
Татар эстрадасы сәхнәсендә сирәк күренә башлаган Ландыш Нигъмәтҗанова Мәскәү телеканалын яулап йөри. Шушы көннәрдә ул популяр телетапшырулар алып баручы Андрей Малахов белән очрашкан.
Хәзер җырчы белән кызыксынучылар «Привет, Андрей» тапшыруы чыкканын түземсезлек белән көтә.
«Молодец! Федераль телеканалда», – дип комментарий калдырган әле күптән түгел генә үзе дә шул тапшыруда катнашкан җырчы Әлфинә Әһзәмова.
«Текә», – дип бәяләгән Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева.
Ләйсән Гыймаева да хуплаган смайликлар калдырган, Ә Булат Бәйрәмов аны тапшыруга чакыру өчен телефон номерын каян алулары белән кызыксынган. «Син биргәнсең», – дип шаярткан Ландыш.