Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күкрәгеңдә шигырь уты саумы?» – Шигырь бәйрәме һәм бәйрәмнәре быел Казанда ничек үтте

news_top_970_100
«Күкрәгеңдә шигырь уты саумы?» – Шигырь бәйрәме һәм бәйрәмнәре быел Казанда ничек үтте
фото: Салават Камалетдинов

Шигырь бәйрәме быел гаҗәеп зур масштаблы пиар белән башланды да Казанда 3 кисәк булып үтте. Чөнки оештыручылар традицион Шигырь бәйрәмен, эксперимент буларак, Камал театрының яңа бинасы янында уздырырга ниятләделәр. Сәбәпләре күп: куркынычсызлык таләпләре дә, сыйфатлы итеп онлайн күрсәтү өчен «ТНВ» техникасын йөртү мәшәкатьләре дә, яңа урынның уңайлылыгын сынау да, әлбәттә.

Белешмә: Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла яңа урын турында Берлекнең беренче идарә утырышында язучыларга хәбәр итте. Монда инде кем режиссер, кем сценарист булачагы да, кемнәр алып барачагы да билгеле иде.

Берничә көн тынлыктан соң җәмәгатьчелек күтәрелеп чыкты: әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова ачык хат язды, Рәмис Латыйпов та үз аккаунтында кырыс итеп язган иде. «Интертат» җәмәгатьчелек фикерен җыйды. «Таяну ноктасы» бу темага шактый гаугалы тапшыру чыгарды. Ярый, хуш, болар – барысы да пролог иде. Шигырь бәйрәменең үзе турында язып, текст форматында мәгълүмат кырында калдырыйк.

Яңа урында көндез булса, иртән шагыйрьләр «иске урынга» җыелды.

Иртән 09.30да Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә шагыйрьләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленә килеп чәчәкләр салдылар. Чәчәкләр салыр алдыннан беркадәр шигырьләр дә укылды. 60лап кеше килгән иде.

«Без бу урынны ташлап бетермәбез. Быел шулай килеп чыкты. Быел яңа театр бинасы янында үткәрәбез. Монда да кайтырбыз, башка урыннарда да үткәрербез. Без Тукайны искә алып кайларда җыела алабыз? Бүген монда шактый кеше җыелган – рәхмәт сезгә! Бу – чыннан да безгә кадерле урын. Без монда күнеккән», – диде Ркаил Зәйдулла, Тукайның 1909 елда язылган шигырен укыр алдыннан.

Рабит Батулла ана теле бәйрәме турында мәгълүмат бирде: «Ни өчен ата теле түгел? Ата ауда, яуда йөри, ватанын саклый. Ана учак янында көйләр көйләп, бәетләр сөйләп, ана теле белән баласын өйрәтә. Менә ни өчен ул ана теле дип атала», – диде ул. Илфак Ибраһимов, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев һәм Наил Касыймов шигырьләр укыды.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Тукай туган көнендә татар яшәгән җирдә шигъри чаралар үткәрелүен искә алды. Аннары язучылар, төркем-төркем булып, Тукайның икенче һәйкәле янына юл алдылар. Монысы инде республика җитәкчелеге катнашкан рәсми чара иде.

Шулай итеп, Шигырь бәйрәме һәм «Мин татарча сөйләшәм» фестивале өчен быел Кабан күле буендагы мәйданчык сайланды. Ягъни, шагыйрьләргә сәгать ярымга фестиваль өчен ясалган сәхнәчек биреп торылды.

Татарстан Язучылар берлеге Ркаил Зәйдулла һәм аның идарәсе быел Шигырь бәйрәмен үткәрүне яшьләргә тапшырган – шагыйрьләр Булат Ибраһим белән Эльвира Һадиева алып барды. Дөрес, алар Рифат Сәлах язган текстны укыдылар. Режиссер – Кариев театры артисты, режиссер Булат Гатауллин.

