Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корылык аркасында «гадәттән тыш хәл» режимын кертү кайберәүләргә файдалы булачак

news_top_970_100
Корылык аркасында «гадәттән тыш хәл» режимын кертү кайберәүләргә файдалы булачак

Көчле корылык аркасында Татарстанда «гадәттән тыш хәл» режимы кертелергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Министр сүзләренчә, республикада туфрак һәм атмосфера корылыгы күзәтелә. Шул нисбәттән «гадәттән тыш хәл» режимы бу атнада ук кертелергә мөмкин. 

 

Фото: © Солтан Исхаков

«60 мм нормада июньдә 15 мм явым-төшем генә булды. Бу – уртача саннар, кайдадыр – 0 мм, кайдадыр бераз күбрәк. Бу ел бик коры килде. Һава торышы безгә көн саен «сюрприз»лар ясап тора. Быел яз да иртә килде, чәчүгә 2 атна алдан чыктык. Чәчеп бетерү белән суытты. Аннары игеннәр чыккач, кабат суытты. Кукуруза, шикәр чөгендере, рапс кебек культураларны кире чәчәргә туры килде», – дип искә алды Марат Җәббаров. Май уртасында республиканың күп кенә басуларын кырау суккан иде.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ул Татарстан тирәсендәге зонаны «корылык зонасы» дип атады.

«Узган атнада Гидрометеорология үзәгеннән мәгълүмат җыйдык. Районнарда кайдадыр туфракта, кайдадыр атмосферада корылык бар. Бу тискәре күренешләр республика буйлап күзәтелә. Татарстан тирәсендәге зонаны «корылык зонасы» дияргә була. Себердә дә корылык. Россиянең Көньягында һава торышы чагыштырмача яхшы. Хәтта Түбән Новгородта да яңгыр кирәк вакытта ява. Идел, Кама буенда атмосфера басымы бик югары, яңгыр безгә керми. Локатор буенча күзәтәбез: ул туп-туры безгә килә дә читләтеп үтеп китә. Бу инде елдан-ел шулай», – диде министр.

Министр фикеренчә, «гадәттән тыш хәл» режимы чәчүлекләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга уңай тәэсир итәчәк. «Быел күп кенә хуҗалыклар узган елга караганда күбрәк иминиятләштерде. «Гадәттән тыш хәл» режимы ниндидер компенсация алуга тәэсир итә ала. Нәрсә буласын карарбыз. Ләкин иминият компанияләре белән эшләү бик катлаулы», – диде ул.

«Федераль һәм төбәк программалары хисабына Татарстанда ел саен 3-4 мең гектар җир мелиорцияләнә, – диде Җәббаров. – Мелиорация буенча килгән барлык гаризаларны да канәгатьләндерәбез. Монда дәүләттән ярдәм бик зур. Җиһазга, суүткәргеч прокладкасына, плотина төзүгә чыгымнар субсидияләнә. Кызганыч, дәүләт ярдәме булуга да карамастан, барысы да үз акчаларын бу юнәлешкә инвестицияләргә әзер түгел», – дип йомгаклады ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100