Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь хатын пластик операция ясар өчен баласын саткан

news_top_970_100
Яшь хатын пластик операция ясар өчен баласын саткан
"Татар-информ" архивы

Дагыстанда баласын 120 мең сумга сатып җибәргән 33 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Баланы сатып алучы хатын исә документлар рәсмиләштерәсе буласын алдан уйларга оныткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яңа туган сабыен чит гаиләгә биреп җибәргән хатын сүзләренчә, аңа борынына пластик операция ясатыр өчен акча кирәк булган.

Бу хатын йөкле вакытында ук баласын сатарга җыена. Аннары Каспийск шәһәрендә бала тудыру йортында барысы да хәл ителә. Хатын башта баласын калдырып китмәкче була. Аның белән бергә ятучы 29 яшьлек күршесе яңа туган сабыйны Сергокалин районында яшәүче гаиләгә бирергә тәкъдим итә. Әлеге гаилә икенче бала үстерергә тели, ләкин үзләре бала таба алмыйлар. Баланы сатып алырга теләүче ир белән хатын сатучы хатынга вак-төяккә тотарга дип 20 мең сум тапшыра.

«Әле бала туганчы ук алар азык-төлеккә һәм даруларга акча биреп торырга килешә. Бала тугач, 20 мең сум биргәннәрен беләм. Аннары бала хастаханәгә эләгә, аның туу турында таныклыгын сорыйлар», – дип сөйли «таныш» хатын.

Баланы сатып алган ир белән хатын рәсми документлар кирәк буласын башта уйламыйлар. Аннары сабыйның үз анасына бу документларны ясатырга сорыйлар. Ләкин хатын тагын 100 мең сум акча сорый.

«Ул фатирга да, ашарга да акчасын булмавын әйтте. Борынына операция ясарга тели. Сулыш ала алмыйм ди. Мин аның белән акча өчен талашып тормадым. Түлисе килмәсә дә, түләдем инде», – ди баланы сатып алган хатын.

Хәзер бу кешеләрне полиция тоткарлаган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100