«Малларга азык җитмәсә, икмәкне дә сенажга саласы була» – Актаныш басуларын кырау сукты
Яз иртә килсә дә, казасыз гына килмәде. Авыл хуҗалыгы өлкәсен хафага салып, басуларга кырау төште. Актанышның иң күп зыян күргән «Алга» хуҗалыгыннан «Интертат» репортажы.
«Авыл хуҗалыгы идарәсендә ышанмыйлар»
«Язгы көн ел туйдыра», – ди халык. Быел яз иртә килде, шуңа өстәп, һава торышы да яңгырсыз һәм җилле. Авыл халкы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре күккә карап яңгыр көткәндә, Татарстанның кайбер районнарында басуларны кырау сукты. «Бу басудан уңыш алып булмаячак», – дип көрсенә агрономнар. Басулар гына түгел, юл кырыендагы агачлар да саргаеп утыра.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге һәм хуҗалыклар мәгълүматлары буенча, әлеге суыклардан республикада 29 мең гектарга якын чәчүлеккә зыян килгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, иң күп зыян килгән чәчүлекләр Баулы, Лениногорск, Минзәлә районнарында. Күбрәк иртә чәчелгән рапс, горчица, шикәр чөгендере һәм кукуруз чәчүлекләре туңган.
Май бәйрәмнәрендә Актаныш районы игенчеләрендә дә бәйрәм рухы калмаган. 7-10 майда басуларны көчле кырау суга. Районның һәрбер хуҗалыгы, һәрбер диярлек басуы зыян күргән. Хәлнең иң киеренке җире – районның көньяк-көнбатышында Башкортстан һәм Мөслим районы белән чиктәш Чуракай авылының «Алга» хуҗалыгында. Ул көннәрдә авылда -7 белән башланган температура берничә көннән -11гә хәтле төшә.
-3, -4 салкын була, дигән кисәтүләр килде. -11 дип көтмәдек тә. Авыл хуҗалыгы идарәсенә -11 булды дигәнгә ышанмыйлар. Актанышта -4-5ләр булган, ә безнең як – Сөн буе, иң салкын як. Суккан көнне күрсәң... Куркыныч иде. Бөтен басуны йөреп чыктым. Әле хуҗалыкның директоры да хастаханәдә иде. Берүзем нәрсә уйларга белеп булмый.
Яз бер айга иртәрәк булды. Иртәрәк булганның бер нәрсәсе килеп чыга бит инде аның, – дип сөйләп китте «Алга» хуҗалыгының баш агрономы Илназ Нәбиев.
Башаклары үлгән арышны – сенажга
Илназ Нәбиев 21 ел хуҗалыкта, шуның 17сен баш агроном булып хезмәт итә. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып, армиядән әйләнеп кайтуга, авылда төпләнә. Бабасы да – заманында хуҗалык рәисе булган кеше. Әтисе Факис абый гомер буе механизатор булып эшләгән. 69 яшен тутырып килсә дә, һаман ЗИЛ машинасында йөри икән. Җир якынрак булгандыр – Илназ Нәбиев һәр басуның үзенчәлекләрен белеп, аңлап эшли. Аның белән зыян күргән басуларны йөреп чыктык.
430 гектар люцерна, 100 гектарлап эспарцет, 803 гектар арпа, 50 гектар көзге бодай, 20 гектар арыш, борчак басуларына тигән кырау. Урман янындагы ышык җирләр генә исән калган.
Люцерна булмагач, безнең беренче укос, азык культурасы юк, дигән сүз. Костерны булса да сукмагандыр, дигән идем, очларын барыбер көйдергән. Бөтен басуга да эләккән, кайберләренә генә бик көчле тимәгән.
Арышны да бәрде бит. Монда башак булмый инде. Йә печәнгә кысасы, йә сенажга гына саласы була. Минуслы температура булганда ямь-яшел утыра иде, яңарак кына тора-тора саргайды. Арыш түземрәк булса да, башак өлешен суккан. Анализ алып, тикшерткән идек, эчендәге башагы үлгән, – ди Илназ Нәбиев.
Актаныш басуларын 2007-2008 елларда да көчле кырау суга, тик болай ук булганын хәтерләмиләр. «100 гектарлы басуны ап-ак итеп суккан иде. Шулай да ул елны икенче укос ала алдык. Ул чакта -4ләр булгандыр», – ди Илназ Нәбиев.
