Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәйниев: «Тарихта калырлык шәхес булсам, үлгәч теләсә нишләтсеннәр – сүз әйтмәгез!»

news_top_970_100
Илгиз Зәйниев: «Тарихта калырлык шәхес булсам, үлгәч теләсә нишләтсеннәр – сүз әйтмәгез!»

Драматург, режиссер, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев белән театр сезоны башында ук интервью алырга килешкән идек. Әмма аның эшчәнлеге шулкадәр тыгыз, җитмәсә, быел байтак вакытын «Алтын битлек» театр премиясенең жюри әгъзасы булып Мәскәүдә үткәрде, шулай итеп «иртәгә» дип йөри торгач, сезон азагы да җиткән булып чыкты. Шулай да репетициядән бушаган 1 сәгать вакытын алдым һәм шундый интервью килеп чыкты.

Водолазкинның «Авиатор»ын чыгарып ятасың – теге гасыр башында йоклатылып, хәзер уянган кеше турында. Әлмәт театры хәзер йоклатылып киләчәктә уяна торган кеше турында спектакль куярга йөри. Һәрберсендә кеше мөнәсәбәтләре турында сүз барса да, фон – күпмедер вакыт йоклап икенче чорда уяну турында. Минем дә кайчагында авыр чорны күз йомып уздырасы да, рәхәт вакытларны җиткереп уянып китәсе килә. Бу – бөтен кешенең, шул исәптән, синең дә уйларың түгелдер ич?

«Әкият»кә килгәч тә, куясы килгән әйберләрнең исемлеген төзедем. Бер исемлектә – үзем язып куясы әйберләр, икенчесендә – башкалар язган текстлар. 2018 елда «Авиатор»ны укыгач ук куясым килгән иде. Аның чираты хәзер килеп җитте. Бу әсәргә алынуымның башка сәбәпләре юк. «Адәмнәр»не дә шулай озак планлаштырып йөргән идем. Чөнки өлкәннәр репертуары белән генә булмый – балалар репертуары да чыгарасы бар. Нәрсәдер куям икән, димәк, чираты килеп җиткән, заман шаукымы түгел. Мин андый бер көнлек әйберләргә карамыйм, чөнки дөнья тиз үзгәрә: бүген – бер әйбер, иртәгә икенче әйбер актуаль. Бернигә карамыйча, күңелеңә якын әсәрләрне эшләү дөрес дип саныйм.

Ягъни, дөнья яктыргач уяну шарты белән йоклап, вакытлыча юкка чыгып торасың килми, әйеме?

Иҗат кешесенең эшендә яки күңелендә авыр булганда гел юк буласы килә инде. Яки артык игътибар булганда. Ә заман үзгәрешләреннән юк буласы килми. Чөнки ул – безнең тормыш һәм башкасы юк, булмаячактыр. Һәр көннең яхшылыгын күрә белергә кирәк, гаиләңә һәм якыннарыңа, милләтеңә, илеңә файдалы да була белергә кирәк. Нинди генә үзгәрешләр булмасын, хәлеңнән килгәнне эшләргә кирәк. Чынбарлыктан качарга түгел инде. Онытылырга буладыр ул. Төрлечә онытылырга мөмкин...

Ой, андые турында сүз бармый, зинһар.

...ләкин бит син онытылган вакытыңны гомереңнән алып ташлыйсың. Миңа калса, ул кадәр үк озын гомерләр безгә бирелмәгәндер. Гомереңнең бер көнен алып ату да бик зур исрафлык булыр иде. Соңгы 4-5 ел, дөрестән дә, ковидтан башланды, аннары сәяси вакыйгалар... тарихта үзгәрешләр чоры, болганчык еллар, авыр еллар булып калыр, һәр буынның өлешенә андый еллар туры киләдер. Шул сынауларны үтеп, кеше чыныгырга тиештер, мөгаен.

«Адәмнәр», дидең... Бу спектакль төрле фестивальләрдә уңыш казанды, әмма уңышсызлыклар аша да үтте. Заманында аңа СТД грантын бирмәделәр – бер, «Алтын битлек» алмады – ике, инде Тукай премиясе дә бирелмәде, гәрчә бик алыр кебек булса да. Бу – «Адәмнәр» әсәренә булган каршылыкмы икән? Ягъни, башка тема булса башка мөнәсәбәт булыр идеме икән?

