Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күкләрдәге туган көнең белән...» – яшьли вафат музыкант Артур Кусимовны искә алалар

news_top_970_100
«Күкләрдәге туган көнең белән...» – яшьли вафат музыкант Артур Кусимовны искә алалар
социаль челтәрләр

Элек Элвин Грей төркемендә эшләгән, әмма бик яшьли арабыздан киткән музыкант Артур Кусимовның бүген туган көне. Интернет киңлекләрендә музыкантны дуслары һәм танышлары искә ала.

«Күкләрдәге туган көнең белән, фәрештәбез Кусимка!» – дип язган җырчы Элвин Грей элек үзенең лейблында эшләгән музыкант турында.

Артур Кусимов – 2015 елдан алып Элвин Грей белән хезмәттәшлек итте. Ул – аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган музыкант, җырчы. Билгесез сәбәпләр аркасында, 2020 елда ул лейблдан китәргә мәҗбүр булды, үзенең шәхси проектын эшли башлады, җырчыларга аранжировкалар ясады.

«Туган көнең белән! Мәңге безнең күңелләрдә яшәрсең», – дигән Элвин Грейның сеңлесе Регина Юльякшина да, дусты Артурны искә алып. «Тыныч йокла, брат», – дигән җырчы Вильдан Шәмсетдинов.

«Татар малай» буларак танылган блогер Ринат Галиәхмәтов Артурны иҗатын хөрмәт итүен, аралашып торуларын сөйләгән.

«Артурның бүген туган көне, һәм бу – минем яраткан җырым», – дип яза ул, сәхифәсенә Артурның «Бер сүз» җырын куеп. Ринат Артур белән соңгы тапкыр язышкан смсларын да күрсәтә. Артурга кызы Сәфинәнең сәламнәрен җиткерә. Аңа җавап итеп, Артур дә сәламнәр юллый. Аның әнисе белән бергәләп каядыр китеп барышы булган.

2023 елның 22 октябрендә Артур Кусимовныңң вафат булуы билгеле булды. Үлем сәбәбен «кинәт йөрәге туктау» дип аңлаттылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100