Җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың җиһаз ясаучы Самат белән конфликты интернет киңлекләрендә киң яңгыраш алган иде. Гөлназ акчаларын алып юкка чыккан Самат турындагы мәгълүматларны бөтен интернетка ачып салды. Берничә көннән Самат табылды, ул хәзер заказ бирүчеләр белән элемтәдә һәм аларга җиһазны ясап китерергә вәгъдә итә.
-
Гөлназ Шәрипҗанованы төп башына утыртканнар, ул елый-елый сүгә: «Кабәхәт, б..., эчеп ята»
-
Гөлназ Шәрипҗанова үзләрен алдаган кешегә: «Бәреп үтерәсем килә»
Мондый нәтиҗәләр бирә торган ысулны Гөлназ Шәрипҗанова үз тәҗрибәсендә даими кулланырга җыенамы икән әллә? Самат вакыйгасы онытылып өлгермәде, инде кичә җырчы сторисларында Буадагы бер кафе хуҗасы турында сөйләде. Гөлназны эшмәкәрнең Шәрипҗановлар төркеменә карата мөнәсәбәте шаккатырган.
«Буадагы бер кафеның хуҗасы – күңел кайтаргыч кеше. Үз хокукларын тәкърарлаганчы, сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнсен иде.
Төркемебездә 6 кеше идек. Безгә кая да булса киенергә, бизәнергә, яулыкны салганнан соң чәчләребезне тәртипкә китерергә, соң чиктә, егет-кызларга кая да булса утырып торырга кирәк иде. Нәтиҗәдә – коридорда, салкында утырдык.
Ул безгә кече залны бирә ала иде. Ә юк! Ул үзен кайгырта, кунакларны түгел! Инде күптән алай эшләмиләр», – дип язды ул сторисларына, кафеның исемен дә күрсәтеп.
Кичкә таба Гөлназ әлеге күңелсез хәл турында тәфсилләбрәк сөйләде.
«Мин конфликтлы кеше түгел. Әмма соңгы арада үземә негатив тартаммы соң? Кичә менә шул кафеның хуҗасы килеп керде дә: «Пошли вон отсюда!» – ди. Безне ашатмыйча кайтарганнары, утырып торырга урындык бирмәгәннәре бар. Ә монда: «Пошла вон отсюда, сине монда кем кертте?» – ди. «Без бизәнеп утырабыз, чәч ясыйбыз, әзерләнәбез. Сезнең администратор тәкъдим иткән урын уңайлы түгел иде», – дидек. Чыннан да, безгә кечкенә генә бүлмә бирделәр, анда сап-салкын, җил. Базда утырган кебек утырасың.
Хөрмәтлеләребез, үзегезне алай тотарга ярамыйдыр, мөгаен. Шуңа күрә мин сезнең турыда яздым», – дип сөйләгән Гөлназ Шәрипҗанова.