Ландыш Нигъмәтҗанова: «Андрей Малахов «исемегез матур» дип комплимент ясады»
Соңгы вакытта танылган алып баручы Андрей Малахов татар җырчыларын үз итә. Җәй башында гына Андрейда кунакта Әлфинә Әзһәмова булган иде. Кичә исә Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова «Россия-1» телеканалында чыга торган «Привет, Андрей» тапшыруында төшкән. Бу хакта җырчының үзе белән сөйләшеп алдык.

Ландыш, Андрей Малаховта кунакта булып кайткансыз икән.
Әле кайтып җитмәдек, тоткарлыклар булганга, Мәскәү аэропортында самолет көтеп утырабыз (көлә). Съемкалар кичә генә булды.
Тапшыру 1980-1990 еллар хитларына багышланган иде. Шул чорда бик популяр булган «Вояж-вояж» дигән җыр бар. Моннан ничәдер ел элек мин аның татарча вариантын дискотекаларда бик яратып башкарып йөрдем. Оештыручылары мине шушы җыр аша табып, тапшыруда татарча җырлату өчен чакырдылар.
Тапшырудагы мохитне сөйләсәгез иде. Съемкалар ничегрәк узды?
Барысы да бик оешкан төстә үтте. Тапшыруны бер дә бүленмичә, туктамыйча, ничек утырасың, шулай төшерәләр. 2 сәгатьлек тапшыру әзерләү өчен съемкалар 3,5 сәгать тирәсе барды. Студиядә шундый җылы, рәхәт мохит иде. Тапшыру кысаларында «Вояж» җырын татарча башкардым. Җырны татарчага тәрҗемә иткән автор Айдар Минһаҗев белән дә элемтәгә керделәр.
Җырладык, биедек, җиңелчә генә әңгәмәләр кордык.
Татар эстрадасы турында да сорашканнардыр әле, бәлки?
Юк, андый сораулар бирмәделәр. Мине «Казаннан килгән кунак» дип таныштырдылар. Татар җырчысы, 4 бала әнисе булуымны билгеләп үттеләр. Андрей Малахов: «Исемегез матур. Кем кушты, кем хөрмәтенә?» – дип комплимент ясады (көлә). Сәхнәгә кайчан чыгуыбыз, иҗатыбыз турында сораулар булмады. Төп шул 80-90 нчы еллардагы хитлар турында сөйләштек.
Тапшыруга кем белән бардыгыз?
Тормыш иптәшем Фәрит белән бардык. Ул шулай ук тамашачылар арасында залда утырды.
Нинди хис-кичерешләр белән кайтып киләсез?
Тапшырудан бик уңай хисләр белән чыктым. Нәкъ менә шул җырны сайлап алып, нәкъ менә сине чакыруларына, барыбер, күңел була бит инде. «Интернет аша күрдек сезнең әлеге җырны башкаруыгызны, бик ошаттык», – диделәр.
Оештыручылар турыдан-туры үзегезгә чыктылармы?
Мине оештыручылар Булат Бәйрәмов аша тапты. «Сине эзлиләр, тик нигәдер миңа чыктылар», – дип, Булат шалтырата. Ул аларга минем телефон номерымны биргән. «Сезне кунак буларак чакырабыз», – дигәч, башта аптырап киттем, әлбәттә, шактый көтелмәгән тәкъдим булды.
Чыннан да, безне зур кунакны каршылаган кебек каршы алдылар «Россия-1 телеканалы» дигән язулар белән көтеп торалар иде. Съемкалар да җиңел үтте. Алдан әйтүемчә, төшергән вакытта бер дә озын паузалар ясау, тукталу булмады. Бер эпизод артыннан икенчесе бара. Шулар арасында килеп, кемгәдер тиз генә нәрсәдер әйтәләр, микрофоннарын көйлиләр, су эчәргә мөмкинлек бирәләр дә, тагын төшерергә керешәләр.
Башта репетицияләр ясап алдык. «Рәхәтләнеп җырлагыз, каушамагыз, борчылмагыз», – дип тынычландырып тордылар. Андрей үзе дә – бик гади, яхшы күңеле кеше. Гел елмаеп кына тора, бөтен кеше белән дә ачык итеп сөйләшә.
Тапшыруны төшерә торган студия бик матур. Өстәвенә, алар хәзер яңа урынга күчкәннәр икән. Гомумән, тапшыруны төшерү өчен оештыручылар бик зур көч куя, дигән фикер калды. Юл, яшәү, ашау-эчү чыгымнарын да үз өсләренә алып, барысы турында да кайгырттылар. Әле кайтырга чыккач та: «Барысы да яхшымы, аэропортка барып җиттегезме?» – дип сорашып тордылар.
Үзегезнең моңа кадәр әлеге тапшыруны караганыгыз бар идеме?
Мондый тапшыру бар икәнлеген белсәм дә, соңгы вакытта гына караганым булмады. Бервакыт анда кунак буларак җырчы Андрей Губинны чакырдылар. Шул чыгарылышны утырып караган идем, чөнки миңа аның җырлары бик якын. Ә болай ул тапшыру ялларда күрсәтелә, без исә ялларда гел эштә булабыз, телевизор карап утыру мөмкинлегебез юк.
Тапшыруны экраннарда кайчан күреп булачак?
Төгәл вакыты әлегә билгеле түгел. Үзләре хәбәр итәчәкләр. 1 атна да, берничә ай вакыт та узарга мөмкин. Кызыксынучылар күп. Социаль челтәрләрдә язылучыларым да: «Тапшыруны карыйсыбыз килә», – дип, күп язды.
Кайтуыгызны балалар көтеп торадыр.
Без гел юлда булгач, балалар китүебезгә артык аптырамадылар. «Син Малахов янына барасыңмыни?» – дип кенә сораган булдылар.

