Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбисе татар егетен сайларга кушкан Алия Мәһдиева бәби көтә

news_top_970_100
Әбисе татар егетен сайларга кушкан Алия Мәһдиева бәби көтә
Социаль челтәрләр

Популяр Казан блогеры, «Ак Барс» матчларын алып баручы, «Аляска» буларак танылган Алия Мәһдиева-Рәҗәпова гендер-пати үткәргән.

Блогер әле шушы арада гына үзенең әни булачагын хәбәр иткән иде. «Без бәби көтәбез. Мин бу бәхетне сездән яшерә алмыйм», –  дип сөйләде ул социаль челтәрдә 140 мең «подписчигына».

Алия узган ел Марат исемле егет белән никах укытты. Аның ире теш табибы булып эшли, шулай ук үзенең шәхси блогын алып бара. Алия үзенең авылда яшәүче әбисе белән дә бик күңелле видеолар төшерә. Әбисе аның тормыш иптәше итеп нәкъ менә татар егете сайлавын бик теләгән иде. Алия бу хакта берсеннән-берсе кызык видеороликлар төшерде. Виртуаль дуслары блогерның әбисен татар кияве белән таныштырырган видеоларын аеруча ошатты. 

Блогерның тормышында тиздән тагын куанычлы үзгәрешләр булачак. Алиянең кемне көткәне дә билгеле инде. Булачак әти-әни Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсе территориясендә зурдан кубып гендер-пати үткәргән. Бәйрәмгә аларның бөтен туганнары һәм дуслары килгән.

Гендер-пати өчен пар соңгы вакытта модада булган формат сайлаган. Алия белән Марат зәңгәрле-аллы шарлар белән бизәлгән, «Малаймы, кызмы?» дип язылган фонда басып торалар. Бу вакытта аларга аудиоязма аша туачак бәбиләре мөрәҗәгать итә. «Әтием-әнием, сәлам. Миңа инде 3 ай. Мин беләм, әтием мине тешләремне чистартырга өйрәтәчәк. Ә әнием боларны сториска төшереп торачак. Мин үземнең зур, матур, бәхетле гаиләдә дөньяга киләчәгемә бик шатмын. Сезнең белән очрашуымны түземсезләнеп көтәм. Сезнең улыгыз», – дип тәмамлана язма. Шул вакытта зәңгәр төстәге буяулар белән салют атып җибәрә. Китә куанышу-шатлык.

Алия Мәһдиева иң башта тиктокер буларак танылган иде. Инстаграмда (Россиядә тыелган социаль челтәр) ул «Сәлам, матурым» сәхифәсе аша Казанның кызыклы урыннары турында сөйләп, төрле проблемаларны күтәреп популярлашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100