Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курчак театрында боз курчаклы премьера: тәнең туңса җылынып була, җаның туңса нишләрсең?

«Әкият» курчак театрының премьерасы – «Авиатор» курчак спектакле турында Рузилә Мөхәммәтовадан бер тәнкыйтьсез рецензия.

news_top_970_100
Курчак театрында боз курчаклы премьера: тәнең туңса җылынып була, җаның туңса нишләрсең?
"Әкият" курчак театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында өлкәннәр өчен Евгений Водолазкинның «Авиатор» романы буенча премьера чыгарды. Театр драманың яшь чикләрен 12+ дип билгеләгән һәм спектакльнең вакытын 19.00 сәгатькә куйган. Спектакль антракт белән 2 сәгать 20 минут бара.

Музыкасын композитор Эльмир Низамов язган. Рәссам – тетарның баш рәссамы Сергей Рябинин.

Спектакльнең бер уникальлеге бар – Илгиз Зәйниев курчак театры өчен яңа курчак материалы уйлап тапкан – төп персонаж боздан ясалган. Әйе, махсус формага тимерчыбык конструкция куеп, шуңа су салып туңдырганнар да, курчак ясаганнар. Технологияне дә театр үзе уйлап тапкан.

«Боз курчак та әсәрнең идеясеннән чыгып туды. Төп персонаж – җаны-тәне белән туңган кеше. Мин ничә ел инде аны ничек ясарга кирәклеге турында уйлап йөрдем. Мин Мәскәүдә «Алтын битлек» фестивалендә жюрида эшләгәндә, баш рәссам Сергей Рябинин белән артист Дилүс Хуҗәхмәтов беренче тапкыр ясап караганнар. Әле хәзергә кадәр өйрәнәбез. Бу – гап-гади судан катырып ясалган курчак. Суны төрлечә катырып карадык – кайнаган суны да, кайнамаганын да», – ди Илгиз Зәйниев.

«Патент аласызмы?» – дим. Әмма Илгиз Зәйниев театр дөньясында алай мөмкин түгеллеген әйтте, кемдер эшләсә, кабатламыйлар, ди. «Аһа, кабатламаслар инде!» – дип куйдым эчтән генә. Әмма хәзер сүз ул хакта түгел. Спектакль хакында.

Евгений Водолазкин актив иҗат итүче танылган рус язучылары рейтингында шактый алдагы урыннарның берсен били дип беләм. Сүз уңаеннан, Татарстанда Евгений Водолазкин әсәре моңарчы бер генә куелды – «Живой город» фонды карамагындагы «Демидовлар утарындагы театр резиденциясе»ндә Айдар Җаббаров язучының «Музей» пьесасы буенча спектакль чыгарган иде.

Ни өчен Илгиз Зәйниев Водолазкинга алынган? Әле репетиция барышында Илгиз Зәйниев белән булган интервьюдан өзек:

«– Водолазкинның «Авиатор»ын чыгарып ятасың – теге гасыр башында йоклатылып, хәзер уянган кеше турында. ...кеше мөнәсәбәтләре турында сүз барса да, фон – күпмедер вакыт йоклап, икенче чорда уяну турында. Минем дә кайчагында авыр чорны күз йомып уздырасы да, рәхәт вакытларны җиткереп уянып китәсе килә. Бу – бөтен кешенең, шул исәптән, синең дә уйларың түгелдер ич?

«Әкият»кә килгәч тә, куясы килгән әйберләрнең исемлеген төзедем. Бер исемлектә – үзем язып куясы әйберләр, икенчесендә – башкалар язган текстлар. 2018 елда «Авиатор»ны укыгач ук куясым килгән иде. Аның чираты хәзер килеп җитте. Бу әсәргә алынуымның башка сәбәпләре юк... Нәрсәдер куям икән, димәк, чираты килеп җиткән, заман шаукымы түгел. Мин андый 1 көнлек әйберләргә карамыйм, чөнки дөнья тиз үзгәрә: бүген – бер әйбер, иртәгә икенче әйбер актуаль. Бернигә карамыйча, күңелеңә якын әсәрләрне эшләү дөрес дип саныйм.

Ягъни, дөнья яктыргач уяну шарты белән йоклап, вакытлыча юкка чыгып торасың килми, әйеме?