Фото: © «Татар-информ»
Тагын нинди яңалыкларыгыз бар, Ландыш?
Әллә ни яңалыклар юк. Балаларның мәктәп, бакча башланды инде хәзер. Әйбәт кенә укысыннар. Режимга кереп китү – үзе бер рәхәт әйбер ул. Чөнки, кайвакыт, ял итеп тә арыйсың. Ләйлә белән Гомәр август башлангач та «мәктәпкә барасы килә» дип әйтә башлаганнар иде инде.
Үзебез әкрен генә. Яңа җырлар яздырабыз, эшлибез.
Сезне сольный концертлар белән көтә халык. Бу хакта үзегезгә дә комментарийлар күп язалар.
Без бит концертлар белән чакырган җирләргә йөрибез. Соңгы елларда Казанда гына куйганыбыз юк. Дөресен әйткәндә, Казанда көн алам дисәң, урыны да юк. Анда көн саен концерт. Шулай ук концертлар оештыру өчен бик күп көч һәм вакыт кирәк. Гаиләне, балаларны да карарга кирәк бит әле. Без болай да гел эштә, мәҗлесләрдә бик еш чыгыш ясыйбыз. Тик афишалар куеп, гастрольләр белән йөргән юк. Безгә шулай мәҗлесләрдә чыгышлар ясау уңайлырак. Болай чакырган җиргә барабыз, төрле өлкәләрдә булабыз. Сагындырып йөрсәң яхшырак, дигән фикердә без.
Әлбәттә, мәсәлән, Илсөя Бәдретдинова кебек төгәл графиклар белән концертлар куеп йөрүчеләргә сокланам.
Иҗади сусауны басамы соң мәҗлесләрдә эшләү, чакырган җирләрдә чыгышлар ясау?
Сәхнәдән аерылып та торганыбыз юк бит. Көн дә диярлек чыгышлар ясыйбыз, «солянка» концертлары да еш булып тора. Мин бөтенләй өйдә тормыйм. Шуңа күрә, «иҗади сусау» дигән әйберне әлегә тойганым юк (көлә).
Рәхмәт, Ландыш, уңышлар!

Фото: © «Татар-информ»