Татарда «насыйп ризык авызны ертып керә» дигән сүз бар. Премияләргә килгәндә, димәк, вакыты җитмәгән. Без бит инде аны, билгеле, премия өчен эшләмибез. Күңелеңне борчып торганга эшләнә. Бөтенесе белсен иде, дип күрсәтәсе килә, алар да мин кичергән хисләрне кичерсен иде, дисең. Мәсәлән, мин Илдус Габдрахмановның биюен шулкадәр яратам, үзем генә яратып каласым килми, безнең шундый артист барлыгын башкалар да белсен, яратсын иде дип, «Бию пәрие» куелды. Яки Эмиль Талиповның пародия осталыгын күбрәк кешегә күрсәтәсе килә – «Мәхәббәт FM» шуннан чыгып ясалган әйбер. Яки 60нчы еллардан бирле куелмый яткан «Миркәй белән Айсылу»ны чыгарасы килде. Марсель абый Сәлимҗанов бер куйган да, шуннан бирле бер татар театры куймаган. Ул әсәрне укып чыкканнан соң, аның уңышлы булачагы минем өчен көн кебек ачык иде. Бүгенгә кадәр бу минем өчен зур сорау – нишләп аны куймаганнар? Югыйсә, «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Яшь йөрәкләр», «Кыю кызлар» – 10 елдан 10 елга төрле театрларда куелып тора. Ә бу әсәр, кайчандыр легендар куелыш булса да, онытылган.

Гафуриның «Кара йөзләр»е белән охшаш – анысы билгелерәк.

Анысы да куелмаган бит.

Чөнки тегесендә дә, монысында да үзебез начар булып күренәбез. «Адәмнәр» очрагы да шул – үзебезнең начар ягыбызны күрсәтергә яратмыйбыз. Андый әсәрләр шуңа чыкмый ята, күрәсең.

Аны беркем дә яратмыйдыр инде. «Адәмнәр» конкурслар өчен куелмады. Мин аны ничек күрәм – шулай куйдым. Мин спектакльне уйлап чыгарам да, башымда куеп, үзем шуны карап йөри алам. Проблема юк...

Кызык.

Ә минем аны башкаларга да күрсәтәсем килә. Куймыйча, берничек тә күрсәтеп булмый. Шуңа, үзем азат булу өчен, аны куярга кирәк.

Куйдың. Карадык. Ләкин премия бирмәдек.

Ярышка чыгасың, бәйгегә барасың икән, җиңергә дә, җиңелергә дә әзер булып барырга тиешсең. Җиңеләсең килмәсә, яки хөкемдарлар ошамаса – катнашма! Шул гына! Җиңелүне дә ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк! Димәк, вакыты җитмәгән.

Ә татарның үзен начар яктан күрсәтергә яратмавына килгәндә... ул күп милләтләргә хас әйбердер. Әйтик, син адаштың, ди һәм синең кулыңда карта бар. Ул картада хәзерге вакытта кая икәнеңне белмәсәң, аннан файда булмаячак – син аны куллана алмыйсың. Үзеңнең кайда икәнеңне белсәң генә кая барырга кирәген аңлый аласың. Үзеңнең кайда торганыңны, нинди хәлдә булганыңны ачык итеп, алдашмыйча, үзеңә үзең әйтергә кирәк. Бу – үзең өчен кирәк, милләт өчен кирәк.

Авыр вакытлар геннарыбызга кергән, үз-үзебезне тотышыбызда чагылган инде. Кешегә һәрвакыт кизәнеп суккач, сукмыйча гына кизәнсәләр дә, курка башлаячак. Безгә холкыбыздагы рефлексларны аңлау өчен дә тарихыбыздан курыкмаска, аны бизәмәскә кирәк.

Күптән түгел генә бер белемле ханымның «Нишләп без үзебезнең бабайлардан идеаль тарих көтәбез» дигән баш астындагы мәкаләсен күрдем. Үзем дә шулай уйлап йөри идем, шулай уйлаучылар бар икән, дип шатландым. Үз милләтеңне яратасың икән, ничек бар – шулай яратырга тиеш. Яхшы якларын да, начар якларын да. «Адәмнәр»гә килгәндә... Ул – нишләп безнең начар ягыбыз?

Алайса ник яшердек һәм һаман да яшермәкче булабыз?

Аңламыйм. Безнең халкыбыз, күршеләребез коточкыч вакыйгаларга эләккән. Шуннан соң да әле без кеше булып кала алганбыз, милләт булып сакланып кала алганбыз. Тагын бер әйбер бар – еламаган балага имезлек бирмиләр. Милләт тарихында булган авыр вакыйгаларны да сөйләргә кирәк. Елап та алырга кирәк.

