Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң популяр татар блогеры Назим Галимов: «Туган көнемдә дустымны җирләргә туры килде»

Татар дальнобое, блогер Назим Галимов «Интертат» сайты уздырган бәйге нәтиҗәсендә иң популяр татар блогеры исеменә лаек булды. Җиңүчегә Халык мәхәббәте» кубогы тапшырылды. Дальнобой-блогер белән гаиләсе, тормышы, блогы, киләчәккә планнары турында сөйләшеп тә алдык.

news_top_970_100
Иң популяр татар блогеры Назим Галимов: «Туган көнемдә дустымны җирләргә туры килде»
Салават Камалетдинов

Бәйгедә җиңүнең сәбәбе нидә, ни өчен халык Сезне сайлады дип уйлыйсыз?

Мин бит башта блогны ике телдә алып бара идем. Татарча гына алып бар дип әйткәннәр иде, хәзер инде чиста татар телендә генә алып барырга тырышам. Россиянең төрле төбәкләрендә, хәтта Америка, Австралиядә яшәүче татарлар да туры эфирга кушыла. Инстаграмның мөмкинчелекләре зур, татарлар бер-берсен эзләп керә дигән фикер туа. Икенчедән, язылучыларымның күбесе татарлар. Украинада яшәүче татарлар сөйләмегез күңелгә май булып ята дип яза.

Татар җанлы, татар канлы кешеләр өчен минем блог кызыклы булып чыкты. Бөтенесе беравыздан диярлек: «Синең өчен тавыш бирәбез», — диделәр. Барысына да рәхмәт әйтәсем килә.

Инстаграм аккаунтын татар телендә алып баруның өстенлекләре бармы?

Өстенлек, кимчелек дигән әйбергә карамыйм. Ясалма булып булмый икән ул, ничек бар шулай кирәк. Үзең ничек сизәсең, халык та шулай кабул итә. Гади булгач, үземә блогны алып баруы да җиңел. Мин төрле җирләрдә йөргәч, син татармы, башкортмы дип сорыйлар. Яңа гына язылган кеше кайсы яктан дип кызыксына. Татарстаннан Байлар Сабасыннан дим. Блог гел бертөрле генә барса кызык түгел кебек, әзрәк борыч та өстәп җибәрәм. Мәсәлән, башкорт телендә яки мишәр диалектында берәр сүз әйтеп җибәрәм. «Өфө калаһына» килеп кердем дип әйтеп куям, аны башта дөрес итеп әйтергә өйрәндем әле. Кызык бит инде.

«Башка милләт вәкиле татар телендә берәр сүзне дөрес әйтмәсә, без көләбез, руслар — төзәтеп җибәрә»

Саба якларыннан булуыгыз һәм татар булуыгыз белән горурланасызмы?

Әлбәттә. Ни өчен? Сабада саф, чиста татар телле халык яши. Татар телең саф, чиста сөйләшәсең дип әйтүчеләр дә бар. Безнең як шулай инде.

Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

Әлбәттә, татарча. Өйдә үзебез дә русча сөйләшмибез.

Ерак җиргә, берәр өлкәгә баргач, татар телен белү ярдәм иткәне бармы?

Әйе. Башкорт, казах телен аңлап була. Мурманскида булганда бер кафега кердем дә, күрәм: коңгырт күзле карарак чәчле ир-ат утыра. Теге кеше татар түгелме икән уй бар иде. Килеп кергәч тә «әссәламегаләйкем» дип җибәрдем. Ул да миңа җавап кайтарды. Өйгә кайткандай булып китте. Ул татар булып чыкты, әмма диалекты аерыла иде. Озак вакыт үзең генә йөргәч, аралашу җитми башлый, кафеларга кергәч, кайвакыт бәйдән ычкынасың. Шундый күңелле булды.

Пермь крайларында татарлар бик күп яши, Башкортстанда, Оренбург якларында, Киров өлкәсендә дә шулай ук. Татар авыллары аерылып тора. Ягулык станциясендә яки рация аша әңгәмә корып китәбез кайвакыт. Барыбер миндә акцент бар. Башка кеше русча сөйләшкәндә акцент сизсәм, сез кайсы милләттән дип сорап куям.

Акцентка ничек карыйсыз? Кайбер кеше ояла, кемдер кимсетә.

