Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыккан

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыккан
Солтан Исхаков

Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең сөйгән ярын очратып, аның белән никах укыткан. Бу хакта шагыйрә социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Югалуының да төп сәбәбе – Ләйләнең үзен тулысынча гаилә тормышына багышлавы икән. 

«Мин кайттым. Кая югалдың син, дип хәлләремне сораучы дусларым! Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә! Үзеңнең кирәк булуыңны белү – зур бәхеттер. Бу елда социаль челтәрләргә бик сирәк керелә шул.

Тулысынча гаиләмә кереп чумдым. 20 ел буена «Адәм белән Һава» тапшыруын эшләп, гашыйк парларны өйләнештереп йөргәндә үземнең гаиләм юк иде. Минем нинди хисләр белән эшләвемне, яшәвемне күз алдына китерәсезме икән?

Хәзер инде ничә еллык күзәтүләремнең кирәге чыкты. Мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшлим. Яңа эшем миңа бик ошый. Өйрәнеп киләм. «Адәм белән Һава» чыга калса, белер идем нинди сораулар бирергә. Әкренләп иҗатка да, виртуаль дөньяга да әйләнеп кайтырмын», –- дип сүз биргән Ләйлә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100