Бу әсәрне Тукай премиясенә бирүең – синең беренче чиратта әсәрне күрсәтү түгел, театрны күрсәтәсе килү иде, дип аңлыйм.

Безнең «Адәмнәр» Россия буенча фестивальләрдә яхшы бәя алды, макталды. Без шуңа аны Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылырга хакыбыз бар, дип санап бирдек. Әйе, премия алмадык, әмма 2 ай буена бөтен мәгълүмат чаралары бушлай безнең театрга реклама ясады – начармыни?! (Елмая.)

Тамашачы ул спектакльне яратып карыймы? Нигә күрсәтәләр андый куркыныч әйбер, дип, борын җыеручылар буламы?

Соңгы күрсәтелгән көнне 2 кыз залда утырып калган, йөри алмаслык хәлдә тәэсирләнеп, 10-15 минут чыга алмыйча утырып торганнар, ди. «Мәхәббәт FM» түгел бит инде, халык шатланып сикерә-сикерә чыкмый.

Нигә андый спектакль куйдың, дип сүгүчеләр дә булгандыр.

Эшләгән кешене сүгәләр инде. Бездә, гадәттә, килеп карамаган кеше сүгә. Ул курчак театрында «Адәмнәр» баруын ишетә дә... Ул кеше гомерендә курчак театрында булмаган, аның нәрсә икәнен белми, дөнья практикасында курчак театрында зурлар өчен спектакльләр булуын күз алдына да китерә алмый, үзе курчак театры җитәкчесен курчак театрында ничек булырга тиешлегенә өйрәтмәкче була. Шундый кешеләр сүгә.

Баласы булмаган кешенең бала тәрбияләргә өйрәтүе – табигый хәл...

Без юл төзүчене юл төзергә өйрәтәбез, ипи пешерүчене ипи пешерергә өйрәтәбез, театрның ничек булырга тиешлеген бөтен кеше өйрәтә инде. Шуңа комплексларыңны йөгәнләп, башта уйлап карарга кирәк. Бу урынга беркемне дә урамнан алып кереп куймаганнар. Бер театрга да һөнәрен белмәгән кешене куймыйлар, кемнедер куйганнар икән, бу кеше нәрсә эшләргә кирәген бераз чамалыйдыр. Белсә, теге өйрәтәсе килгән кешене куйган булырлар иде...

Белмәгәнне куйган чаклар да була инде...

Төрлесе бардыр. Андые барыбер юк дәрәҗәсендә сирәгрәк була, минемчә. Шуңа күрә үз күзе белән күрмәгәнне сүгүләр була. Ә килеп карап тәнкыйтьләп әйткән кешене ишеткәнем юк.

Курчак театрын Татарстанның йөзек кашы итү юлларын беләм, дигән идең. Һаман да беләсеңме? Бу – мөмкин хәлме?

Бүгенге көндә Татарстан эчендә без күбрәк балалары булган тамашачы өчен кадерле, ә Россия күләмендә – олылар өчен дә тирән репертуар туплап өлгергән хөрмәтле коллектив.

Анысы белән килешәм. Ә Татарстанның йөзек кашы итү мөмкинме?

Без бу мәсьәләне әкренләп чишәбез.

Тукай премиясе шуның бер пункты иде бит, әйеме?

Моңа кадәр бит театрның беркайчан да номинант та булганы булмаган. Монысы да – үзе бер баскыч.

Алдагы баскычларны да беләсеңме?

Беләм дип уйлыйм. Монда зур акыл кирәкми. Әйбәт итеп эшләргә генә кирәк. Яхшы спектакльләр куярга.

Әйе, сез Татарстанга караганда Россиядә күбрәк популяр кебек. Кадерләп җиткермибез, әллә безнең халык курчакка җитди карамыймы шунда... Илгиз, син тарихта драматург булып калырсыңмы икән, режиссер булыпмы? Бу турында уйлаганың бармы, димим, сорагач, уйлап кара инде.

Мин ул турында көн саен уйлыйм. Иртән торгач та уйлый башлыйм. Миңа бу сезонда 2 опера чыгаруда катнашырга туры килде. Берсе – Болгарда Эльмир Низамовның «Кара Пулат» операсының open-air форматын булдыру, икенчесе – Миләүшә Хәйруллинаның «Кави – Сәрвәр» операсының концерт башкаруындагы премьерасы. Бу опералар, миңа калса, тарихта, һичшиксез, калачак. Беренче тапкыр «Кави – Сәрвәр»не кемнәр куйды, Болгарда беренче операны кем эшләгән икән, дип өйрәнә башлаганда, ниндидер Зәйниев дип булса да, минем исем килеп чыгачак, Алла теләсә.

