Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунакчыл Галимҗан бабай: «Кунакка йөрешү гадәтен балаларга калдырасы иде»

Казан кирмәнендәге «Tatar by tubetey милли ресторанында булган Казан халкы һәм кунаклар Галимҗан бабайны беләдер. Галимҗан Кормашев анда хостес булып эшли, ягъни ул кунакларны каршы ала, өстәл артына утырта, аш-су, татар дөньясы белән таныштыра, булган сорауларга җавап бирә, озатып җибәрә. «Интертат» журналисты Галимҗан бабай белән чәй эчеп кайтты.

news_top_970_100
Кунакчыл Галимҗан бабай: «Кунакка йөрешү гадәтен балаларга калдырасы иде»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Галимҗан бабайның 9 сыйныф белеме генә булса да, «Кремльдә утыра» дип әйтерлек. «Бабай» дипме яки «абый» дип эндәшергәме икән, дип икеләнеп торуны әңгәмәдәшем үзе юкка чыгарды. «Мин чын бабай бит инде, 5 оныгым бар. Мин үземә «бабай» дип эндәшкәнне яратам. Ул сүз күңелгә якын. Миңа күбесе «бабай» ди, миңа ошый», – диде ул.

«Балаларым югары уку йортында белем алды, дип сөенәм»

Бабаебыз үзе әле лаеклы ялга да чыкмаган, бу «дәрәҗәгә» кадәр әле 4 ел эшлисе бар, тик ул эштән курыкмый. Галимҗан бабай – әни тәрбиясендә генә үскән биш баланың берсе, шуңа мәктәпне тәмамлагач ук хезмәт юлы башланган.

«Мин әтине хәтерләмим, ул 45 яшендә, без бала вакытта вафат булды. Әни без 5 угыл белән ялгызы калган. Мин – төпчек бала. Беp Әтнәдә яшәдек, аннан әни белән Норлат ягына күчендек, анда яшәдек. Мин мәктәп белемен генә алдым, 9 сыйныфны тәмамлагач ук эшкә кердем, чөнки әнигә ярдәм итәргә кирәк иде.

Гомер буе типографиядә эшләдем. 1 ай гына эшләп алырмын, дип барган идем – 27 ел булып куйды. 1 айда акча эшләп алып, Оренбургка китү ниятем бар иде. Анда туганнарыбыз да күп. Төрүче (упаковщик) булып эшләгән өчен 120 сум бирделәр, һәм мин Оренбургка әбинең туганнарына киттем. Калырмын дип уйлаган идем, тик 1 айдан әни, абыйлар янына кайттым. Типографиядә эшемне дәвам иттем.

5 баладан мин генә исән инде, бертуганнарымның берсе дә минем яшькә кадәр яшәмәде. Бер энем 32 яшендә үлде, берсе – 40та, берсе – 54тә... Безгә гомер шулай бирелгән. 9 ел элек әни дә үлде. Ул да типографиядә эшләде, әни бик башлы кеше иде, – дип искә алды Галимҗан бабай гаиләсен.

Зөлфирә ханым белән тормыш корып җибәргәч, алар тулай торакта яшәп торалар. 90нчы елларда типография ябыла. Кызлары Илсөя һәм Илнура Казанда югары уку йортында укый башлагач, әти-әниләрен дә үзләре янына Казанга чакыралар. «Балалар кайда – без шунда. Казанга киттек. Хәзер инде зурлар, Аллаһка шөкер, үз гаиләләре бар. Балаларым югары уку йортында белем алды, дип сөенәм. Шөкер, кызларыбыз белемле булды», – ди әңгәмәдәшем.

Казанга килгәч, Галимҗан абый бер кибеттә төрүче булып эшли. Аннан үз йортларын өлгертәләр. Пандемиядән соң яңа эшкә урнашу мәсьәләсе туа. Шул вакытта ул очраклы рәвештә хәзерге эш урынына килеп эләгә.

