Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

НАТО хәрби комитеты башлыгы Россия белән сугыш турында шаккатыргыч белдерү ясады

news_top_970_100
НАТО хәрби комитеты башлыгы Россия белән сугыш турында шаккатыргыч белдерү ясады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Гражданнар алдагы 20 елда Россия белән тоталь сугышка әзерләнергә тиеш, дип яза «The Telegraph» басмасы НАТО хәрби комитеты башлыгы Роб Бауэр сүзләрен.

«Без аңларга тиеш, безнең тыныч яшәвебез үзеннән-үзе була торган нәрсә түгел. Һәм нәкъ менә шуңа күрә без Россия белән конфликтка әзерләнергә тиеш. Безгә һәрнәрсәдә әзер булырга кирәк. Күбрәк кешеләрне сугыш чыгу очрагына, ул булса да, булмаса да, өйрәтеп кую мөмкинлеге бирә торган система булдырырга кирәк», – дигән ул.

Моңа кадәр Швеция, ил Төньяк Атлантик берлеккә рәсми рәвештә керер алдыннан, халкына сугышка әзерләнеп торырга кушты. Бу мөрәҗәгатьләре өчен, Бауэр бу ил хакимиятен мактап алды.

«Барысы да шуннан башлана. Бар нәрсәне дә планлаштырып булмый икәнен, киләсе 20 елда барысы да яхшы булмаячагын аңлаудан», – дигән НАТО вәкиле.

Моннан тыш, Бауэр, корал һәм сугыш кирәк-яракларын тизрәк җитештерү мөмкинлеге булсын өчен, сәнәгатьне модернизацияләргә кирәген әйтә.

Узган елның октябрендә Германиянең Саклану министры Борис Писториус та Европадагы конфликтка әзерләнергә чакырган иде. Моңа җавап итеп, Кырымнан Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет, немец хакимияте үзләренең агрессив сәясәте белән Европа илләренә сугышны үзләре чакыра, дип белдерде. Аның сүзләренчә, төбәкнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен, Россия белән дуслык һәм яхшы мөнәсәбәтләр генә нигез була ала.

Мәскәү НАТО илләренең берсенә дә куркыныч тудырмавын, әмма үз мәнфәгатьләре өчен куркыныч булган гамәлләрне игътибарсыз калдырмаячагын берничә тапкыр искәрткән иде. Шул ук вакытта ул диалогка, тигез хокуклы нигездә булса гына, ачык кала, ә Көнбатыш Европа хәрбиләштерү курсыннан баш тартырга тиеш.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия Төньяк Атлантик альянс белән турыдан-туры хәрби бәрелешне теләми, әмма кемдер теләсә, ул моңа әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100