Ягъни, «Кави – Сәрвәр» операсы Зәйнинең бөтен иҗатына караганда озынрак гомерле була, дисеңме?

Бу опералар безнең музыкаль театр тарихында зур урын алып калачак. Һичшиксез! Мин моны тәгаен әйтәм.

Бу – тоемлаумы?

Нишләп инде? Бу – фактлар, «Кара Пулат»та һәр ария, дуэт бер тыңлауда күңелгә сеңеп истә кала торган, «Кави –Сәрвәр»дә башка төзелеш, музыка каһарманга әйләнеп, драматик хәрәкәтне алга сөрә, киеренкелек тудыра, чытырман кебек музыка. Бу 2 опера икесе капма-каршы структуралы, һәм һәркайсы үз юнәлешендә шедевр. Бу музыканы теләсәң-теләмәсәң дә инкяр итеп булмый. Әлеге әсәрләр, ким дигәндә, татар операларының беренче унлыгында, ә минем өчен хәтта бишлегендә, дип әйтергә батырчылык итәр идем.

Син татар операларын күп беләсеңме?

Алар күп түгел.

Нәҗип Җиһановның үзенең генә дә 7-8 опера!

Мин моны әйтерлек дәрәҗәдә беләм. Һәм бу мәсьәләдә, музыкаль белемем булмау сәбәпле, профессионаллар сүзенә колак салам. Беренче чиратта, моны башкаручы музыкантлар һәм артистлар сүзенә. Үземнең хисләремне аларның профессиональ сүзе белән кушып, шундый фикер әйтәм. Хәзерге минутта сүз мин катнашкан спектакльләр турында түгел, ә аларның музыкасы турында бара, үзем эшләгән спектакльләргә бәя биреп утыруым түгел. Кыскасы, музыка белгечләре, музыкаль театр белгечләре бу 2 операның тарихын өйрәнгәндә, Зәйниев фамилиясе дә ияреп чыгар.

Кызык... Мин «Кави – Сәрвәрнең» либреттосын кабул итә алмадым. Мин якын чорда үлгән кешеләр турында «болай булган, тегеләй булган» дип казынуга каршы. Кешелеккә зур зыян салган монстрлар турында сүз бармый, әлбәттә. Син музыка белән либреттоны бербөтен итеп кабул иттеңме?

Миңа калса, операда беренчел – музыка. Либретто кеше бер ишетүдә аңларлык итеп, махсус гадиләштерелеп языла. Әдәби тасвирлаулар, чагыштырулар, тел катлаулы булырга тиеш түгел, юкса, тамашачы спектакль барышында аңлап өлгереп җитмәячәк. Либретто – югары әдәбият булырга хыялланмый торган жанр.

Ә тарихи шәхесләр мәсьәләсендә?

Тарихи шәхесләр мәсьәләсенә килгәндә, мин бик җиңел карыйм. Без ничек булганын белмибез, күпме генә «беләбез» дисәләр дә, белә дә алмыйбыз. Менә хәзер 10 кешене чакырып китер дә: «Илгиз Зәйниев кем?» – дип сора. Унысы 10 төрле әйтәчәк. Бер үк вакыйганы да 10 кеше 10 төрле тасвирлаячак. Һәр кешенең үз мөнәсәбәте. Син берсенә елмаеп караган булырга мөмкин, икенчесенә игътибар итмәгән – шуннан чыгып, ул үз бәясен куйган була. Тарихи шәхесләргә тарихи шәхес итеп карарга ярамый. Аны каһарман итеп, җыелма образ итеп кабул итәргә кирәк. Театр ул – музей түгел. Театрда, мәсәлән, Ричард III – явызлык символы. Тормышта ул андый булмаган, күп яхшылыклар эшләгән, китапханәләр ачкан, мәсәлән. Ләкин Шекспир бик каты тырышкан да, ул явызлык образы булып калган.

Миңа калса, ниндидер тарихи персонажны аласың икән, аны образ дәрәҗәсенә алып барып җиткерергә кирәк –  дөресме, түгелме, Кави Нәҗмиме, Габдулла Тукаймы... Ул кешенең калган бөтен иҗатын, бөтен булган мәгълүматны чыгарып яндырсалар һәм монысы гына калса – бүтән мәсьәлә. Ә бит Кави Нәҗминең иҗаты исән – кемгә кызык, шул ала да укый да, шәхес турында үз фикерен туплый. Бу опера чыкканчы, Кави Нәҗми турында соңгы тапкыр кайчан язганнар иде – әйт әле!

