Гөлназ-Илсур Шәрипҗановларның күңелсез хәлгә юлыкканлыгы турында хәбәр иткән идек. Аларны мебель ясаучы егет алдап киткән. Балалар бүлмәсенә мебель ясарга заказ биргәндә, җырчылар аның счетына 70 мең сум акча күчергәннәр. Хәзер ул егет бөтенләй трубкасын алмый башлаган. Шулай итеп акчалар да җилгә очкан, оста да юкка чыккан. Гөлназ Шәрипҗанова бу турыда бүген иртән сторисларында сөйләгән иде.
Шул сторисларны күреп, үзе яки хатыны элемтәгә кермәдеме дип, Гөлназ Шәрипҗановага шалтыраттык.
Үзе элемтәгә чыкмады. Без аның хатыны белән сөйләшеп алган идек бит инде. Ире турында: «Ул атнага бер тапкыр гына кайта, эчә», – диде. «Мин бит предоплатаны сезнең номерга күчергән идем. Без полициягә мөрәҗәгать итәбез», – дигәч: «Минем гаебем юк, мин ул акчаларны банкоматтан адым да аңа бирдем», – ди.
Алганмы ул без күчергән акчаларга материал, юкмы. Кем белгән! Кеше аша эзләп табабыз да без аны: «Все-все, иртәгә киләм», – дип вәгъдәләр бирә һәм тагын атналар буена югала. Хәзер без ул кешенең вакыт кына сузганын аңладык инде. Эшләгән кеше эшли бит инде, алай качып йөрми.
Адвокат белән сөйләштек. Ул кешене судка бирәчәкбез. Әмма суд аша да…Мин ул акчаларны 100 әр сум итеп кайтараммы инде хәзер…
Ул аны, бәлки, безгә ясар да. Чөнки ике танышыма 4 ай узгач ясап китергән. Ул бит безгә үзе язып, бу эшкә алынды. Мин кешегә ышанам, язган икән, ярар, димәк, кешегә акча кирәк икән, минәйтәм.
Без бит ул балалар бүлмәсенә мебельнең фотосын көчкә үзебез эзләп таптык. Дизайнерлар яллый башласаң, күп акча кирәк. Монда Минтимернең формасы була, монда Асылбикәнең киемнәре була дип, барысын да планлаштырдык. Балалар көтә бит. Ул бит – шкафлар, комодлар, дәрес әзерли торган өстәлләр, урындыклар белән тулы мебель комплекты. Хәзер без идәндә диярлек дәрес әзерләргә мәҗбүр...
Ул безнең белән бала-чага белән уйнаган кебек уйный. Хет трубкаңны ал син, аңлат ни булганны. «Җитешмәдем,, акчагызны кайтарам», – диген. Тормышта төрле хәлләр була, бәреп үтермибез бит инде без аны. Ә менә хәзер минем аны чынлап бәреп үтерәсем килә.
Менә дигән эшчән, гаиләле ир-егетләрне махсус операциягә алып китәләр. Ә бу – ниндидер алкаш, шулай кеше алдап йөри. Гаиләсенә дә ярдәм итми икән. Хатыны: «Балалар бакчасы өчен түләргә дә, ипотекага да акча бирми», – ди… Ул да кызганыч», – дип сөйләде безгә Гөлназ.