтәләү. Изге, игелекле гамәлләр кылган, дөрес юлдан барган диндар кеше үлсә, үкенүчеләр булыр. Нишләп янына ешрак бара алмадым, догасын ала алмадым икән дип үкенүләр булыр. Күп гөнаһ кылган кеше үлгәч тә туганнары үкенер. Нигә күбрәк аңлатмадым, аны дөрес юлга күндерү өчен күбрәк вакыт сарыф итмәдем икән диючеләр булыр. Тик үкенүдән файда юк, ул вакытта бары тик дога кылып була. Гөнаһ кылып йөргән кеше өчен дә догада булырга кирәк.
Әти үлгәч, мин дә үкендем. Саубуллаша алмадым, эштән кайтып өлгермәдем. Намазга бастыра алмадым дип тә үкендем. Әтидән әле күп әйберне өйрәнә алмадым. Үкенүдән мәгънә юк, әлбәттә. Шуның өчен исән вакытында кешенең кадерен белергә кирәк.
Үлгән кеше өчен дә үлем үкенечле була. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына баскач, башка кешеләрнең эшләгән игелекле гамәлләрен күргәч, булыр. Нигә вакытымны изге гамәлдә үткәрмәдем икән, дигән үкенүләр булачак дип уйлыйм, — ди хәзрәт.
«Үлем үкенечсез була ала дип уйлыйм»
Иске Таш мәчеттән Харис хәзрәт Нәзмиев үкенечсез үлемнең дә булуын әйтте.
Үлем адәм баласы өчен аңлап бетерә алмаслык куркыныч, серле һәм бик гаҗәеп хәл булып кала. Шул курку булганга үлем турында адәм баласы уйларга теләми, әмма аңларга кирәк. Үлем бер гомердән икенче гомергә күчү булыр. Беренче гомер кыска гына була, ана карынында уза. Анда җан тән белән кушылып яши. Икенче гомердә, фани дөньяга килгәч, җан акыл, гыйлем белән кушыла. Беренче гомердән күчкәндә дә ансат булмыйдыр, бала тар җирләрдән кысылып чыга, елап җибәрә. Өченче гомергә күчү дә ансат түгел. Коръәндә үлем әчесен бөтен җан иясе кичерер диелгән.
Үлем үлгән кешенең өчен дә якыннары өчен дә үкенечле. Эшләнеп бетмәгән эшләре, гаиләсе, тапкан малы кала. Дөнья артыннан кудым дип үкенә, әмма кайтып төзәтә алмый. Мин үзем дә олы яшьтә инде: үкенечле әйберләр бик күп, әмма үзгәртеп булмый инде. Кешенең дөрес кылмаган гамәлләр, матур булмаган мөнәсәбәтләре ул үкенечне зурайта. Бүген дә әнием күз алдына килә. Әни алдындагы бурычларымны кайтара алмадым дип үкенәм. Бер генә эшли алган эшем — искә алып дога кылам. Күңелемдәге ихласлыкны, сагынуны, үкенечне шул догага салам.
Үлем үкенечсез була ала дип уйлыйм. Кайчан? Дөрес яшәмәгән очракта. Кеше үзе дә үлемгә омтыла, үкенми. Ул инде бу дөньяда оттырган, тормышы барып чыкмаган, кылган гамәлләре өмет уята торган түгел. Аларның үлеме башкалар өчен дә үкенечле түгел, кызганучы булмый. Матур итеп искә алырлык әйберләр кылмаган була ул кеше. Тормышның төбенә төшеп җиткән: кешегә начарлык эшләп, яхшылык, изгелек кылмаган кешеләр бар. Алар инде бу дөньяда оттырган. Кош бер генә канаты белән оча алмаган кебек, дөньяви белем белән генә яшәп булмый, дини белем дә кирәк, — ди ул.
«Ничә еллар дәвамында кулланыла торган гыйбрәт бит ул»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, ул халык телендә кулланыла икән, димәк, дөресе шулай.