Белмим.

Начармыни – кемдер кайткандыр да, шагыйрьнең әсәрләрен эзләп тапкандыр: шигырьләрен, прозасын укыгандыр. Шәхескә кагылышлы темаларга килгәндә, «мондый булмаган, тегенди булмаган» дию – ул спекуляция генә. Беркем дә белми ничек булганын. Мин тарихта калырлык шәхес булсам, мин үлгәчтен теләсә нәрсә эшләтсеннәр – бер сүз әйтмәгез!

Ә балаларың, оныкларың? Безнең бабай турында начар әйтмәгез, диярләр...

Мин моны алар өчен әйтеп калдырам ич. Минем турында нидер куялар икән, минем ничек күрәләр – шулай куйсыннар!

Балаларга бармак төртеп: «Атаң шундый-мондый», – дисәләр...

Алар гаеплеме минем ниндидер булуымда? Мин яхшы булсам да, начар булса да, аларның нинди катнашы бар?

Әтисе исеме белән мактанып йөрүчеләр бар ич. Әтисенең мирасын, исемен саклаучыларны әйтмим, әтисе яки бабасы язган телне дә белмәгән бала-оныклар кызганыч хис тудыра.

Балалар белән генә мактанырга була. Әти-әни белән мактанырга синең хакың юк! Син шундый әти-әнидән тууыңа шат кына була аласың.

Килешәм. Ярар, опералар белән тарихта калдың, ди. Ә тагын?

Синең белән интервьюлар калыр, бәлки.

Интернет булса... Драма әсәрләреңне күздә тоткан идем.

Белмим, вакыт күрсәтер. Мин аны ничек әйтә алыйм инде?

Синең кайсы әсәрләрең үз тормышы белән яши?

Кат-кат куелганнар – комедияләр һәм балалар өчен язылган әсәрләр, мелодрамалар.

Мин синең комедияләрне публицистика белән чагыштырам, алар – актуаль, ә актуаль әйбер искерә. Хәер, дөнья түгәрәк – әйләнеп тә кайта инде.

Юмор искерә. «Ревизор» кебек искерми торган комедияләр дә була, билгеле. Юморы аерым чорда гына актуаль проблемага юнәлтелгән булса, әлбәттә, искерә.

Актуаль юмор, дигәннән, быел «Халык шагыйре» исемен «өләшкәндә», синең бер интервьюда «киләчәктә халык язучылары өер-өер булып йөрерләр, ул өердә без дә булырбыз» дигән сүзләрең искә төште. Шуңа күрә хәзерге заманда теләсә нинди комедия актуальләшеп куя ала.

Мин аны «без дә шул хәлдә булырга мөмкинбез, иҗатыбызны белмәсләр» дигән мәгънәдә әйттем. Без болай да өердә идек инде. Беренче рәткә кандидатлар утырды. Шундагы 30 кешенең гомуми яше 2500 булгандыр.

Бервакыт бер очрашуда Президентны театрга чакырган идең, икенче бер очрашуга Айдар Җаббаров та чакырды шикелле. Сез аңа премьера саен чакыру җибәрәсезме?

Безнең чакыруыбыз үз көчендә. Президентка нәрсәгә чакыру бирергә инде – аңламыйм. Вакыты булгач та, теләге булгач та, килер.

Сезне генә исендә тотадыр...

Ничек онытсын инде ул «Әкият» курчак театры бар икәнен?! Үзләре безгә шәһәр уртасында дөньяның бер почмагында булмаган әкияти сарай төзеп бирделәр дә! Онытканга охшаганмы? Әйтәләр бит әле: мәхәббәтне сүздән түгел, кешенең гамәлләреннән билгеләргә кирәк, дип. Ярату шуннан аңлашыла. Безнең театрга һәм башка театрларга дәүләтнең мөгамәләсеннән кирәклегебезне һәм безгә чын мәгънәсендә ничек караганнары күренә. Кемдер һәр спектаклеңне карарга, үзеңне санга сукмаска мөмкин. Театр биналары төзелмәскә, булганнары җимерек булырга, спектакль куярга театрның акчасы булмаска мөмкин. Сәясәтче кеше халык арасына килеп күренеп китәргә, ә гамәлдә бернәрсә эшләмәскә мөмкин.

Аллага шөкер, мәдәният министрыбыз да, аның өч урынбасары да безгә һәрдаим йөриләр. Һәм бу – аларның хезмәти бурычларын үтәү генә түгел, ә чынлап та безнең спектакльләрне яратканга, дигән шигем бар!

