Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева нинди операция кичергәнен әйтте

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева нинди операция кичергәнен әйтте
Фото "Татар-информ" архивыннан

Шушы көннәрдә генә җырчы Ләйсән Гыймаевага операция булды. Ул социаль челтәрдәге битендә үзенә «яман шеш» диагнозы куелуы турында хәбәр итте. Җырчы хәзер нинди операцияләр кичерүе белән уртаклашты һәм шул диагноз куелган хатын-кызларга киңәшләрен бирде.

«Яңа ел алдыннан «хастаханәгә ятам» дип олы кызларыма – Таңсылу һәм Зифага әйтү җиңел булмады. «Нәрсә булды? Кай җирең авырта? Нишләтәләр?» кебегрәк сораулар бирделәр. Ләкин без «өч хәрефле» диагнозны әйтми торырга булдык. Зәйнәп гомумән белми. Операция уңышлы үтте. Аннары гыйнвар уртасына кадәр нәтиҗәләр көттек. Ул вакытта: «Мине нинди дәвалау көтә? Химия булса нишләрмен? Чәчләрем коелса, ничек кеше күзенә күренермен?Дәвалануның файдасы булырмы?» – шушындый рухтагы мең дә бер сорау белән йөрдем. Ничек кенә булмасын, күңел түрендә барысы да яхшы булачагына, Аллаһы Тәгалә ярдәмендә ташламасына бөтен җаным белән ышана идем. 

Көтелгән көн килеп җитте. Операция барышында алынган гистология анализлары миңа гормонотерапия билгеләде. Бу – дарулар белән авыруны җиңеп була, химия дә, нурланыш терапиясе дә кирәкми, дигән сүз иде. Моны ишеткәч, бу көнне дөньяда миннән дә бәхетле кеше  булмагандыр. Ләкин күкрәк рагы күпчелек очракта хатын-кыз органнарына күчәргә мөмкин икән. Шуңа мин ай саен укол ясатырга яки органнарны бөтенләй алдыртырга дигән сайлау алдында калдым.

Онкологиядә «второе мнение» дигән төшенчә бар. Бер табибның әйткән диагнозын башкага барып тикшертергә мөмкин. Шуңа күрә февраль аенда, бөтен анализларны алып, Мәскәү янындагы Обнинск шәһәренә барып кайттык. Андагы табиблар да шул сүзләрне әйткәч, тынычланып, кайтып киттек. Бүгенге көнгә кадәр уколлар һәм дарулар белән дәвалануны дәвам иттем.

3 көн элек теге вакыттагы «иң яхшысы – алып ташларга» дигән операция булды, алдылар… Анализлар көтәм», – дип, кичергәннәре белән уртаклашкан җырчы.

«Миңа язган җылы сүзләрегез, теләкләрегез өчен мең рәхмәт сезгә! Шуны әйтәсем килә – мин бу постларны кызгандырыр өчен язмыйм. Беләм, минем хәлдә калучылар бар. Миңа килгән хатлардан да күрәм: әлеге диагноз белән очрашучылар, аны җиңүчеләр, хәзерге вакытта көрәшүчеләр бар. Минем сезгә ярдәм итәсем, рухи яктан көч бирәсем килә. Яхшыга ышаныгыз! Яшим дип яшәгез!

Бүген. Үзеңне бүген яратырга, кадерләргә, сакларга кирәк. Кемдер, начар диагноз ишетермен дип, хастаханәгә барырга куркып йөри – сузмагыз! Елга бер булса да барып тикшеренеп торыгыз. Барсы да үзегезнең кулда. Сәламәт булыгыз», – дип рәхмәт сүзләре белдергән һәм киңәшләрен биргән ул.

«Ләйсән, бар да яхшы булсын! Аллаһы Тәгалә көч бирсен! Балалар хакына гомер бирсен», – дип теләгән иҗатташ дусты Алсу Фазлыева.

«Бар да яхшы булсын. Бар да Аллаһ кулында. Ярдәменнән ташламасын», – дип язган җырчы Айгөл Бариева.

«Бирешмә, анда бармаган кеше сирәктер. Ләйсән, бетеренмә, чирнең бугазына ябыш, нык бул», «Җиңеп чыгарга язсын», «Терелеп, исән-сау чыгарга язсын. Булат белән тигезлектә картлык көнегезгә кадәр яшәргә язсын», «Бар да артта калсын», – дип теләгән җырчыга виртуаль дуслары.

«Ләйсән, бик көчле икәнсез. Андыйны бар кеше дә сөйләп бирә алмый. Күпләр үз эченә бикләнә. Исән-сау булып, тигезлектә, балаларга, оныкларга, Алла боерса, сөенеп яшәргә язсын», – дигән комментарий да калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100