«Монда мин ялгыш кына килеп эләктем. Кызым «хезмәткәрләр кирәк» дигән игълан күргән дә, мине алып килде. Мин әңгәмәләрне әйбәт кенә уздым, эшкә алырга риза булдылар. Кешеләр белән эшләргә авыр, эшли алмам, дип уйлаган идем, тик тәвәккәлләдем. Өченче ел инде кунакларны каршы алам, үзебезнең гореф-гадәтләр белән таныштырам. Күз ачып йомганчы вакыт узган. Мин көне буе аяк өстендә булуга ияләнгән кеше, чөнки типографиядә гел станок янында басып тора идем», – дип сөйләде ул.

«Татар өчен кунак бик хөрмәтле кеше»

Шулай итеп, Галимҗан бабай әлеге милли туклану ноктасының йөзе булып китә. Аны социаль челтәрләрдә дә еш күрергә була. «Мин үземне «йолдыз» дип хис итмим, бары тик үземнең эшемне башкарам», – дип елмайды ул.

Эшем ошый, мин канәгать. Һөр көнне эшлим, дүшәмбе ял итәм. Коллектив та, җитәкчеләр дә бик әйбәт, Аллаһка шөкер. Барысы да яшь, хөрмәт итәләр. Шартлар да бик әйбәт, намаз уку өчен урын бар, ашаталар – бар да тәртиптә. Күбрәк яшьләр белән эшләгә, буыннар арасындагы аерма да сизелә, тик миңа ошый, яшьләр белән аралашырга бик яратам. Яшь коллективта эшләгәч үзем дә яшәреп китәм. Гаиләм дә яраткан эшем булуга сөенә. Мин 5 вакыт намаз укыйм, Аллаһ миңа көч биреп тора, шуңа кешеләр белән эшләргә көчем бар.

Күңелең ачык булса – эш бара. Кунакны елмаеп, ачык күңел белән каршы алу – нигез. Татар кешесе өчен кунак бик хөрмәтле кеше. Елмаеп каршы алу, кыстый-кыстый табын артына утырту, хөрмәт күрсәтү хас безгә. Кунакны хөрмәтләүгә бәйле хәдисләр дә бар. Кунакчыллык – ислам динендәге яхшы әдәп сыйфатларының берсе.

Мин әни, бабайның кунакчыллыгын күреп үстем. Кунаклар килер алдыннан, әни коймак, бәлеш, тәңкә токмачлар пешерер иде. Туганнар күп булгач, ашлар еш була иде. Шунысы да бар, безнең халык, хатын-кызларыбыз шундый оста. Кунак киләсен алдан белмәсәләр дә, тиз генә юк нәрсәдән дә табын корып куялар. Кунак белән сөйләшеп торган арада коймагын да өлгертеп куя, ашын да куя. Татар хатын-кызы уңган. Гомумән, Аллаһка шөкер, татарның төрле өлкәдә бик зур талантлары бар.

Кунакларны озату да – кунакчыллыкның бер өлеше. Минем бабай безне чыгып каршы ала, шулай ук озатып та кала иде. Кунакларны каршы алыгыз, озатып калыгыз, дип әйтә иде бабай. Мин дә каршы да алам, озатып та калам, – диде ул.

«Махсус татар сөйләмен тыңлау өчен килүчеләр дә бар»

Галимҗан бабай төрле җирләрдән килгән туристларны да татар гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Мин безгә килүчеләрне турист яки турист түгел дип аермыйм, нинди милләттән булуга, нинди мәмләкәттән килүгә карамастан, алар барысы да – кунак. Кунакларны үзебезнең мәдәният, аш-су, гореф-гадәтләр белән таныштыра алуым белән горурланам. Мин кунаклар белән ике телдә исәнләшәм, аларга ничек җайлы, шул телдә аралашуны дәвам итәм. Махсус татар сөйләмен тыңлау өчен килүчеләр дә бар. Читтән килгән татарлар татарча сөйләвемне сорый. Татарча аңламаган кешеләр дә сорый: «Сезнең сөйләмне тыңлыйсы килә», – диләр.

