Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч машинасы ватылу ата белән улын «Крокус»тагы теракттан саклап калган

news_top_970_100
Өч машинасы ватылу ата белән улын «Крокус»тагы теракттан саклап калган
Фаҗига булган урын күренеше. Видеодан скриншот

Тула өлкәсендә яшәүче гаиләгә язмыш 3 тапкыр билге җибәргән. Атасы белән улы кичә Мәскәүгә «Крокус Сити Холл»га «Пикник» төркеме концертына барырга тиеш булган.

«Shot» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек улы белән концертка барырга җыенган Александр күптән түгел юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм машиналарының берсен ваткан. Ул икенче машинасы белән Мәскәүгә барырга була, ләкин ул да кинәт ватыла. Бу аны туктатмый, ул өченче машинаны арендага ала һәм аңа утырып китә, ләкин МКАДка кадәр 60 км ераклыкта бу автомобильнең дә тәгәрмәче шартлый.

Ир-ат запас тәгәрмәч куймакчы була, ләкин бер гайканы сүтә алмый. Тәгәрмәч кую белән шөгыльләнеп ятканда, «Крокус»та теракт башлана. Тәгәрмәчне алыштырып, Александр барыбер концертка ашыга, ләкин шул вакытта, аңа шалтыратып, нәрсә булганын сөйлиләр.

«Мин улыма әйттем, улым, безнең синең белән хәзер ике туган көнебез бар», – дип сөйләгән Александр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 март 2024
    Исемсез
    Фэрештэлэре бик тырышып саклаган инде бу кешелэрне.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100