Ләйлә Дәүләтова: «Яхшы кеше булганы һәм кызымны яратканы өчен аңа кияүгә чыктым»
Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова социаль челтәрләрдә үзенең кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, «Интертат» хәбәрчесе Ләйлә белән элемтәгә керде.
«Тиздән никахыбызга бер ел»
Ләйлә, тормышыгыздагы зур вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез сезне. Ирегез кайсы өлкә кешесе, кайчан таныштыгыз?
Мин, гомумән, гаиләмне, һәр адымымны социаль челтәрләргә чыгарып, кешегә күрсәтү дөрес түгел дип уйлыйм. Күз тиюдән куркумы икән ул...
«Адәм белән Һава» тапшыруында, журналист буларак, кешеләрдән шәхси тормышлары турында сорашырга туры килә иде. Ләкин чынлыкта мине кеше тормышы кызыксындырмый, һәм мин үземнекен дә күрсәтмәү яклы.
Мин шуны гына әйтә алам – ирем иҗат өлкәсендәге кеше түгел, социаль челтәрләрдә дә утырмый. Ул – эш кешесе. Һәм, әлбәттә инде, мин аңа кияүгә чыкканмын икән, димәк, ул бик яхшы кеше, сөбханалла.
Мин әлегә иремне чит-күзләрдән яшерү яклы. Әмма беркайчан да күрсәтмәм дип әйтә алмыйм, чөнки бүген син болай уйлыйсың, иртәгә инде бөтенләй башка төрле уйларга мөмкинсең.
Мин «Адәм белән Һава» тапшыруында 20 яшемдә эшли башладым. ТНВда авторлык тапшыруы булган иң яшь алып баручы булдым. Шул гомер эчендә зәңгәр экраннар аша 500ләп гаиләне күрсәткәнбездер. Ләкин шуларның 50ләбе генә чынлап та бер-берсенә туры килгән, аңлашып яшәгән, үрнәк гаилә булды. Шул вакытта мин «уйламыйча, гаилә кирәк, дип кенә өйләнешергә ярамый икән» дигән фикергә килгән идем.
Беренче тапкыр гаилә корганда, минем бала табу максатым бар иде. Ул гаиләм барып чыкмады дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки гаиләне хатын-кыз саклый. Теләсәм, ул гаиләмне дә саклап кала алган булыр идем мин. Ләкин мин ирем белән бер-беребезгә туры килмәвебезнең ни дәрәҗәдә көчле икәнен күрдем.
Мин, башка кияүгә чыгып тормам инде, күрәсең, Аллаһы Тәгалә миңа гаилә бәхете бирмәгәндер, дип уйлый идем. Бу фикер белән килешкән дә идем. Шуңа да мин үземне тулысынча иҗатка багышладым. Өйдәге ир-ат эшләрен дә үзем алып бардым, хәтта өй җиткерә башладым. Ләкин кисәк кенә тормышым тулысынча алышынды. Шәхси сәбәпләр аркасында, миңа ТНВдан китәргә туры килде, эшне алыштырып, челтәрле бизнеска керешеп киттем. Эш буенча булачак ирем белән таныштык һәм, бер ай гына аралашып йөрдек тә, өйләнешеп куйдык. Былтыр бу вакытта ул миңа тәкьдим ясады, балдак бүләк итте. Авылга кайтып, әнидән кулымны сорады. Ә көз көне без никах укыттык. Тиздән бергә яши башлавыбызга бер ел була.
Бу минем өчен бөтенләй башка дөнья, һәм мин аны мөмкин хәтле күрсәтмәү ягында. Әлбәттә, вакыт узган саен безне бергә ешрак күрәләр, чөнки без бик күп йөрибез, ялларга бергә барабыз. Ләкин мин, булдыра алганча, гаиләбезне чит күзләрдән саклап торыр идем.
«Яхшы кеше булганы һәм кызымны яратканы өчен аңа кияүгә чыктым»
Яңа тормышыгызга ияләшү кыен булдымы?
Без кызым белән урман эчендәге кечкенә генә йортта яши идек. Мин һәрвакытта да өйдә чисталык булганны яратам. Аннан әни буларак төп максатым: минем балам яхшы кәефтә йөрергә, тәмле итеп ашарга тиеш. Ә кызым бары тик мин пешергәнне генә ярата. Кибет өчпочмагын да кабып кына карый да: «Әннәнеке тәмлерәк», – ди. Үзем кыяр-помидор ашап та йөри алам. Ә балаң кибет ризыклары яратмагач, син пешергәнне генә ашагач, үзеннән-үзе пешеренергә мәҗбүр буласың. Өйне чиста тоту, ашарга пешерү – хатын-кыз эше, ә менә өй салу, акча эшләү – ир-атныкы. Аларны да үземә башкарырга туры килә иде. Менә шул ир-ат эшләренең өстемнән төшүе башта миңа бик сәер булды.
