Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус Сити» хуҗалары коралсыз сакчыларның гамәлләре турында сөйләде

news_top_970_100
«Крокус Сити» хуҗалары коралсыз сакчыларның гамәлләре турында сөйләде

«Крокус Сити Холл»ны 30дан артык кеше саклаган. Алар барысы да коралсыз булган. Әлеге бина хуҗалары эшмәкәрләр Араз һәм Эмин Агаларовлар, журналистларның фаҗига турында сорауларына җавап биреп, «бу хәрби операция, асылда, диверсантлар тарафыннан башкарылган» дип белдерде. Бу хакта MK.ru яза.

«Машинадан камуфляжлы кешеләр 4 Калашников автоматы белән чыгып, кешеләргә ата башлагач», аларның фикеренчә, бернинди куркынычсызлык хезмәте дә каршы тора алмаячак.

Бер сакчы хәзер хәбәрсез югалган дип санала, бинаның бер керү урыны янында эшләгән тагын бер сакчы авыр яраланган.

Иминлек хезмәте берничә сәгать дәвамында залны «кешеләрнең чыгу мөмкинлеге була алырлык хәлдә» тоткан.

Искәртик, 22 март кичендә «Крокус Сити Холл»да «Пикник» төркеме концерты алдыннан теракт булды. Берничә кеше бинага бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады, аннары бинага ут төртте.

Тикшерү комитеты «Крокус Сити Холл» сакчыларының гамәлләрендә хокук бозу юк дип тапкан. Алар кораллы булырга тиеш дигән закон юк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 март 2024
    Исемсез
    Ә ни өчен запас чыгу ишекләре бикле була? Террор булган саен шулай бу.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100