Дальнобойга чыкканчы мин Мәскәүдә эшләдем. Кайвакыт кибетләрдә бик кискен каршылыклар туа иде, акцентка бәйләнәләр. Шунда рус булмавыңны шәйләп алсалар, мөнәсәбәт икенчерәк. Сатучылар тавышны күтәреп, мыскыл иткән кебек эндәшәләр. Үзем белән дә бер очрак булды. Сатучы сдачаны дөрес бирмәгән иде. Мин сорагач, таавыш күтәрә башлады. Мин дә тавышны күтәрдем, акцент белән сөйләшсәм дә, Россияда яшибез. Үземне мыскыл итәргә ирек бирмәдем, соңыннан аңлаштык, конфликтка китмәде.

Татарда бер әйбер бар. Башка милләт вәкиле татар телендә берәр сүзне дөрес әйтмәсә, без көләбез, руслар — төзәтеп җибәрә. Алар аңларга, ярдәм итәргә тырыша кебек. Һәр милләттә яхшы һәм начар кешеләр бар дип әйтәсем килә.

Инстаграмда гел яхшы әйбер генә язмыйлар инде. Начар сүз язучылар бармы? Ничек кабул итәсез?

Блогер дигәч тә, мин дә шундый ук кеше бит, ул минем өчен хобби кебек инде. Мин аны авырлык белән алып бармыйм. Кәеф булган вакытта төшерәм дә куям, халык та яхшы кабул итә. Критика куймыйм, сүгенү сүзләре кулланмыйм, кемнедер яманлап, сатып, тикшереп ятмыйм. Яман сүзләр язучылар бар, әмма күп түгел, ничә меңгә бер кеше инде ул. Бераз чиертеп алгандыр, ачуы чыккан вакыттыр дип уйлап куям.

Ешрак агач ташыганга бәйләнәләр, аңлатып җибәрәм. Башка блогерларны да карап барам: кайсы теманы халык агрессив кабул итә, ул темаларга керергә тырышмыйм.

«Кыз бала алып кайту турында хыял бар иде»

Сез гел ерак юлда йөрисез, дальнобойда. Сәламәтлеккә зыяны сизеләме?

Күренеп тора — бүксә үсә (көлә). Сүз дә юк, гел утырып торабыз, хәрәкәт әз. Сәламәтлеккә килгәндә, чәчләр коела. Юлда күп йөргән кешеләрнең күзләре тиз «утыра», чөнки без төнлә юлда йөрибез. Каршы як юлдан барган машина уты күзне кисә. Сварщиклар аңлый инде мине. Кайвакыт күзләр бик авырта, иртән торгач, ике күзгә ком тутырып куйган кебек.

Гаиләгез сагынамы?

Өйдәгеләр дә сагына, мин дә сагынып кайтам. Балалар, туганнар — барысы да көтеп тора.

Балаларга озак вакыт игътибар булмауны ничек тулыландырасыз?

Бер яктан караганда күпмедер вакытка аерылып тору кирәктер дә. Бер-береңә хөрмәт ата, сагынасың. Бер-ике атна кайтмыйча торам, кайткач инде пышылдап кына әйткән сүзне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Бер-ике көнгә генә кайткач, мөнәсәбәт ачыклау юк инде ул.

Сез гаиләдә биш малай үскәнсез, үзегез ике малай үстерәсез. Кыз турында хыялланмыйсызмы?

Минем олы абыйда бер кыз, өченче абыйда бер кыз бар. Кыз алып кайту турында хыял бар иде. Хәзер өченче бала дисәк, яшь бара. Мондый эштә йөргәч, иптәшемә авыр булачак өч бала белән. Мин бит инде кунакка кайткан кебек кенә. Аллага шөкер, малайлар үсеп килә.

Сез әти-әниләрдә аерым яшисез?

Әйе, бишебез дә аерым яшибез. Бәйрәмнәрдә төп нигездә җыелабыз.

«Кешене хөрмәт иткән өчен үз-үземне хөрмәт итәм»

Юлда йөргәч, радио тыңлыйсыздыр. Татар эстрадасыннан кемнәрне яратып тыңлыйсыз?

Радио тоташмаган. Мин флешкадан тыңлыйм. Иң күбе Илсөя Бәдретдинова һәм Ризван Хәкимов җырлары. Алардан кала Данир Сабиров, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллинның бер-ике җыры бар иде. Тагын бер егет бар инде, ябык кына, исемен оныттым…

Рифат Зарипов?

Әйе, әйе, җырлар бик күп. Салават абый, Хәния Фәрхи җырлары бар. Башкортстанда Салават абый Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева авылларын узам. Кеше белән сөйләшкәндә дә «мин анда булдым» дип әйтеп кую икенче бер әйбер инде.

Үзегезне нечкә күңелле дип әйтер идегезме?