Аннан мин хәзер әни генә түгел, хатын булып та эшлим. Мин һәркөнне матур итеп киенеп, яхшы кәеф белән иремне эштән каршы алам. Иреңне эштән каршы алу – бик зур бәхет икән.
Ул кайтуга: «Мин интервьюда йөрим, шул артист белән очрашам», – дип әйтә алмыйм, чөнки ул бала-чага түгел.
Әйе, барысын да үземчә генә эшләп, үзем генә хәл итеп өйрәнгәнгә, башта бераз кыен булды, яшермим. Өйләнешкән мәлдә: «Мин ялгыштым бугай, аерылыйк», – дип әйткән вакытларым да булмады түгел. Ләкин, тора-бара, ир хатыны роленә, яңа тормышыма шулхәтле күнектем.
Хатын-кыз өчен иң зур бәхет, әлбәттә, беренче чиратта – әни булу, икенчесе – иреңнең синнән риза булуын күрү. Коръәндә дә шулай язылган ул. Әгәр ирең синнән риза була икән, димәк, синнән Аллаһы Тәгалә дә риза була.
Мин иремә яхшы кеше булганы һәм балам аны бик каты яратканы өчен кияүгә чыктым. Гөлмәрьям аны шулхәтле көтеп тора иде. Без өйләнешкәнче, аның исеме «Теге абый» булды. «Теге абый бүген киләме?» – дип сорый иде. Ул килә, алар бергә уйныйлар, ирем аңа уенчыклар алып килә, кызымны күтәреп йөри. Балам аны шулхәтле якын иткәне өчен дә мин аңа кияүгә чыгарга булдым. Ә ярату… ярату соңыннан гына килде. Минем йөрәктә ярату юктыр, беркайчан гашыйк булмамын, дип уйлый идем. Бар икән ул…
Сез – танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы. Сезне белмәгән кеше сирәк. Ирегезнең туганнары, «экран йолдызы» буларак, сезне ничек кабул итте?
Аллаһка шөкер, бик әйбәт. Татар кешеләре буларак, алар минем кем икәнне белделәр, әлбәттә. Әмма иң кызыгы шунда – ирем мине белеп кабул итмәде. Ул иҗат кешесе түгел. Рус мохитендә үскән, күбрәк русча аралаша.
Минем арттан бик күп егетләр йөрде. Алар минем иҗатымны укып, мине экраннан күреп гашыйк булалар. «Юк, сез нәрсә, мин андый түгел, экранда бөтенләй башка кеше, ышанмагыз», – дип әйтә идем. Мин шушы нәрсәне бер дә яратмый идем. Мин дә гап-гади итеп яшәүче бер кеше бит. «Эх, миңа гашыйк булсыннар иде, экрандагы Ләйләгә түгел, чын Ләйләгә», – дип уйлый идем. Менә Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килде.
Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнан соң авылга кайтабыз. Актаныш ерак бит инде, Казаннан дүрт сәгатьлек юл. Вакыт күп, янәшәсендә утырып кайтам, сөйләшәбез.
«Карале, син шигырь язасың икән», – ди. «Әйе, язам, әмма син аларны аңламаячаксың», – дим. Чөнки шигырьне татарча бик әйбәт белгән кеше генә аңлый бит инде аны. Бермәлне: «Син җырлар да язасыңмыни?» – ди. «Язам», – дим. «Аларны җырлыйлармы?» – ди. «Бөтен эстрада җырлый», – дип көләм инде. «Кемнәр җырлый?» – дип дәвам итә. Ул – сәнгатьтән дә ерак кеше. «Син белмисең бит аларны», – дим. «Салаватны беләм», – ди. «Ну, Салаватта 30 җыр», – минәйтәм. «Мин Салаватның «Юк-юк» җырын гына беләм, шуны гына яратам», – ди. «Менә минем җыр инде ул», – минәйтәм. Рәхәтләнеп көлештек. Менә шулай итеп, ирем миңа иҗат кешесе буларак түгел, гап-гади хатын-кыз буларак гашыйк булды, шулай яратты.
Никахыбызга 30 кеше генә чакырдык. Никахны безгә Рамил хәзрәт Юнысов укыды. Мәҗлеснең икенче бүлегендә мин инде җырладым да, сөйләдем дә.