Шигырь бәйрәме Кариев театры артистлары перфомансы белән башланды

Фото: © Салават Камалетдинов фотосы

Сценарийда «Лауреатлар чыгышы» дигән пункт булса да, ул драматург Мансур Гыйләҗев чыгышы белән чикләнде. Раниф Шәрипов рәсми чарада сәхнәгә чыгып, Республика Рәисе кулыннан Тукай премиясе билгеләрен алганнан соң кайтып киткәндер – аңа тагын сәхнәгә чыгасы җиңел түгел, сәламәтлеге рөхсәт итми. Калган лауреатлар турында ни әйтим – фотограф Риф Якупов һәм «Иакинф» балеты командасы яр буендагы ачык һавадагы сәхнәгә халык алдына чыгып торуны, мөгаен, кирәк тә санамагандыр. Гәрчә, белештем, аларга моның турында әйтелгән, диделәр.

Тукай премиясе лауреаты Мансур Гыйләҗев

Фото: © Салават Камалетдинов чыгышы

Килмәсәләр соң, Шигырь бәйрәме – ул мәҗбүри чара түгел, күңел эше. Мәдәният министры Ирада Әюпова да биредә иде. Әнә, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килгән. Шигырьләр кушып гаҗәеп матур чыгыш ясады.

Марат Әхмәтов чыгышы

Фото: © Салават Камалетдинов фотосы

Кызганыч, аның чыгышы башланганда, мин әле тимер эзләгечләр аша мәйданга үтү өчен озын чират тора идем. Сөенә-сөенә тордым мин ул чиратны – менә бит, быел Шигырь бәйрәмен күчерүгә бәйле ыгы-зыгы үз эшен эшләгән, дип уйладым, халык агылып килгән. Тагын ярты сәгатьтән мин ул халыкның икенче бер чиратта торуын ерактан гына күрдем: кешеләр, «Печән базары»на керергә, театрның Кабан күле ягындагы ишегенә чиратка басканнар иде. Әмма мәйдан да халык белән тулы иде әле. Рәсми саннарга караганда, мәйданчыкта 900 кешелек урын бар – алар тулган иде. Шигырь җанлы халык барыбер бар инде, бөтен татар шопоголик түгел. Шәхсән үзем театр фойесындагы «Печән базары» мәхшәрен фотолардан гына күрдем һәм милли атрибутика алып тәгаен акча туздырырга дип барган кешеләрнең ул акчаны туздыра алмаулары турында зарлануларын гына ишеттем. Товарның нык кыйммәт булуы турында да зарландылар.

Ә мин шигырь тыңладым.

Нинди генә «яңа форматлар» дип, «яңарту» дип кычкыручылар булса да, шигырь уку – ул барыбер шигырь укуга кайтып кала. Аны җыр белән, төрле перфоманслар белән аралаштырырга мөмкин. Халык шагыйрьләрен артка утыртырга мөмкин, алга утыртырга мөмкин – аларны кайда утыртудан сыйфат үзгәрми. Иң мөһиме, алар бар һәм булсыннар!

Шагыйрьләр буыннарга бүлеп тәкъдим ителде: өлкән буын, урта буын һәм безнең буын (әйе, шулай атаганнар). Әле тагын бер шәп блок бар – шагыйрь ата-аналарны балалары белән тәкъдим итү.

Өлкәннәр блогында халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Зиннур Мансуров, Наил Касыймов, Илфак Ибраһимов һәм Эльмира Шәрифуллина чыгыш ясады. Программада Зөлфәт Хәким белән Рафис Корбан да булган. Әмма алар юк иде, кызганыч инде булмаулары. Рафис Корбан Тукай премиясенә кандидат булып, тиешле дәрәҗәдә тавыш җыя алмавына борчылып килмәдеме икән? Марсель Галиев та юк иде, ул баштан ук катнашмаячагын әйтеп куйды, шуңа программага да кертелмәгән.

Урта буын – Шәмсия Җиһангирова, Рәмис Аймәт, Сания Әхмәтҗанова, Йолдыз Шәрапова, Галия Гайнетдинова, Рәсимә Гарифуллина, Ильмира Гыймаева. Ягъни, Рәмис Аймәт һәм хатын-кызлар. Юк, җәмәгать, ул буында ир-ат – чөнки 90 нчы елларның яхшысын да, начарын да күргән чорда ир-атның шигырь язарга вакыты юк иде, ярар, тирән кереп тормыйк.