Үз-үземә бәя бирә алмыйм. Кеше мине нечкә күңелле ди, әмма үземне үзем катырак дип саныйм. Кеше берәр сыйфатымны әйтсә, дәлилләсә, «шулай икән» дип уйлап куям. Кеше күрмәгән матурлыкны күрә беләсең диләр. Бәмкә төренгән агачны төшерәм, бер яктан карасаң — матур, икенче яктан — гади бер агач. Урманны видеога төшергәч, начар әйбер кермәдеме икән, чүп яки җәнлек үләксәсе юкмы дип карап чыгам. Ничектер матур төшергәнемне аңлыйм. Төшергәндә матурлыкны төшерәм дип төшермим дә.

Үзегезнең көчле сыйфатларны әйтә аласызмы? Үзегезне нәрсә өчен хөрмәт итәр идегез?

Туры сүзле булган өчен

Тагын?

Кешене хөрмәт иткән өчен үз-үземне хөрмәт итәм. Башкалар да шуның өчен хөрмәт итәдер. «Башка блогерларга язабыз, алар җавап бирми», — дип язалар. Директка һәм ватсапка бик күп язалар. Мин барысына да дөрес һәм җылы җавап кайтарырга тырышам. Кайвакыт шундый сорау бирәләр: ничек язсаң да — күңеленә тияр кебек. Уйлап кына җавап бирәм, яки теманы үзгәртеп җибәрәм. Соңгы арада «бергә хезмәт иткән егетне табыйк әле» дип яза башладылар. Беренче кеше сорап язгач ук, эзләнелгән кеше турында ике язылучыдан хәбәр килде. Шулай табыштылар.

«Балачак дустымны туган көнемдә җирләдем»

Сезнең аша пар эзләмиләрме?

Ул туры эфир вакытында була. Юл һәм танышу темасы бик кызыклы язылучыларга. Һәрвакыт керә торган 5-6 кеше керә дә, үзара әңгәмә кора. Миңа да күзәтеп барырга кызык. Кыз белән егет сөйләшеп китә, бер-берсенә шигырь юллары белән мәхәббәт аңлата, бер-берсен котырта. Мин Аллага шөкер дип шатланып торам. Минем зур шрифт тора, шуңа укырга җайлы. «Гел телефонга карап барма» дип әйтүчеләр бар инде. Эх, минем ничек барганны күрсәгез иде дим инде.

Нәрсә турында булса да үкенгәнегез булдымы?

Бардыр инде ул. Нигә блогны алып баруны иртәрәк башламадым дим, эшкә карата да… Үкенгән чаклар бар, әмма үкенерлек эшләр булмасын иде. Баштан уйлап эшләргә кирәк.

Бу тынгысыз вакытта якын кешеләрне югалтырга туры килдеме?

Балачак дустымны югалттым быел. Үземнең туган көнемдә җирләргә туры килде. Кисәк кенә китеп барды, эчке органнары белән бәйле диделәр.

Сезнең кебек ир-атның елаган вакыты буламы?

Була инде. Төрле хәлләр бала. Берәр туганың авыртып китсә, күңел тула. Менә дустымны җирләдем. Җирләгән вакытта да ул кадәр уйламадым. Бардык, җирләдек. Әйе, үкенечле. Күпмедер вакыт үткәч, төшемә керде дә, көне буе аның турында уйлап йөрдем. Бәләкәй вакыттан бергә булгач, хатирәләр бик күп иде. без аның белән җан дуслар идек. Аның гармунда өйрәнәсе килде, ләкин өйрәнә алмады. Колакка аю баскан дип әйтә иде үзе дә. Мин әкрен генә өйрәндем. «Тотып булса да карыйм әле», — дип ала иде дә ялгыш ягы белән тота иде. Алай түгел дисәм дә: «Юк, болай тотам әле, синең кебек уйныйсым килми», — дип әйтә иде. Күңелләр тула. Иң күңелгә тигән әйбер шул: үзең сәламәт, ләкин кешегә ярдәм итә алмыйсың. Минем абый коронавирус белән хастаханәдә ятып чыкты. Мин аңа берничек тә ярдәм итә алмыйм. Бер ай тирәсе ятты.

«Сигез ел очрашып йөргән кызга өйләнмәдем»

Сез өйдә еш булмыйсыз. Көнләшү юкмы?

Әгәр кеше кешегә ышанмый икән, димәк, ул аны яратмый. Ышану ул — ярату. Тормыш иптәшемнең күзенә карап шикләнеп утырсаң, нәрсә була инде ул?! Бер-беребезгә йөз процент ышанабыз. Көнләшергә сәбәп тә биргән юк. Авыл да зур түгел бит инде, бөтенесе белеп тора. Гомумән, уйлап та караган юк, дөресе шул. Хыянәт итәр дигән уй булганы да юк.

