Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куба» кушаматлы штурмовик дошманнар утырган йортны берүзе алган

news_top_970_100
«Куба» кушаматлы штурмовик дошманнар утырган йортны берүзе алган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Штурм подразделениесендәге «Куба» кушаматлы Россия хәрбие Донецк юнәлешендә кара-каршы сугышудан җиңүче булып чыккан. Бу вакыйгаларны ул «РИА Новости»га сөйләгән.

Декабрь аенда штурмовик Украина Кораллы көчләренең 3 сугышчысы урнашкан йортны тикшерергә берүзе китә. Аларның берсе кача, икенчесе белән «Куба» кара-каршы сугыша, өченче кешене ул әсирлеккә ала.

Бинада караңгы була, һәм башта штурмовик Украина армиясенең ике солдатын күрми: «Ой, кул белән сугыша башладык. Бераз сугыштык. Аны яткыздым, башыннан тотып тордым, аннары пычак чыгардым», – дип уртаклашкан хәрби.

«Куба» сүзләренчә, мондый хәл аның белән беренче тапкыр булган. Аның пычагы һәрвакыт үзе белән йөри, ул аның белән кыр шартларында консервалар ача икән. Украина сугышчысының аягы яраланган, ә Россия хәрбиенең кулы җәрәхәтләнгән. Штурмовик алгы сызыкта һәрнәрсәгә әзер булырга кирәген әйткән, чөнки арттан да һөҗүм ясалырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100