Бер кыз килгән иде. Карасам, елап утыра. «Минем бабам шундый иде, ул исемә төште. Йөрешегез дә бабамныкы кебек», – ди. Андый хәлләр булып тора. Абыема, туганыма, әтиемә охшагансыз, дигәнне еш ишетергә туры килә. «Татар бабае» дип якын күрәләр, Аллаһка шөкер. Кешеләр мөнәсәбәтне сизә бит, мин һәр кунакны якын күрәм.

Өстәл артына утырткач, кунакларга ризыкларыбыз турында сөйлим. Үзегезнең яраткан ашлар кайсы, дип тә сорыйлар. Мин токмач ашын бик яратам. Токмачны ничек шулай нечкә итеп кисәләр, дип кызыксыналар. Мин аңлатам, «токмач кистереп, киленнәрне дә тикшереп карыйлар» дип дә сөйлим. Кыстыбый кайдан килеп чыккан, дигән сораулар да була. Элек тары ярмасын пешереп камырга кыстырып җибәрәләр иде, кыстыбый «кыстыру»дан килеп чыккан, дим. Самавыр еш кына кызыксыну уята. Мин үзем белгәнне сөйлим, чөнки гомер буе күреп торган әйберләр, шуңа нидер уйлап чыгарасы юк. Аннан, кеше мәгълүматны бик тиз тикшерә ала бит. Кунакларның безнең тарих, мәдәният белән кызыксынуы мине сөендерә генә. Махсус безнең гореф-гадәтләр белән танышырга килүчеләр бар. Нәрсә ул «никах» дип сорыйлар. Барысын да аңлатырга тырышам.

Даими йөрүче кунакларыбыз да бар, алар белән кочаклашып, хәлләр белешеп, туганнар кебек аралашабыз. Мин бөтен кешене дә тиешенчә каршы алам. Елмаеп каршы алгач, кешенең кәефе дә күтәрелеп китә. Әлбәттә, төрле кеше була, кемнеңдер кәефе булмаска мөмкин, тик мин барыбер эшемне тиешенчә башкарам. Татар мохитендә эшли алу миңа рәхәтлек бирә. Татарча җырлар яңгырап тора. Аллаһы Тәгалә эшләргә исәнлегемне бирсен, әле пенсиягә озак. Күз йомганчы килеп җитәр ул, вакыт тиз уза. Җомга көн килеп җиткәнне сизми дә каласың, – дип елмайды Галимҗан бабай.

Галимҗан бабай сүзләренчә, кунакка элек бу бинада эшләгән кешеләр дә килә. Анда һәрвакыт туклану ноктасы гына булмаган бит. «Бу тирәләрдә эшләүче кешеләр дә таный инде мине», – дип елмайды Галимҗан бабай.

«Галимҗан бабай, монда сезнең янга ярдәмгә берәр абыстай да кирәкмиме соң?» – дип сораган идем, ул серле итеп кенә елмайды. «Безнең башка ноктада абыстаебыз бар. Мин монда әлегә өлгерәм (елмая). Беләсезме, без бабай эзләп караган идек, тик килмиләр», – ди.

Искә алсак, әле бер 6-7 ел элек Казанда милли туклану нокталары юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер үзебезнең милли ашларны матур итеп тәкъдим итә алу, әлбәттә, сөендерә. «Кафелар ачылу да, хәләл ризык сайлау мөмкинлеге булу да сөендерә, Аллаһка шөкер. Балаларга татарча уку, тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр дә бар, тик барыбер күбесе гаиләдән тора. Әби, мәрхүм, өйдә русча сөйләшмәгез, дип әйтә иде. Яшьләр күбесе русча сөйләшә шул», – дип аптырап куйды бабай.