Башка җитәкчеләр безгә сирәгрәк йөридер, бәлки... бигрәк тә соңгы елларда. Зыянын күрмим. Чөнки мин бер театр эчендә генә дә күпме эш икәнен беләм, аларның эше күпме икәнен күз алдына китерергә дә куркыныч. Ләкин без аларның гамәленнән үзебезнең кирәклекне тоеп торабыз. Мин аларның театрга килә алмавын аңлыйм: уттай урак өстендәге кебек вакытта, авыр заманда театр буйлап кына йөрергә калганмыни... Үзләренең дә бик театрда гына утырасылары киләдер дә...

Безнең Татарстанда зарланырлык түгел, зарланырга оят! Мин Мәскәүдән жюридан кайттым (Быел Илгиз Зәйниев «Алтын битлек» театр премиясенең жюри әгъзасы иде. – авт.), анда күпме кеше белән аралаштым. Татарстанда театрлар ничек яшәгәнен, артистларның хезмәт хаклары турында, мактаулы исемнәр бирү ешлыгын, соңгы елларда театрлар төзелүен сөйләгәч, бөтен кешенең күзе маңгаена менә. Ихластан әйтәм – кемгәдер ярарга тырышу холкымда да юк. Мин аларга: «Бу театр шул вакыт ачылды, монысы шул вакыт ачылды», – дип, фотоларын күрсәтеп чыктым, «Әкият»тә эшләгәч, бераз әкиятче дип тә уйладылар, ахыры, чөнки моның чынбарлык икәненә ышанып бетергә кыен.

Хөкүмәт сезне карый, ди, көегезне көйли, ди. Ә театр шуңа җавап итеп, үзенә игътибарга тәңгәл килә торган итеп эшлиме?

Мин кайсыдыр театрда трай тибеп яткан кешене белмим. Һәркем үз хәленнән килгәнчә эшләргә тырыша, миңа калса. Беркем дә эленке-салынкы йөрми. Иҗат бит ул шундый әйбер: бер спектаклең барып чыгарга, икенчесе барып чыкмаска мөмкин. Бу шуның белән кызык та, шуның белән кызганыч та. Бик әйбәт эшләп килгән кешенең көннәрдән бер көнне Аллаһы Тәгалә биргән сәләте юкка чыга да, эшли алмый башларга мөмкин. Миңа калса, һөнәр каладыр, бәлки... була бит – матур кеше, ләкин нурсыз. Ә кайбер кеше сөйкемле була. Аллаһтан бирелгән сәләт шул сөйкемлелек кебек. Ул көннәрнең берендә югалырга мөмкин.

Яки ул аны дәрәҗәгә алыштырган була...

Кемнең ничектер, ләкин югалырга мөмкин. Шул ук кеше, шулай ук эшли, барысы да дөрес кебек... Зур әсәрләр язган язучы, мәсәлән... шул ук сүзләр, ләкин сөйкемлелеге юк... иҗат шундый әйбер ул!

Кеше аны үзе белә алмыймы?

Кайвакыт белә дә... интегә... ә кая барырга? Нишләргә? Ташладың да чыгып киттең түгел бит...

Андый кеше нишләргә тиеш? Язучы, артист, режиссер – гомумән, иҗат кешесе – алга таба да башкаларны да, үзен дә интектереп эшләргә тиешме?

Ул бит инде менә хәзер, менә хәзер булачак, дип уйлый, монысы барып чыгачак, дип ышана.

Иҗат кешесенең үзендә «монысы барып чыкмады бугай» дигән хис буламы? Бәлки, сизмәсләр, әйтмәсләр, язмаслар... тыныч кына үтеп китәр, дип уйлыймы? Әллә һәр язганы, куйганы, уйнаганы гениаль, дигән фикердәме? Аерым алганда, син һәр язган һәм куйганнан канәгатьлек хисе аласыңмы?

Бер эшемә дә «монысы мондый гына» дип караганым юк – төгәл әйтә алам. Көтмәгән җирдән уңай килеп җиңел генә эшләнгән эшләр бар инде... җиңел, дип... аңа эшли башлаганчы күп салынган була. Мин, үз спектакльләремне спектакль буларак яратам, дип әйтә алмыйм. Чөнки, беренчедән, мин аларга шулкадәр күп гомеремне һәм энергиямне салам. Икенчедән, башлангыч чорда минем һәр спектакль бер чир белән бәйле иде – кайсыдыр җирем авырта иде. Мәсәлән, Чаллыда «Ике хуҗаның хезмәтчесе»н куйганда, йокысызлыктан һәм күз тартудан интектем. Йокың качкан, нервыда... спектакль чыга, шулкадәр интеккәч, син аны ничек ярата аласың?! Күрәсең килми, онытасың килә. Ул шулкадәр күп энергияне суырган була. Күпмедер вакыт үтеп, читләшеп, кабат карагач, башка күзлектән бәялисең. «Ричард»ны куйганда, сакалым коелды...