Ә инде 90 нчы елларда дөньяга килүчеләр арасында татар шигъриятенең бүгенге каһарманнары байтак – алар «Безнең буын» булып сәхнәгә чыктылар. Шушы ук буын вәкилләре булган алып баручылар «Тукай – безнең яшьтәш» дип игълан итте. Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Гөлүсә Батталова шушы блокта чыгыш ясады. Луиза Янсуарны көттек – килмәде. Кызганыч, килмәде шул, шәп шагыйрә, югыйсә.

Ата-ана блогы булып сәхнәгә чыгучылар да шушы буын иде: Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел, Рифат Сәлах кызы Сөмбел, Булат Ибраһим кызы Айбикә, Лилия Гыйбадуллина улы Закир Сираев белән чыгып шигырь укыдылар. Бу, мөгаен, иң күп алкышлар җыйган блок булгандыр.

Рүзәл Мөхәммәтшин улы Идел белән

Фото: © Салават Камалетдинов

Азактан – яшьләр перфомансы: Миләүшә Гафурова, Гүзәл Закирова, Алинә Хәбибуллина, Айрат Шамс һәм музыкантлар София Өзҗан, Ильяс Фәрхуллин.

Шулай итеп, без аксакалларыбыз Рәдиф Гаташлар иҗатыннан алып яшь егет Айрат Шамс иҗатына кадәр татар шигъриятеннән уздык.

Әлбәттә, традицион финал – зал белән басып, Сәйдә Мөхәммәтҗановага кушылып, «Туган тел»не җырладык.

Ул вакытта мәйданда халык бераз кимегән иде: шигърият, әлбәттә, «Печән базары» конкуренциясен җиңә алмады. Оештыручылар кешене сайлау алдына куеп, җаны теләгән юлны сайларга мөмкинлек бирделәр. «Печән базары»на килгән халыкның күплеге турында язып тормыйм. Үзем күрмәдем, чөнки кермәдем.

Ә Шигырь бәйрәменә бик хәерхаклы һава торышы туры килде – кояш иркәләп торды, талгын җил баштан сыйпады. Матур иде көн. Соңрак ул бозылды, әлбәттә, «Мин татарча сөйләшәм» тамашачысы һәм артистлары яңгыр астында чыгыш ясаган.

ххх

Шигырь кичәсен алып баручылар диалог һәм монологларыннан кайбер кисәкләр:

« Карале, Булат, Габдулла Тукай үзе исән булса, аңа премия бирерләр идеме икән?

Кемнеңдер премиясен алганчы, үз премияңне булдырсалар, яхшырактыр ул, Эльвира», диде Лаеш районында үз премиясен булдырган Булат Ибраһимов.

«Халкыбызның «Тәфтиләү» җыры да шагыйрьнең «Өзелгән өмид» шигыре сүзләренә җырлана. Бөек җырчы вә композиторыбыз Сара Садыйкова сөйләвенчә, Тәфкилев байның кызы француз теле укытучысына гашыйк була. Әтисе шикләнеп килеп кергәндә, кыз француз егетен көзгеле шкафка яшерә. Әти кеше ачу белән шкафны вата. Егет һәлак була. Кыз егет гәүдәсе янында шушы көйне көйли. Соңыннан ул көйгә бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләр яза».

ххх

Шул вакытта – көндезге 14.00 сәгатьтә – Шигырь бәйрәме традицион үтә торган урында: Тукай һәйкәле янында Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон татар шагыйрьләре шигырьләрен укыган. Татар җәмәгатьчелегенең утызлап вәкиле җыелып, Тукайның туган көнен шулай билгеләп үткәннәр.

Казанда шигырь бәйрәмнәре күп булсын – 900 кешелеге дә, 60 кешелеге дә, 30 кешелеге дә булсын. Һәр кеше Тукайга үзенчә килә. «Күкрәгеңдә шигырь уты саумы?» – дигән Тукай.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 май 2025
    Исемсез
    Искиткеч матур язган Рузилэ!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100