Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кем мине таба, шул...»: Марьинкада штурм төркемендәге хәрби соңгы сүзен кирпечкә язган

news_top_970_100
«Кем мине таба, шул...»: Марьинкада штурм төркемендәге хәрби соңгы сүзен кирпечкә язган

Донецк янындагы Марьинка шәһәре йортларының берсенең подвалында солдатның соңгы хатын тапканнар. Ул кирпечкә: «Кем мине таба, шул әнием, кыз һәм ир туганнарым турында кайгыртсын. Рудаков Роман Александрович. Батайск», – дип язып калдырган. Шул ук подвалда 9 солдатның мәете табылган.

Бу кирпечне Ростов өлкәсе Батайск шәһәре музеена җибәргәннәр.

Роман Рудаков былтыр җәй генә хәрби хезмәттән кайта, көзен мобилизациягә эләгә. Шул вакытта җирле телеканалга кыска гына интервью бирә. Анда ул Ватанны сакларга кирәк икәнен әйтә. Аннары ул Марьинка шәһәре өчен барган сугышларда катнаша.

Рудаков 9 кешелек штурм төркеме составында йортларның берсен алыр өчен җибәрелә. Аннан соң булган вакыйгаларны фаразлап кына була. Бу 9 кешелек штурм төркеме, мөгаен, чолганышка эләгә, һәм Рудаков, исән кала алмасын аңлап, исән калганнарга соңгы хатын язып калдыра. Шәһәр Россия контроленә күчкәч, йортларны тикшереп йөргәндә, дөрестән дә, аның хатын табалар. Кирпечне подвалдан алып музейга җибәрәләр.

Рудаковның социаль челтәрдәге аккаунтына әллә никадәр комментарийлар язганнар – аның батырлыгына сокланалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100