Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сездә рак...» – Ләйсән Гыймаева операциянең сәбәбе турында...

news_top_970_100
«Сездә рак...» – Ләйсән Гыймаева операциянең сәбәбе турында...
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә генә җырчы Ләйсән Гыймаевага операция булуы хакында язган идек. Әзрәк айнып, хәл кергәч, моның сәбәбе турында сөйләрмен, дип вәгъдә иткән иде җырчы. Сүзендә торды. Социаль челтәрдәге аккаунтында Ләйсән бик күптәннән җыелып килгән эч-серләре белән уртаклашкан

«Сездә рак...» Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды...

Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «жу» итә иде, ә күзеңә карап, табибның шулай диюе – икеләтә, өчләтә авыр...

Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар.

Бу хәбәрне ишеткән көн – Яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә – ут, ялкын... Әле алып баручы ролендә идем. Барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне – «Миңа күпме яшәргә калган?»

Кызларым, әни, ирем....

Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди табиблардан киңәш сорарга? Якыннарыма ничек әйтергә? Башымда мең төрле уй...

Барысын да беренче әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бардык... Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» – диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде...

Декабрь ахырына куелган операцияне дүрт күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә, вакыт туктап калган кебек бик әкрен барды...

29 декабрьдә ясалган операциядән соң, Яңа елны хастаханәдә каршы алдым... Дәвамы соңрак», – дип язган Ләйсән.

«И-и-и Алла, сәламәт бул. Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын!», «Нык булыгыз, бирешмәгез!», «Көчле бул, Ләйсән!», «Сынауларны җиңел үтәргә язсын!», «Барысы да әйбәт булыр, иншалла», «Аллаһ сезгә шифа бирсен берүк», «Ләйсән, сез – көчле хатын-кыз, нык булыгыз», – дип, җылы сүзләрен, изге теләкләрен ирештергәннәр аңа виртуаль дуслары.

«Ләйсән, нәкъ минем кебек булгансыз икән. Мин дә онкология үткән кеше. Егерме биш ел элек миңа да декабрьдә операция булды. Күңелегезне төшермәгез! Яхшыга өметләнеп, алга таба яшибез, Алла боерса! Минем аккаунтта үзем кулланган төрле рецептлар бар, кызыксынсагыз», – дип язган әлеге хәсрәтне башыннан кичергән Дания ханым.

«Ләйсән, сәламәт була күр, матурым! Оныкларыңның, оныкчыкларыңның туйларында түрдә җырлап утырырга насыйп булсын!» – дип комментарий калдырган җырчы Илсөя Бәдретдинова да.

Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Ләйсән, Ходай сезне ярдәменнән ташламасын!

Ләйсән Гыймаеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100