Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләр егыла, алар өстеннән йөгерәләр»: шаһитлар «Крокус Сити Холл»дагы атыш турында

Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт аркасында 93 кеше һәлак булды, 100дән артык кеше яраланды, алар арасында балалар да бар. MSK1.RU хәбәрчеләре әлеге фаҗигане үз күзләре белән күргән шаһитлар һәм шул кичне концерт залында булган кешеләрнең якыннары белән сөйләшкән. Аларның сөйләгәннәрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Кешеләр егыла, алар өстеннән йөгерәләр»: шаһитлар «Крокус Сити Холл»дагы атыш турында

«Залдагы халык урыныннан кузгалмый утырды»

Натальяның сөйләгәннәрдән каз тәннәре чыга, ләкин, берничә сәгать кенә аның белән нәрсә булганын исәпкә алсак, ул үзе бик тыныч күренә. Ул – Мәскәү янындагы Красногорск шәһәренең «Крокус Сити Холл» эшлекле үзәгендә урнашкан концерт залында вакыйгалар үзәгендә калганнарның берсе. «Пикник» төркеме хитларына ял итү урынына бу кичә фаҗигагә әверелә. Комплекска кораллы террорчылар бәреп керә һәм бернинди гаепсез кешеләрне автоматлардан атып үтерә башлый, ә аннары бинаны яндыра.

Керү ягыннан ата башладылар. Без бу вакытта залда утыра идек һәм көчле булмаган ату тавышлары ишеттек. Шунда ук аңламадык, концертның бер өлешедер, дип уйладык, аннары «петардалар» дип әйттеләр. Халык залда урыныннан кузгалмыйча озак утырды. Алар залга кереп ата башлаганчы кузгалмады. Алар кешеләрнең аркаларына атты. Кайбер кешеләр, зал ишекләреннән чыгабыз дип, террористларга таба йөгерде. Без дустым белән авария чыгу юлы булган сәхнә артына киттек. Кешеләрдә – паника һәм куркыныч этеш-төртеш. Кешеләр бер-берсен этә һәм күпләр шуның аркасында егыла. Ятып калучыларны сумка каешларыннан сәхнә артына тартып чыгаралар, – дип искә ала ул.

Наталья сөйләвенчә, паникага бирелмәс өчен, тиз арада ОБЖ дәресләрендә өйрәнгәннәрне искә төшерергә туры килә.

Бигрәк тә, чыгу юлына таба барганда, арттан ату тавышлары якынлаша һәм бердәнбер уй: сиңа тияме, тимиме. Бөтен кешегә аттылар, бигрәк тә без сәхнәгә менгәч, безгә атарга җиңел булды. Алар беренче залга керү ягына якынрак утырган кешеләргә аттылар.

Урамга чыккач та тынычрак булмады. Без атучыларның залда калганмы яисә халык артыннан йөгереп чыкканнармы икәнен белмәдек. Безгә шулай ук юлны томалаган озын һәм шактый биек койма аша чыгарга туры килде. Без, шартлау очрагында, безгә ярчыклар тимәсен өчен, бинадан ераграк булган юлга йөгердек.

Хатын-кыз сүзләренчә, концерт алдыннан урамда 2 «ашыгыч ярдәм» машинасы торган, әмма полиция хезмәткәрләре булмаган. Керү урынында кая барырга икәнен күрсәтүче контролерлар гына торган.

Наталья һәм аның дусты зыян күрмәгән, алар янгынга кадәр качып өлгергән. «Юлда беренче очраган машинаны туктаттык һәм кайтып киттек. Бик күп үлүчеләр булуы турында яңалыклардан гына белдек», – ди ул.

«Кешеләргә автоматтан аттылар»

Андрей хатыны белән залда була, алар могҗиза белән бинадан чыгып китә алган. Аның сүзләренчә, атыш кичке 8ләр тирәсендә ишетелә башлый, ул үзе 2 атучыны күрә. Андрей хатыны һәм башка тамашачылар белән запас чыгу юлына таба йөгергән.