«Хәзер бик матур, зур йортлар салып куялар, тик йөрешү юк, күрше күршегә керми»

Көн дә кунак каршы алырга туры килгәч, тышкы кыяфәт тә пөхтә, чиста булырга тиеш бит әле. Ишектән яңа гына килеп кергән кеше баштанаяк күз салып ала. «Миңа гел формада булырга кирәк. бу мәсьәләгә мин бик тыныч карыйм, тыныч кабул итәм», – диде ул. Галимҗан бабай һәрвакыт формада булуда тормыш иптәше Зөлфирә апаның да өлеше бардыр. Галимҗан бабай 2 тапкыр эштә ашый. 3 тапкыр ашау мөмкинлеге булса да, ул кичен хәләл җефете пешергән ризыкка өстенлек бирә.

Әби белән бергә утырып өйдә ашыйбыз, чәй эчәбез. Ул көтеп тора бит. Тормыш иптәшем лаеклы ялда. Мин кайтуга да, балалар, оныклар килүгә дә тәмле-тәмле ризыкларны пешереп куя. Хатыным бик әйбәт, бик тәмле пешерә. Бергә гомер итүгә 38нче ел китте. Өй ризыгы аерым тәмле була инде, килешәсездер. Әни, әби пешергән ризык һәр кеше өчен аерым, алар кебек башка беркем дә пешерә алмый. Аннан, Коръән ашларына игътибар итәсезме, алар бөтенләй башка була. Юкса, хатын-кыз ул токмач ашын көн дә пешерә, ә мәҗлестә икенче төрле тәмле була. Ничек шулай була ул?!

Әбиемнең ахирәт дусты бар иде. Мичкә ризыкны куйганда, «Аллаһ бәрәкәтен бирсен» дип сорый иде. Ул вакытта ризык әз иде бит. «Бәрәкәте булса, бөтен кешегә дә җитә», – дип аңлата иде ул. Ризык бәрәкәтле, туклыклы булган. Ул сүзләрне мин олыгайгач кына аңладым.

Мин үзем ашларга, кунакка йөрергә яратам. Хәзер алай йөрешүләр кимеде шул, Бу гадәттән ерагаю минем күңелне борчып тора. Пандемия дә өлешен кертте. Кунакка йөрешү – бик кирәк әйбер. Хәзер бик матур, зур йортлар салып куялар, тик йөрешү юк, күрше күршегә керми. Кунакка йөрешү, кунак каршы алу гадәтен балаларга калдырасы иде, бу – байлык.

Хәзер кеше бикләнеп утыра. Мин хәтерлим: элек йозак куллану да юк иде. Әби ишек төбенә таш куя яки таяк терәп калдыра иде, бу – өйдә кеше юк, дигәнне аңлата, бер кеше дә керми иде, – дип сөйләде ул.

Өстәлдә торган бәләкәй самавырдан чәй ясагач, сөт салгач, Галимҗан бабай тоз тәкъдим итте. Чәйгә тоз салу – минем өчен ят әйбер, андый күренеш белән очрашкан да юк иде. Ул миңа аңлатты.

Элек вакытта тозы булган кеше бай кеше дип саналган. Без үскәндә тоз төрле яклап кулланыла иде. Ярага тоз сибәләр иде, әрнетсә дә, тоз чистарта. Табиблар юк иде бит. Әни, эч авыртканда, суга тоз салып бирә иде. Үскәндә күп нәрсә юк иде инде, бәрәңге, ипигә сөенеп яши идек. Тоз белән ризык туклыклы була, диләр иде. Табыннар хәзерге кебек өелеп тормый иде, хәзер шөкер генә итәргә, – диде ул.

Сәгать ярым сөйләшеп утырган арада мин дә Галимҗан бабайда үзем өчен таныш чалымнарны таптым. Күңелгә бер җылы хис йөгерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100