Купальникка аптыраган әбигә: «Оныгың шуны киеп су буенда ятуын күрсәң, гарьләнеп үләрсең»
![Купальникка аптыраган әбигә: «Оныгың шуны киеп су буенда ятуын күрсәң, гарьләнеп үләрсең»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/7/13/c57884af93e0a612bd5d1f6fc22d04ee.jpg)
Казан блогеры Алия Мәһдиева (Аляска) үзенең авылда яшәүче әбисе белән бик кызык видеолар төшерә. Бер видеосында ул әбисенә купальник тоттырган.
Кыз әбисенә купальникның өске өлешен биргән. Бу киемне әбекәй әйләндереп-әйләндереп караса да, ул аның рәтенә чыга алмый – ничек кияләр икәнен аңламый.
«Бу нинди чүп бу? Кай җиреңә киясең аны, кай җиренә ботыңны тыгасың? Бу нәрсәдә кү.ең күренә бит, әстәгафирулла, кит, ташла моны чүпкә. Нәрсәгә кирәк соң шушындыйлар», – дип кызып китә әбекәй.
«Кай җире матур моның, нәрсәсе бар моның? Дөньясы күренә», – дип аңлатмакчы була оныгына дәү әнисе.
Бу видеоны бик күп төркемнәр урнаштырды. Видео астында язып калдырылган фикерләрдән күренгәнчә, яшьрәкләр күбрәк смайликлар куеп кына узып китә, ә өлкәнрәк буын әби белән килешүн яза. Хәтта: «Якында кычыткан үсмимени соң, эләктереп ал берне», – дип, элеккеге «тәрбия» алымнарын да искә төшерүчеләр бар.
«Әни түгел, әби түгел, үзем шулай дияр идем»;
«Кит, түтекәем, телеңне әрәм итмә! Оныгың шуны киеп су буенда ятканын күрсәң, гарьләнеп үләр идең»;
«Бик дөрес әйтә», – дигән сүзләр яза купальникка шаккаткан әбекәйне күрүчеләр.
Бу темага:
Мальдивта ял итүче блогер оныгына әбисе: «Андый гына температура безнең мунчада да бар»
Әбисе татар егетен сайларга кушкан Алия Мәһдиева бәби көтә