Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Тизрәк алып атсыннар иде дип, операциягә йөгереп бардым...»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Тизрәк алып атсыннар иде дип, операциягә йөгереп бардым...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ләйсән Гыймаевада куркыныч чирз табылуы, аның катлаулы операция кичерүе хакында язган идек. Ләйсән бу хакта социаль челтәрләрдә ачылып сөйләде. Ул хәзер дә язылучылары белән актив аралаша.

«Иртәгә, Аллаһ боерса, барысы да әйбәт булса, чыгарырлар, дигән өметтә. Шуңа күрә бүген, вакыт булганда, әйдәгез, сорауларга җавап бирәм. Иртәгәдән тагын башка төрле мәшәкатьләр башлана. Шушы «өч хәрефле» чир буенча сорауларыгыз булса, языгыз. Белгәнемне әйтергә тырышырмын», – дигән ул.

«Нәселегездә күкрәк рагы белән авырган кешеләр булдымы?» – дип кызыксынганнар Ләйсәннән.

«Юк. Дөресен генә әйткәндә, бу чир хатын-кыз линиясе буенча балаларыма да күчәр, дип борчылган идем. Генетик анализ тапшырдык. Ул тискәре нәтиҗә күрсәтте. Димәк, балаларым өчен куркырга кирәкми. Ләкин хатын-кыз 18 яшьтән соң елына бер мәртәбә маммологка күренеп торырга тиеш», – дигән ул. Ләйсән үзенең бу хәлләргә кадәр маммография ясатканы булмавы турында да әйткән.

«Сезнең фиброаденома булмадымы?» – дип сораганнар.

«Юк, баштан ук шушы «өч хәрефле» диагнозны куйдылар», – дигән ул.

«Миндә дә шул диагноз. Алдырыргамы?» – дип сораган бер язылучысы. 

«Мин табиб түгел, киңәш бирә алмыйм. Алдырыргамы, өлешчә калдырыргамы – моны һәркем индивидуаль, табиб белән генә хәл итә. Ә минем очракта – операцияне түземсезлек белән көттем. Тизрәк ясасыннар да алып атсыннар иде дип, операциягә йөгереп бардым. «Тулысы белән алам, чистартам, имплант куям», – дигәч, ике дә уйламыйча риза булдым, бөтен йөрәгем белән табибка ышандым. Ә ансыз булмый. Табибка ышаныч юк икән, нәтиҗә дә начар булырга мөмкин», – дип җавап биргән Ләйсән.

«Обнинскига нинди табибка бардыгыз?» – дигән сорауга: «Обнинск шәһәрендә Россиядәге иң яхшы онкология клиникаларының берсе урнашкан», – дип, Германиядә дәвалану узган танышым сөйләде. Ул да, чикләр ябылгач, шул клиникада дәвалануын дәвам иткән. «Дарулар белән генә дәваланырга», –  дигәч, башыма әллә нинди уйлар килә башлады. Ник химия юк, анализларны дөрес тикшерделәрме икән, дип уйладым.  Икенче фикер дә ишетәсем килеп, язылдым да, февраль аенда, анализларымны алып, барып кайттым. «Дәвалау дөрес, ләкин күкәйлекләрне алып атарга кирәк», – дигән фикер әйттеләр», – дигән җырчы.

«Ләйсән, авыру нинди стадиядә иде?» –  дигән сорауга ул: «Теге түләүле клиникадагы табиб үзебезнең онкологик үзәк турында бик яхшы фикерләрен әйтте. Бу чирне вакытында белеп алсаң, дәвалану уңышлы була дип, мине шунда җибәрде. Монда яңа тикшерү уздым. 2 нче стадия куйдылар һәм дәвалануны операциядән башларга куштылар», – дип яза ул. 

Ләйсән Гыймаеваның исән-сау тернәкләнүен теләп калабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100