news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Косметик процедура алдыннан инъекция ясаганнан соң бер хатын 19 көн аңсыз яткан һәм үлгән

news_top
Косметик процедура алдыннан инъекция ясаганнан соң бер хатын 19 көн аңсыз яткан һәм үлгән
"Татар-информ" архивы

Ханты-Мансийск автономияле округы Юграда эстетика хирургиясе клиникасында инъекция ясаганнан соң, бер хатын-кыз вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Нижневартовск шәһәрендә яшәүче хатын косметик процедура алдыннан авыртуны баса торган препарат кадагач үлгән. Башта ул 19 көн аңсыз яткан.

Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, клиент хатын процедурага 26 октябрьдә килә. Аңа авыртуны баса торган укол кадыйлар. Хатын аңын югалта, һәм аны округ клиник хастаханәсенә салалар. Табиблар тырышлыгына кармастан, ул вафат була.

Җинаять эше тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар