Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пластик операция ясаган чакта 31 яшьлек хатын һәлак булган

Бу хатын ринопластика ясатып, борынын матурайтырга җыенган, тик операция вакытында аның температурасы кисәк кенә 42 градуска кадәр күтәрелә.

news_top_970_100
Пластик операция ясаган чакта 31 яшьлек хатын һәлак булган
https://pixabay.com

Петербургта пластик хирургия клиникасында операция ясаган вакытта 31 яшьлек хатын-кыз үлгән. Мәрхүмә хатынның битен матурайтмакчы булганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Вакыйганың барлык сәбәпләрен ачыклау өчен чаралар башкарыла. Судмедэкспертиза билгеләнде», — диелә ведомство хәбәрендә.

«26 августта Петербургның Үзәк районында пластик операция вакытында 31 яшьлек хатын-кыз үлгән. „Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән, тормыш һәм сәламәтлек иминлеге кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», диелә Россия Тикшерү комитетының Петербург буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Әлеге эшне тикшерүне Петербург прокуратурасы үз контроленә алган.

Хәзер тикшерүчеләр видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнә. Бу кадрларда процедура тулысынча яздырылган. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Кадрларда табиблар пациентның хәле үзгәрүен аңлаганы күренә. Алар хатынның хәлен стабильләштерергә маташа.

Вакыйга булган «Артибьют» клиникасының генераль директоры Александр Ефремов сүзләренчә, бу хатын операция алдыннан барлык анализларны да тапшырган, процедурага каршы күрсәтмәләр булмаган. 

Директор сүзләренчә, ринопластика вакытында хатынның температурасы кисәк кенә 42 градуска кадәр күтәрелә. Ул бу хатында генетик үзенчәлек булган, шуның аркасында фаҗига килеп чыккандыр, дип фаразлый. 

Ефремов клиниканың мәрхүмәнең туганнары белән элемтәгә чыгуын да әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100