Иҗат кешесенең эшендә яки күңелендә авыр булганда гел юк буласы килә инде. Яки артык игътибар булганда. Ә заман үзгәрешләреннән юк буласы килми. Чөнки ул – безнең тормыш һәм башкасы юк, булмаячактыр. Һәр көннең яхшылыгын күрә белергә кирәк, гаиләңә һәм якыннарыңа, милләтеңә, илеңә файдалы да була белергә кирәк. Нинди генә үзгәрешләр булмасын, хәлеңнән килгәнне эшләргә кирәк. Чынбарлыктан качарга түгел инде. Онытылырга буладыр ул. Төрлечә онытылырга мөмкин...

Ой, андые турында сүз бармый, зинһар.

...ләкин бит син онытылган вакытыңны гомереңнән алып ташлыйсың. Миңа калса, ул кадәр үк озын гомерләр безгә бирелмәгәндер. Гомереңнең бер көнен алып ату да бик зур исрафлык булыр иде. Соңгы 4-5 ел, дөрестән дә, ковидтан башланды, аннары сәяси вакыйгалар... тарихта үзгәрешләр чоры, болганчык еллар, авыр еллар булып калыр, һәр буынның өлешенә андый еллар туры киләдер. Шул сынауларны үтеп, кеше чыныгырга тиештер, мөгаен».

ххх

Спектакль башлана. Яшькелт сазлык төсендәге спецовкалы артистлар киштәләрдән катыргы әрҗәләрне алып, операция өстәлендәге шикелле яктырткыч астында берәр-берәм ачалар. Аларның берсеннән боз курчак чыгаралар – Иннокентий Платонов табыла.

Әсәрнең төп персонажы – Иннокентий Платонов 1900 елда туып, 20-30нчы елларда Соловки лагерена эләгә, шунда кешене туңдыру эксперименты өчен материалга әверелә. Туңдырыла, ягъни, мәсәлән. 1999 елда ул, эретелеп, тормышка кайтарыла.

2 сәгатьтән артык без Иннокентий Платоновның үткәнен һәм бүгенгесен күзәтәбез. Әкренләп, курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов кулындагы курчакка карап, геройның хәтере кайтуын һәм... боз курчакның эри баруын күрәбез. Театр боз курчакны зур экранга күчереп, боздан тамган тамчыларны да күрсәтә.

Дилүс Хуҗахмәтов 2 сәгать 20 минут дәвамында (бер тәнәфес белән), алмаш-тилмәш, 2 курчак – Платоновның хәзергесе булган боз курчак һәм яшь чагы булган курчак белән уйный. Боз курчак шактый авыр, ди – 3-4 литр су катырылган, ди. Эри башлагач, кулдагы пирчәткәләр юешләнеп, кулы да туңадыр. Әле җитмәсә – авыз-борын кием төсендәге медицина маскасы белән томаланган. Яшәп карадык бит инде маска артында – беләбез ни икәнен. Рәхәт түгел!

«Адәмнәр» спектаклендә Альбина Шаһалиева белән ясалма кар тутырылган әрҗә эчендә уйнасалар, бу юлы режиссер үзенә боз тоттырган. Күрә инде курчак театры артистлары драма артистларының төшенә дә кермәгәнне!

Ххх

Спектакль «Әкият» курчак театрының Кече залында бара. Тамаша залында 8 рәт итеп тезелгән 100 урын. 100 тамашачы 6 артист кулындагы 17 курчак аша күрсәтелгән вакыйгалар дөньясында яшәп ала. Курчаклар зур түгел, әмма аларны өскә эленгән экраннан да күреп була.

Спектакльнең бөтен тамашачысы да Водолазкин фанатлары булмаска, аның «Авиатор» романын укымаска мөмкин. Андыйлар, шул исәптән мин дә, «Әкият» курчак театрындагы «Авиатор» спектаклен мөстәкыйль яңа әсәр дип кабул итә ала.

Йоклап яки катырылып төрле чорларда уяну – әдәбиятта һәм сәнгатьтә гел булмаган яңа тема түгел. Шәхеснең үзенә ят булган вакыт катламында барлыкка килүе аша язучы да, аның әсәре аша режиссер да үз фәлсәфәсен кора.

Без бер үк шәһәрне һәм бер үк геройны 2 вакыт катламында күзәтәбез. Үткән гасыр башындагы коммуналь фатирлы, әләкле, урлашулы һәм сәбәпле-сәбәпсез кулга алынулы тормыш һәм бүгенге... шундый ук тормыш, өстәп мәгънәсез бер дәрәҗәгә барып җиткән рекламалар өстәлгән. Безнең героебыз тегесеннән монысына күчә алырмы? Үзенең кемлеген искә төшерә алырмы?

