Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм Артур Кусимовның дуслары: «Сөйләшергә җитешмәдек, гафу ит трубканы алмаганга»

Бүген интернет киңлекләрендә элек Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы Артур Кусимовның вафат булуы турында кайгылы хәбәр таралды. «Интертат» яшьли китеп барган талантлы егетнең сәхнәдәш дуслары белән сөйләшеп, аның турында истәлекләр туплады.

news_top_970_100
Мәрхүм Артур Кусимовның дуслары: «Сөйләшергә җитешмәдек, гафу ит трубканы алмаганга»
Социаль челтәрләр

Артур Кусимов – 2015 елдан алып Элвин Грей лейблында эшләгән, аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган музыкант, җырчы. Билгесез сәбәпләр аркасында, 2020 елда ул лейблдан китәргә мәҗбүр була, үзенең шәхси проектын эшли башлый, аранжировкалар ясый, җырчы буларак танылырга хыяллана. Кызганыч, дуслары сүзләре белән әйткәндә «Кусим»ның уй-ниятләре чынга ашмый кала. Бүген иртән 32 яшьлек Артурның арабыздан китүе хакындагы хәбәр килде. Вафатының сәбәпләре төгәл билгеле түгел. Иҗатташ дуслары сүзләренчә, Артурның кан басымы төшкән. «Нечкәлекләрен төгәл белмибез. Кан басымы төшкәч, йөрәк түгелме икән, дип кенә фаразлыйбыз», – диде әңгәмәдәшләремнең берсе.

Җырчы Гөлназ Асаева: «Лейблдан куылгач, депрессиягә бирелгән иде»

Без Кусим белән 2017 елда таныштык, ә Вильдан белән ул соңрак аралаша башлады. Безнең икебез өчен дә бик авыр хәбәр бу, әле менә һаман да аңга килә алмыйча утырабыз.

Артур турында нәрсә әйтәсем килә – ул бик талантлы музыкант, профессиональ музыкант. Аның музыканы ишетү сәләтенә шакката идек без. Савыт-саба шалтыраса да, «шундый-шундый ноталар» дип әйтеп бирергә мөмкин иде. Зур дәрәҗәләргә ирешерлеге булган музыкантларның берсе иде Артур.

Гел позитивта булды, беркайчан да зарланмады. Менә шул лейблдан куылгач кына аңа кыенрак булды, депрессиягә бирелеп алды. Чөнки алар Радик иҗат юлын башлаган чордан алып бергә булдылар.

Авыр чакларында Артурның янәшәсендә булырга тырыштык без. Компьютер биреп торырга дисеңме анда, заказлар җыярга булышырга дисеңме. Вильдан белән бик якын дуслар булдылар.

Казанда яшәде, безгә гел кунакка килеп йөри иде. Мин ялгыз ир-егетләрне кызганам, «киләм» дип әйткән вакытларында, гел тәмле итеп ашарга пешереп, кунак итеп җибәрергә тырыша идем. Соңгы тапкыр май аенда очрашкан идек. Мин концертка киттем, Кусим безгә килеп калды.

Артур кичә иртән дә Вильданга шалтыраткан булган. Вильдан ул вакытта йоклаган, шалтыратуны ишетмәгән. Аннан кире шалтыратты ул аңа, Артур инде трубкасын алмады.

Артурның әнисе һәм сеңлесе калды. Ул аларны да үзе янына Казанга күчергән иде.

Артурның бик тә чисталык яратканын әйтеп үтәсем килә. Гел актан киенә, ап-ак носкилардан йөри иде. Хәтта ак ноские пычрангач, юып та тормый, яңаны алып кия иде.

Бик ачык күңелле, ягымлы егет иде. Бөтен кешене тигез күреп аралашты. Аның ап-ак тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп елмаеп торуы гомерлеккә күңелемдә калыр…

Вильдан Шәмсетдинов дусты турында сторисларында: «Урының оҗмахта булсын, брат. Сөйләшергә җитешмәдек, гафу ит трубканы алмаганга.

Уртак җырыбызны, һичшиксез, эшләп бетерермен. Искиткеч талант идең. Син бит миңа ниндидер кызык вакыйга турында сөйләргә вәгъдә иткән идең. Яныңа барып җитә алмадым. Балаларны барабанда уйнарга өйрәтергә теләгән идең», – дип язган.

Элвин Грей озак еллар бергә эшләгән сәхнәдәше истәлегенә видеоролик урнаштырган. Артурның вафаты турындагы хәбәрне дә беренчеләрдән булып ул җиткергән иде.

Автор-башкаручы Гүзәлия: «Бу дөньяда ничек яши икән Артур шулхәтле ачыклыгы, йомшаклыгы белән, дип аптырый идем»

«Артурны Радик (авт. – Юльякшин) белән эшләгән вакытыннан ук беләм. Ул чорда без Радик белән бик күп җырлар иҗат иттек. Артур Радикның «Кара каш» дигән җырына аранжировка ясарга ярдәм итте һәм шуннан соң аның белән гастрольләргә йөри башлады.