«Кызым иремә «әттә» дип дәшә»
Кызыгыз хәзер ирегезгә ничек дәшә?
Аның өчен ул «Теге абый» иде бит инде. Никахтан соң аның машинасы белән өенә кайтып барабыз. Гөлмәрьям –бик җитди кыз бит ул. «Карале, әннәм, ул хәзер «Теге абый» була алмый. Ул безгә чит кеше түгел», – ди. «Ничек дәшәсең килә соң, кызым?» – дип сорадым. Кызым мине «әннә» дип йөртә, мин аны «бәбием» дим. «Син бит минем әннәм, ә абыйга минем «әттә» дип әйтәсем килә», – диде. Иремнән дә, кызымның үзеңә ничек дәшүен теләр идең, дип сорадым. «Мин шундый кызыга идем Гөлмәрьямнең сиңа «әннә» дип әйткәненә. Минем дә «әттә» буласым килә», – диде.
Аллаһы Тәгалә безгә биргән кешедер ул. Гөлмәрьям ул уенчыклар, киемнәр сорап аптырата торган бала түгел. 3 яше тулгач: «Кызым, бүген синең туган көнең. Туган көнгә бүләк бирәләр. Нәрсә телисең, шуны алып бирәм, әйт кенә», – дидем. «Мин яхшы әти һәм балконлы, баскычлы йорт телим», – диде. 3 яшьлек баладан һич тә мондый җавап көтмәгән идем мин. Үземне бик яхшы әни санап йөрсәм дә, әтиле буласы килү теләге баламның күңелендә булган икән. Шул чакта утырып елаган идем…
Әни – бик дини кеше, авылда абыстай булып та йөри. Әни балага догалар өйрәтә, мин аларны Гөлмәрьямгә кабатлаттырам. Гөлмәрьям бакчага киткәнче шул догаларны укый, ә мин: «И Ходаем, шушы балага яхшы әти булырлык, мине гашыйк итәрлек, акыллы, мәрхәмәтле кеше насыйп ит», – дип теләкләр тели идем. Шушы хыялларым чынга ашты. Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, вакыты җиткәч бирә икән.
Мин бик күп кешеләр белән эшләдем һәм аларның дингә килү тарихлары белән кызыксына идем. Күп кешеләр дингә авырлык аша килгәннәр. «И Аллаһы Тәгаләм, бәхеттән насыйп булсын иде дингә килергә», – дип тели идем. Хәзер уйлыйм, инде шушы вакыт җиткәндер. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән, ул әйткәннәрне үтәргә тырышам. Мин динне ныклап белә торган кеше түгел, әле өйрәнәм генә. Хатын булырга да, дин юлын да өйрәнәм.
Быел ирем, балам белән хаҗга бардык. Хаҗга ялгыз гына барырга ярамый. Анда бару өчен син намаз да укый белергә тиешсең. Һәм беләсезме, дөньядагы иң зур бәхет – ирең белән бергә басып намаз уку икән. Шулхәтле тынычлык иңә күңелгә.
Гаиләдә ир-ат баш булырга, ә хатын-кыз ирен хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш. Мин элек тә бу әйберне алга куя идем. Мин иремнең «ярый әле шушы хатынга өйләнгәнмен» дип әйтүен телим. Үз әтиемнең дә 60 яшьләрдә: «Әле ярый әниеңә өйләнгәнмен, кызым», – дигән сүзләре истә калган. Иреңнең синнән риза булып: «Ярый әле мин сиңа өйләнгәнмен», – дип әйтүе ничек рәхәт бит.
Минем мактанасым да, артыгын сөйлисем дә килми. Шушы булган бәхетемне саклап, кеше сүзеннән, кеше күзеннән читтә яшәргә насыйп булсын иде.
Бу тормышым миңа бик ошый һәм мин элекке тормышка әйләнеп кайтырга теләмәс идем.
Элек миңа: «Син бәхетле, бөтен җырларыңны сорыйлар, башкаралар, акча эшлисең, үзең популяр», – дип әйтәләр иде. Кеше шуңа кызыгып карый иде. Ә бит чынлыкта ул вакытта мин йөрәгем белән елап яшәдем. Нәкъ «Хатын-кыз бәхете» җырымдагыча. Хатын-кызга миллион кешенең яратуы кирәкми, бер кешенең һәм син яраткан кешенең яратуы кирәк икән. Бүгенге көнем өчен Ходаема мең тапкыр рәхмәтлемен!
-
Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыккан