Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мальдивта ял итүче блогер оныгына әбисе: «Андый гына температура безнең мунчада да бар»

news_top_970_100
Мальдивта ял итүче блогер оныгына әбисе: «Андый гына температура безнең мунчада да бар»
Социаль челтәрләр

Популяр Казан блогеры Алия Мәһдиева үзенең авылда яшәүче әбисе белән бик кызык видеолар төшерә. Алиянең русча сорауларына әби һәрвакыт татарча җавап кайтара. Аның һәрнәрсәгә карата үзенчәлекле фикере бар. Әбекәй оныгын татарча тәрбияләргә тырыша, аңа гел үгет-нәсыйхәт укый. 

Алиянең ире белән Мальдив утрауларында ял итүе дә әбине артык сөендерми. Әби аның су коену костюмыннан йөрүенә дә, теләсә нинди ризык ашавына да борчыла.

 Алия әбисе белән видеоэлемтә аша аралашкан.

Әбисе:

Ничек анда Мальдивы? Ничә анда температура? 

Алия:

30 градус, әби.

Әбисе: 

Андый гына температура безнең мунчада да бар. Кайтыр идегез дә, мунча керер идегез, рәхәтләнеп. 

Шундый акчалар түгеп. Андый-мондый ашап, эчегезне бозып кайтырсыз. Шулпа кирәк ашказанына. 

Киенеп йөр. «Трусы»дан барма диңгезгә. Иреңнән калма, ирең янында гына йөр. Купальниктан йөрмә! Гөнаһ, гөнаһ, гөнаһ. Сиңа да, миңа да, әниеңә дә. Тәнеңне күрсәтмә беркемгә дә, Мараттан башка, – дип өйрәткән әби оныгын бу юлы.  

Әлеге әби бик күпләрнең яраткан героена әверелгән инде. «Әби түгел, могҗиза бу», «Әбиегез супер, күбрәк күрсәтегез әле», «Әбиең дөрес әйтә. Татар кызы оялчан булырга тиеш», «Искиткеч әби. Сәламәт булып, озак яшәсен. Карыйм да, үземнең балачагымны искә төшерәм», «Сезнең әбиегез – минем кумир», – дип шаккатып яза Алиянең меңәрләгән виртуаль дуслары. 

Алиянең татар егетенә кияүгә чыгуына да әбисе чиксез куанган иде. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 март 2023
    Исемсез
    Эби булгач, оныгыда шулай эйтер оныкларына
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100