Беренчел куеламы, әллә коеламы? Куя башлагач коеламы ул, коела башлагач куеламы?

Куела башлагач, коела башлый. Эшли башлаганда сакал озын, куе иде. Кул белән кагылган саен умырылып чыга башлады. Дарулар эчә-эчә, әби-чәбиләр төкереге сылый-сылы, рәткә керттек. Кайсындадыр эчең авырта...

«Адәмнәр»не куйганда нәрсәң авыртты?

Башлангыч чорда шулай иде. Чөнки ул вакытта һөнәр юк иде әле, юньләп эшли белмисең, артистлардан куркасың. Ә хәзер минем эшем шулкадәр күп, хисләнеп торырга вакыт юк.

Алайса, хәзер авыртулар калмады?

Хәзер тоташ авыртуга әйләндем кебек – бертуктамыйча, бөтен җирем тоташ көн саен авырта сыман.

Сине әле кайларда көтәләр?

Әтнәдә, Алла теләсә. Көзгә Псковта Галиәсгар Камалны куярга җыенам.

Ә Камалдан тәкъдим бармы?

Юк.

Хәзер комедияне үзләре куя...

Мине комедиягә генә чакырырга димәгән. Нигә гел авыр эшне мин эшләргә тиеш, мин драма да куя беләм. 

Театрлар синең комедия белән акча эшләргә ярата, теләсәң-теләмәсәң дә...

Алар мине гомумән ярата һәм мин дә аларны.

Камал, дигәннән, алар яңа бинага күчкәч, театрның хәзерге бинасына кереп утырырга күпләр хыяллана булып чыкты. Син анда кемне күрәсең?

Миңа калса, аны «Әкият» курчак театрына филиал итеп бирергә кирәк.

Син кайчакта «күп эшлим» дип, үзеңне жәллисеңме?

Миңа калса, тагын да күбрәк эшләп була. Эшсез торганым юк анысы, Аллага шөкер!

Ягъни, буталып йөрмисең?

Тәнем буталып йөрергә мөмкин. Мин бит баш белән эшлим.

Ә тән кайларда буталып йөри ала?

Театрда буталып йөрергә мөмкин, диванда ятарга мөмкин...

Аккош күле тирәсендә чаңгыда йөрү, прогулкалар...

Ял итеп йөрү дигәндә: пляжда яту, бию, җырлау – миңа хас түгел, ни кызганыч.

Син социаль челтәрләрдә бар инде үзең. Бердәнбер постың хәтердә калган – бер КамАЗ утынны ярып бетерүеңне язган иде. Вакытың юкмы, тормышыңны күрсәтәсең килмиме?

Мин ВПНнар куймадым. Элек тә театрга реклама кирәк булганда, театр турында гына куя идем. Ә болай... ул бит зур хезмәт. Мин аның мәгънәсен күрмим, минем өчен ул – мәгънәсез хезмәт. Ләкин аны да эшли белергә кирәк. Кеше аны автоматта эшли: төшереп тә ала, элеп тә куя. Миңа «нәрсә элим икән» дип, көнозын уйлап йөрергә кирәк булыр иде. Мин һәм минем шәхси тормышымда кемнең ни эше бар инде? Мин кемгә кирәк?

Беркемнеке дә кирәкми. Ләкин башкалар «кирәк» дип уйлый. Утын яруны куйган идең...

Ярмадым мин аны. Алдадым. Китергән утынны ташып өйдем генә. Берүзем идем. Күңелсез булып китте. Театр рекламасы куеп кына кешене тотып булмый бит инде. Ниндидер башка әйбер дә кирәк булганга, юмор белән, «20 КамАЗ» дип язып куйган идем. Хәзер куяр урын да юк инде. Мине реклама хәбәрләрен ватсап статусына куярга өйрәттеләр әле. Карыйлар икән аны.

Миңа да өйрәтерсең әле. Быел Казан театр училищесында студентлар чыгарасың. Ике кызыңны кастингта очраттым, матурлар да, миңа калса, кызыклы гына балалар. Быел Илдар абый Хәйруллин курсы да укып бетерде. Икегезгә бергә 20ләп яшь татар артисты чыгарасыз. Театрларда урын юк кебек, кая барырлар икән? Ни уйлыйсың?