Һәр үлемнең үкенече бар. Алай итмәгән булмаса, болай булмас иде дип гел уйлыйбыз. Татар акылы өчен үлем үкенечсез була алмый. Кемдер башка кешене үтерә икән, аның өчен үкенече булмаска мөмкин, ә үлгән кешенең якыннары өчен ул бит коточкыч үкенү.
Әти 57 яшендә үлеп китте. Ат белән йөрмәгән һәм көн саен атын ашатыр өчен кибәнгә кермәгән булса, үлмәгән булыр иде, дибез. Әтигә инфаркт булган, ә ат көндәгечә кибәнгә алып кереп киткән. «Әйдә» дип әйткәнче ат шунда басып торган. Трактор белән башка кешеләр килгәч кенә аны күргәннәр. Үкенеч түгелме? Үкенеч. Ул үкенүгә ышанулар да тоташа. Иремнең әтисе 94 яшендә үлде. Әле йөзгә кадәр яшәгән булыр иде дип уйладык. 94 яшьлек әбинең үлемендә дә үкенеч бар. Бары тик озак вакыт авырып яткан кешеләргә мөнәсәбәтле генә бик интекте инде, Ходай Тәгалә газаплардан азат итте дип үзебезне юатабыз. Ул юатуга да үкенү кушылып китә әле, авырмаган булса дип куябыз. Ничә еллар дәвамында кулланыла торган гыйбрәт бит ул. «Җаныкаем, үлем үкенечсез булмый шул», — дип әйтеп куялар бит инде.
«Әтинең үлеме бик үкенечле булды»
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев ноябрь аенда гына әтисен югалтты.
Әлбәттә, бик үкенечле булды — әтине коткара алмадык. Уфа хастаханәсенә илттек, чиреннән коткарырлар дип өметләндек, кызганычка каршы, киресенчә булып чыкты. Бүген дә уйланам, ул гомерлек яра булды. Беренче көннән үк Казанга күтәреп чабасы иде. Менә шунысы үкенечле. Йөргән җиреннән китеп барды бит. Озак еллар чирләп, интегеп ятса әзер булып торыр идең әле. Бу очракта бит…
Төнге өчкә кадәр әти белән сөйләшеп утырган идек, машина, техника турында сүзләр бетмәде, ә берничә көннән мин аны югалттым. Оныкчыгын күрә алмады — ул да бик үкенечле. Юл ерак булгач, соңрак алып кайтырбыз дип уйладык.
Ике елдан алтын туйлары булыр иде, ничек үткәрербез дип уйлап йөри идем, менә ничек килеп чыкты. Үлем үкенечсез була алмыйдыр. Ул барыбызга да килә, әмма бүген булмас кебек, шулай да янда гына йөри икән. Әтине кадерләп, хөрмәт итеп, яратып кына тордык. Хастаханәдә тиешенчә карамадылар. Сөйләшә, күрешә алмадык. «Әткәй» дип сөйләшә дә алмадык, чирләгән кешегә мораль яктан булса да ярдәм булыр иде. Соңгы тапкыр шалтыраткач сөйләшергә авыррак иде әтигә. «Әти, сөйләшергә авыр сиңа, иртәгә шалтыратырмын», — дидем. Шул соңгы сөйләшү булды, телефонын сүндереп куйдылар, барысы да әйбәт, ашый-эчә дип язып тордылар, ә чынлыкта алай булмаган.
Ул авылда мулла иде, соңгы көненә кадәр халыкка хезмәт итте. Әткәй гел шалтыратып хәлләрне белә иде, барыбызны да барлап торды. Әле дә әтигә шалтыратам дип телефонга үрелгән чаклар була. Уйламый калган көн юк, төшемә дә бик еш керә. Шунысы үкенечле булмады — җәй көне бергә клип төшердек, күңел сизгән кебек.
Әле блогер Назим Галимов та интервьюда балачак дустын югалтуы турында сөйләгән иде, ул да яшь булган, әлбәттә үкенечле. Мамадыштан Илнар абый Газизҗанов былтыр әнисен югалткан, янына барырга дип чыккач, үлем хәбәрен ишеткән — барысы да үкенечле.