Мәхәббәт — ышану дидегез. Ул һәрвакыт шулай идеме сезнең өчен?

Мин башта сигез ел бер кыз белән йөрдем, аңа өйләнмәдем. Сигезенче сыйныфта очраша башлаган идек. Мине армиядән каршы алды. «Синең кызың башка егетләр белән йөри», — дип ул вакытта ук әйтә башлаганнар иде. Бер дустым әйтте аны миңа. Шундый хәлдә калдым: кыз белән очрашуны дәвам итәм икән — дус белән дус булып калырга тиеш түгел, аның сүзенә ышанам һәм ул дөрес булып чыкмый икән, теге кыз миңа «чүпрәк» ди. Мин дустымның ялганына ышанган булып чыгар идем. Барысы да үз агымы белән барсын дидем дә, Мәскәүгә эшкә киттем. Көн саен кичке сигездә кызга шалтырата идем, берсендә егет алды. Серега исемле инде ул. «Ты кто такой?» — ди. Йөргән кызыма шалтыратам дим. «Ул минем йөргән кыз», — ди. Мин ул сөйләшүне игътибарга алмадым да, чөнки юри көнләштерү өчен андый «выходкалар» булганы бар иде. Шулдыр дип уйладым да, эшне дәвам иттем. Икенче көнне дә ул алды, тавышны күтәреп сөйләшә башладык. Очрашырга булдык. Мин эштән кайткач, Казанда күрештек. Алар очрашып йөргән булып чыкты. Бер-ике ай беркем белән дә очрашмадым. Мәскәүдән кайткач, булачак хатыным белән йөри башладым. «Бар, синең йөргән кызың бар», — дип килгән саен куа иде.

Хатыныгыз белән күпме очраштыгыз?

Бер елдан артык булгандыр. Без бәләкәйдән бергә үстек. Дуслар бер-бер артлы өйләнә башлады да, мин дә тормыш кордым.

Хатын-кызда нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Беренче чиратта — чисталык. Тәмле итеп ашарга пешерә белү, тәмле әйбер ашарга яратам (көлә). Балалар белән эшли белү дә мөһим. Тәрбия бирү тулысынча аның җилкәсендә диярлек инде. Авыррак булса, миңа шалтырата, балалар белән калынрак тавыш белән сөйләшеп алырга туры килә.

«Мин гомер буе дальнобойда эшләргә җыенмыйм»

Ир балада нинди сыйфатны тәрбияләү мөһим?

Уку һәм спортка бик күп игътибар бирергә кирәк. Хәзер Сабада мөмкинлекләр бик күп.

Чын ир-атны ничек тәрбияләргә, дөрес булмаган юлдан саклап калырга?

Беренче чиратта, әти-әнигә хөрмәт булырга тиеш. Хәзерге балалар кайбер яктан әти-әнине узып та бара. Мин кайткан саен, улымның нәрсәләр караганын тикшереп торам. Көтмәгәндә генә: «Улым биреп тор әле телефоның», — дигәч коелып төшкән чаклары булды инде. Яше дә бара, кызлар белән дә язышадыр, ләкин мин аларны укымыйм, күңеленә тимим. Кайсы сайтларга кереп, нәрсә эзләгәнен карыйм. Акча таләп итә торган һәм психикасын боза торган уеннар булмаса, ярый. Яман сайтлардан «әти-әни контроле» тора. Ата-анага гына түгел табигатькә, җәнлекләргә хөрмәт белән карарга кирәк.

Яңа елны кайда каршы аласыз? Нинди планнарыгыз, хыялларыгыз бар?

Дөресен әйткәндә, әле үзем дә белмим. Һичшиксез гаилә белән, үзебездә яки әниләрдә. Өченче вариант — әби белән бабайда. Минем шундый гадәт бар — зур планнар кормыйм. Ул барып чыкмый, инде була дигәндә чәлпәрәмә килә. Спонтанно эшләү миңа килешә. Өй салу да шулай булды.

Димәк, сез зур максатлар, идеяләр белән янып яшәмисез?

Идеялар бар, әмма мөмкинлекләр юк. Үз эшемне башларга телим, төрле юнәлешне карыйм.

Дальнобойдан китү турында уйлыйсызмы?

Мин бит инде гомер буе дальнобойда эшләргә җыенмыйм. Ике елдан артык эшлим инде, тик ул — вакытлыча.

Рәхмәт Сезгә бик зур! Сезне киләсе Яңа ел белән. Уңышлы ел булсын.

Рәхмәт, Сезгә дә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100