Әйе, искә төшерә ул... әкренләп, барысы да хәтергә килә бара... әмма хәтерен югалту аны саклап торган түгелме соң?.. Әллә... юк, спойлер булмасын, тамашачы өчен әсәрнең тәмен бетермим. Ни өчен героебыз кабат тормышка кайткан? Катыргы әрҗәләр күп иде бит, профессор эксперимент өчен аларның, бәлкем, барысына да кешеләрне туңдырып тутырган булгандыр. Яңадан тормышка Платонов кына кайталган бит. Нигә кайткан? Нигә аңа гына терелергә насыйп булган? Бу дөнья белән алыш-биреш ясамаган нинди эшләре калган? 

Артистлар, могҗизаи җитезлек белән, бер планнан икенчесенә күчәләр – әле генә туңдырылганнан уянган Иннокентий палатасы, менә яшь һәм гашыйк Иннокентийны күрәбез, ул Анастасиясе белән зиратта йөри, менә Платонов элекеге фатирына кайта, хастаханәгә бара, экраннан совет иленең төрле чорлары үтә…

Менә Дилүс Хуҗахмәтов боз курчакны сәхнәдә прожектор уты астында ялгызын калдырды. Ул инде шактый эрегән иде, кулларындагы боз эреп тимерчыбыкка калган. Экраннан су тамганын күрәбез. Спектакль башында очып үткән самолетлар да, кадалып, зираттагы хачларга охшап калган… 

Илгиз Зәйниев: «Бу – медитатив спектакль. Әсәр катлаулы, әлбәттә. Ул – роман. Андагы күп әйберне кыскартырга туры килде. Анда минем үземә дә кызык түгел әйберләр бар иде. Мәсәлән, репрессия темасы, чөнки мин бу темага берничә спектакль эшләдем инде, ниндидер яңалык әйтергә кыен, миңа калса. Минем өчен монда гөнаһ, аны юу һәм ярлыкау темасы кызык иде. Кемдер гөнаһ кылган икән – син аны хөкем итергә хаклымы? Бу – православие дине фәлсәфәсе. Христиан динендә үлгәннән соң тергезелгән Лазарь образы бар. Аңа нигә андый мөмкинлек бирелгән? Мин шул теманы уйландым. Үз заманыңнан аерылып яшәү – зур бәхетме икән ул? Шәхсән мин, без хөкем итергә тиеш түгелдер, дигән фикергә чыктым. Иң авыры – ачыктан-ачык гөнаһларыңны әйтеп бирү. Христиан динендә «исповедь» бар. Кеше гөнаһларын танып, үз теле белән әйтеп биргәнче, җәфа чигергә мәҗбүр кебек. Таныганнан соң, димәк, син гөнаһыңны юу юлына баскансың. Психология ягыннан да шулайдыр – акланырга мең сәбәп тапканчы, гаебеңне танысаң, дөресрәктер. Нәтиҗәләр ясыйсың да төзәтер өчен алга атлыйсың. Гаебеңне танымасаң, төзәтә дә алмыйсың, алга таба да бара алмыйсың. Үзең эчтән беләсең һәм тормышыңны агулап торасың, миңа калса».

Шулай итеп, кемдер боз курчакка карап гомер агышы, кыска гомер эчендә (эреп беткәнче) нидер эшләргә өлгерү турында уйласа, кемдер гөнаһлардан ярлыкану, тәүбәгә килү турында уйлана ала. Кемдер профессиональ куелган һәм артистлар тарафыннан профессиональ башкарылган сәнгать әсәренә соклана ала.

Спектакльне төрле премияләр алган билгеле әсәр нигезендә, чыннан да, бик профессиональ команда куйган. Бу эксперимент түгел. Спектакль «Кече ватан театрлары» федераль проекты финансларына куелган, димәк, эконом-вариант түгел. Мин боларны, спектакльне куйган командага ышанып, бернинди шик-шөбһәләрсез карагыз, дип киңәш бирү өчен язам. Ягъни, залга яхшы әсәр караячагыгызга ышанып кереп утыра аласыз. Спектакльне борсаланып, угаланып утырып түгел, ритмына кереп карарга киңәш итәм. Әлбәттә, теләгән кеше тетрәнеп, борчылып та карый ала – аның өчен дә азык җитәрлек. Әләк, репрессия, Соловки лагерьлары темасына елап утырырга да, Зарецкийның колбаса урлау ысулыннан яки бүгенге көннең мәгънәсез рекламалары темасына хахылдап көләргә дә, фәнни темага бераз баш миен кыймылдатып алырга да, романтик сәхнәләрдә хыялланып-елмаеп алырга да була. Барысы да сыйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100