Кешеләргә автоматтан аттылар. Паника булды, барысы да йөгерә башлады, этеш-төртеш башланды. Хатынымның аягы яраланды, кан ага башлады. Урамда беренче очраган машина туктады, кешеләргә рәхмәт, алар «ашыгыч ярдәм» машинасына алып бардылар. Аның белән барысы да яхшы. Ул инде палатада, аның янына кертмиләр.

«Кычкыралар, телефоннар ята, кешеләр егыла, алар өстеннән йөгерәләр»

Анастасия (исеме героиня үтенече буенча үзгәртелә) сөйләве буенча, атыш тавышлары ишеткән вакытта ул билетын күрсәтеп кереп кенә барган. Ул залга керергә дә өлгермәгән.

Өстә ату башланды, ә минем урыннар – балконда. Мин бу тавышларның шоуга охшамаганын аңладым. Автоматлардан кешеләргә ата башладылар. Алар шулай ук нәрсәдер аттылар, бөтен җиргә төтен таралды, һәм шартлау булды. Без йөгереп чыктык – ирләр ишекне ваттылар. Анда эскалатор бар иде, анда кешеләр бер-берсен этә башлады. Кычкыралар, телефоннар ята, кешеләр егыла, алар өстеннән йөгерәләр. Без үзебез, чыкканда, юлдан 5 кешене торгыздык, – дип сөйләде Анастасия.

«Кемне күрделәр, шуларга аттылар»

Алина исемле кыз концерт залында аның әнисе Инна Анатольевна булуын әйтте. Кызның сүзләре буенча, ул төнгә таба гына элемтәгә кергән. Алина әнисенең коточкыч кич турында сөйләгәнен җиткерде.

Ату башлангач, барлык кеше кычкыра башлаган. Әни качып чыга алган. Атучылар сакаллы, битлек кигән ир-атлар булуын әйтте. Алар күргән һәркемгә атканнар. Кемне күргәннәр, шуларга атканнар. Кешеләр этешә-төртешә башлаган, эвакуация булмаган. Запас чыгу ишекләре бикле булган. Аллага шөкер, әнием юлны табып, метрога йөгергән, – дип сөйли Инна Анатольевнаның кызы.

«Барыгыз да кире борылыгыз, ул якка булмый»

Елена (исеме героиня үтенече буенча үзгәртелә) бинадан чыгу өчен ишекләрне ватарга туры килгәнен сөйләде. Аның сүзләренчә, атышлар бөтен бина буйлап ишетелгән, ә кешеләр, куркып, төп керү урыныннан чыгарга тырышкан, шуның аркасында этеш-төртеш килеп чыккан.

«Барыгыз да кире борылыгыз, ул якка барырга ярамый!» – дип кычкырганны ишеттем. Мин икенче якка йөгердем. Тавыш көчәйткечләре аша «лифтлар һәм эскалаторлар кулланмаска» дип хәбәр иттеләр, ә анда, гомумән, этеш-төртеш («давка») иде. Без икенче якка киттек, ә ул ябык иде. Өстәвенә, ул баскыч ягыннан ябык иде. Барысы нәрсә эшләргә белми тора. Мин: «Ватыгыз!» – дип кычкырдым. Шул вакытта инде төтен чыга башлаган иде», – дип искә ала ул.

Елена сүзләренчә, кемдер кувалда табып, аның ярдәмендә ишек ачкан. Ул һәм тагын берничә кеше подвалга керә алган.

«Ул җавап бирер дип көттем»

Студент Никита Магалов концертта аның курсташы булуын сөйләде. Ул озак вакыт элемтәгә чыкмаган, тик соңрак кына аның белән барысы да яхшы икәне билгеле була.

Мин аның җавап бирүен көттем. «Барысы да яхшы, Ира өйгә кайтты, ул әти-әнисе белән тәрәзәдән чыга алган», – дип хәбәр иттеләр миңа, – диде Никита.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100