Артур белән җай чыкканда очраша идек. Радикка кунакка килгәндә гел сөйләшеп утыра идек. Искитмәле ачык кеше иде ул, шундый ихлас, ачык, йомшак күңелле егет иде. Аңа карый идем дә, бу дөньяда ничек яши икән Артур шулхәтле ачыклыгы, йомшаклыгы белән, дип аптырый идем. Теләсә кайсы ситуациядә, проблемамы ул, түгелме, гел елмая иде.

Артур минем «Китмә» дигән җырымны бик мактый иде. «Гүзәлия, синең җырларың үзенчәлекле формада, размерлары да үзгә», – дип, иҗатымны яратты һәм хөрмәт итте. Үзе дә җырларга аранжировкалар ясый һәм бик матур җырлый иде.

Артурның якыннарына карата бик яхшы мөнәсәбәттә булганын хәтерлим, аеруча әнисен бик яратканы исемдә.

Уйлар да әллә нишли бүген, һаман да әле шок хәлендә… Бер көнлек дөньяда яшибез. Яп-яшь егет китте дә барды».

Җырчы Ямиль Баймурзин (Ябай-Малай): «Ихлас иде»

Ямильнең, Артурны озатырга дип, Казанга китеп баруы иде.

«Соңгы елларда еш аралашкан булмаса да, ул лейблда эшләгәндә вакытта дуслар булдык. Соңгы тапкыр җәй башында Казанда очраклы рәвештә күрешкән идек.

Күңелемдә бик яхшы, изге җанлы, ихлас, талантлы, иҗади кеше булып калачак. Шаяртырга да бик ярата иде».

Җырчы Азат Абитов: «Планнары зурдан иде, кызганыч, гомере кыска булган»

«Артур белән якын дуслар булмасак та, күрешкәндә озаклап сөйләшеп утыра идек. Ул минем «Кояш булып» дигән җырыма аранжировка ясады. Бик яхшы, тормыш яратучан кеше, дип әйтер идем аның турында. Планнары зурдан иде, кызганыч, гомере кыска булган. Сольный артист буларак танылырга теләде, шул проекты буенча ныгытып эшләде. Аранжировкалар ясаганда да төрле ысуллар кулланып, гел үсештә иде. Дөньякүләм музыка белән танышып барды, замана белән беррәттән атларга тырыша иде».

Башкорт җырчысы Раил Өметбаев: «Әнисенә сәлам юллаганым исемдә»

«Артур – Радик Юльякшинның якын дусты. Кусим белән дә шул Радикның концертларында танышкан идек. Аның белән бергә кунакларда булганыбыз да бар. Казанда Радик белән Инзиләнең никахында, Уфада туйларында бергә булдык.

«Әни сине бик ярата, син – аның иң яраткан җырчыларының берсе», – дигәч, әнисенә уртак видеолар, фотолар төшереп җибәреп, сәлам юллаганым да исемдә әле. Артурны бары тик яхшы яктан гына беләм. Кече күңелле, һәрвакыт ачык йөзле, позитив егет иде. Урыннары оҗмахта булсын».

Продюсер, иҗатташ дусты Нияз Сабиров: «Артур теле, милләте өчен янып, горурланып яшәүче егет иде»

«Артур турында бары тик яхшы истәлекләр генә сөйләп була. Шулхәтле яхшы кеше иде ул. Аңа теләсә кайсы вакытта шалтыратып, рәхәтләнеп сөйләшеп була, шунда ук кәеф күтәрелеп китә иде.

Артур уникаль егет булды, теләсә кайсы компаниягә кереп, теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба ала иде. Җырлады да, аранжировкалар ясау, тавыш яздыру кебек иҗади эшләрнең барысын да чикләвек ваткан кебек кенә эшләп куя иде. Иҗатны чын-чынлап яратты, музыка өлкәсендә бик күп белә иде.

Бу тормышта төрле кешеләр була, Артурның исә күңелендә начарлык юк иде. Һәрвакыт кешеләргә матур теләкләрен теләп…

Аның белән сентябрь аенда күрешкән идек. Әле менә мин йөргән кызыма тәкъдим ясагач, шалтыратып котлады. Икенче көнне минем офис яныннан узып барышлый: «Синең яныңа кереп чыгам», – дип шалтырата. Әмма мин ул вакытта Питрәч районында идем. Очраша алмый калдык, кызганыч.

Артурны үзенчәлекле талант иясе итеп хәтердә саклармын. Тәртипле, итагатьле, чын башкорт егете. Үзе башкортча күп сөйләшмәсә дә, ул үзенең теле, милләте өчен янып, горурланып яшәүче егет иде.

Артур Кусимов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 23 октябрьдә, Казанда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (Хушлашу залы, Себер тракты, 31А) була, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 октябрь 2023
    Исемсез
    Бик кызганыч, урынын жэнетте булсын амин
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100