Әйе. 4 ел сизелми үтеп китте. Эш табу кыен. Күп театрларда урыннар юк, шул исәптән, бездә дә, яшьләр кая барырга белми. Ләкин минем шәкертләрем, Аллага шөкер, талантлылар, матурлар, тәрбиялеләр, театрны яраталар – шуңа күрә югалып калмаслар, дип өметләнәм.

Ягъни, үзегезне үзегез карагыз, сез ирекле, матурларым һәм талантлыларым! Кыскасы, театрда өлкән буынны договорга күчереп, яшьләрне алырга кирәк, дигән кебек тәкъдимнәр әйтмисең инде?

Үзебездә дә мөмкинлек эшләп баш катты. Башка бөтен театрлар белән дә аралашып чыктым. Татарстанда да, танышлар булган Россия театрлары белән дә. Бер җае табылыр, Алла теләсә. Эшлибез.

Тагын төркем җыячаксыңмы?

Юк. Әлегә педагогикада пауза алам. Үз балаларымны да күргәнем юк.

Киләчәгеңне монда күз алдына китерәсеңме?

Белмим, ул турыда уйламыйм.

Кеше бер урында күпме эшли ала?

Илдус Нәсыйхович (Илдус Зиннуров – «Әкият» курчак театрының элеккеге баш режиссеры. – авт.) 42 ел эшләгән.

Балалар белән эшләгән бөтен кеше балаларны яратудан эшлиме икән? Мин озак еллар балалар газетасында эшләдем. Хәзер балаларны яратмаганымны...

Моны язасыңмы?

Үз баламны үстергәндә ярата идем. Хәзер, ничектер, ул дөньядан киттем һәм балалар өчен эшләргә теләгем дә юк бугай.

Минекеләр кечкенә әле, балалар белән эшли алам.

Алар үсә. Әйтәм ич, миңа да бала кечкенә булганда яки бөтенләй булмаганда кызык кебек иде.

Миңа калса, монда бит әле синең башка җиргә кирәк булу-булмавыңны карарга кирәк. Син беркемгә дә кирәк булмаска мөмкинсең. Хәтта югары ноктага җитеп туктап калгансың, торгынлык башланган, үсеш юк икән... үзең үсмәсәң, җитәкләгән коллективың да үсми. Шул вакытны тоемлап китәргә кирәктер.

Җитәкче урыннан кеше үз теләге белән китә аламыни?

Нишләп китмәсен! Туфан рус ТЮЗыннан үз теләге белән китте, мәсәлән.

Туфан бит ул... ул китәр...

Илдус Нәсыйхович та китте, үз теләге белән. Роза Сәетнуровна да. Безнең театрда үрнәкләр җитәрлек.

Балалар спектакльләрен яратып куясыңмы?

Мин, гомумән, яратмаган эшемне эшләмим. Безне Фәрит абый (Бикчәнтәев) шулай өйрәтте: алынгансың икән – яратырга кирәк!

Балаларга нәрсә кирәген беләсеңме?

Якынча чамалыйм. Өйрәнәсең инде... Бала бит ул – шул ук кеше. Таләпчәнрәк кеше – шул гына.

Берәр вакыт татар халкына инкыйраз булса, татар халкы үзе гаепле, дигән идең. Без һаман үзебез генә гаеплеме әле? Фикерең үзгәрмәдеме, диюем?

Әлбәттә, үзебез.

Ә нәрсә эшли алабыз?

Мин татарча спектакльләр куям. Балаларымны татарча сөйләшергә өйрәтергә тырышам. Глобаль уйламыйча, һәркем үз хәленнән килгәнне эшләсә дә, ул глобальгә әйләнер иде, миңа калса.

Син оптимистмы?

Оптимист булып уянам, пессимист булып йокларга ятам. Кайчак киресенчә.

Бу көннәрдә синең ачуыңны чыгарган вакыйга? Һәм гомумән ачуыңны ничек басасың?

Белмим. Гадәттә үземә үзем еш ачуланам. Ачулансам, тиз кайтып төшәм үзе, саклап йөргәнем юк.

Журналистлар турында яхшы яки начар бер сүз әйт тә, шуның белән тәмамлыйбыз интервьюны.

Сезгә начар сүз әйтергә акылдан язмаган бит әле мин! Шундый яратам журналистларны, Алла ярдәм бирсен сезгә!

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100