Басуларны инде киредән эшкәртеп, кайберләренә яңадан чәчкәннәрен, кайберләрен биопрепаратлар белән дәвалаганнар. Элеккеге булмаса да, файдасы тия, ди. Шулай да басу барыбер ямь-яшел булып түгел, урыны-урыны белән саргаеп тора.
Бодайны кире чәчтек. Борчак басуының да яртысын кире эшкәртеп, урынына кукуруз чәчтек. Арпаларга биопрепаратлар кулланып, ашламалар керткәч, яшәреп китте бераз. Өч яфракның ике яфрагы үлгән иде. Калган бер яфрагы яшәреп китте, «кущение» бара хәзер. Кырау сукканнан соң бездә яңгыр яуды. Бәлки шуңа да яшәреп киткәннәрдер. Тик сирәгәйде инде. Бөтен гектарны да бозып бетереп булмый бит. Күпме чыгым була алай, – ди агроном.
«Малларга азык җитмәсә, сенажга бөртекле культураларны да саласы була»
«Алга» хуҗалыгы иң байларыннан саналмаса да, үзләренеке үзләренә җитеп барган. Хәзер төп мәсьәлә – малларга җитәрлек азык әзерләү.
Хәзер терлек азыгы юк инде. Азыкка борчакны, арышларны салырбыз, дип торам. 300 гектар булса да, берәр базлык арыш бар. Кукуруз бар, аны күп чәчтек. Ярый аны соңыннанрак чәчкәнбез. Кырау сукканда кукуруз чыгып җитмәгән иде әле. Аны да суккан булса, белмим, нәрсә эшләр идек. Азык смесьләренә, соңрак чәчкән бодай, солыга, борчакка да тимәгән.
Малларга азык җитмәсә, сенажга бөртекле культураларны да саласы була инде, – ди ул, борчылып.
Шушы көннәрдә Актаныш районында малларга сенаж әзерләү буенча республикакүләм «Сенаж көне» үтте. Чарада катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез» дигән.
Республика буенча бер шартлы терлеккә, нәкъ былтыргыча, 40 центнер азык әзерләү бурычы куела. Республиканың Идел буе һәм төньяк районнарында яңгыр яхшы яуды. Ә Минзәлә, Актаныш, Тукай, Баулыда яңгыр бөтенләй яумады. Әмма, яңгыр юк дип, кул кушырып утырасы түгел. Заманча технологияләрдән файдаланып эшләргә кирәк.
Өшегән культуралар урынына яңаларын чәчтеләр, алар чыгып киләләр. Яңгыр яумаса, арышны да терлек азыгына салырга туры киләчәк. Уңыш мул булсын өчен ел саен бик күп эшләнә, инвестицияләр кертелә. Һәр хуҗалык, һәр хезмәтчән уңыш булсын өчен эшли. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез, – дигән министр.
Уңышсыз калмыйм дисәң, иминиятләштер
Кырау төшү куркынычы МЧС һәм Гидрометцентр хезмәткәрләре тарафыннан алдан кисәтелә. Тик ул мәгълүматлар һәрвакыт төгәл булмый, анысы да факт. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә нишләргә кала соң? Иртәрәк килгән язга ышанмыйча, май уртасына кадәр чәчүне башламый тормый да булмый. Меңләгән гектарга сузылган басулар түтәл түгел – каплап чыгу мөмкинлеге дә юк. Кырау суккан очракта күпме агрономның чәче агарадыр. Чыннан да күккә карап, Ходайдан яхшы һава торышы сорап утыра торган һөнәр шул.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, мондый очраклар булмасын өчен, басуларны иминиятләштерү кирәклеген әйтте. Аны шушы көннәрдә дә эшләп була икән.
Чәчүлекләрне иминиятләштерү (страховкалау) кирәклеге турында күп тапкырлар әйтелде. Бу – аграрийларның ихтыяҗларын табигать бәла-казаларыннан яклауның бердәнбер ышанычлы ысулы. Бу эшне кыска срокларда башкару мөмкинлеге бар әле.
Бүгенге көндә иминиятләштерелгән (страховкаланган) чәчүлекләрнең мәйданы 509 мең га исәпләнә (чәчүлек мәйданның 19%ы), шуларның 142 мең гектары (иминиятләштерелгән чәчүлекләрнең 28%) гадәттән тыш хәлләр программасы буенча.
Хәзерге вакытта иминият компанияләре экспертлары тикшерү уздыра. Иминиятләштерелгән хуҗалыкларның өлешчә һәлак булган чәчүлекләр хакында вакытында хәбәр бирүләрен сорыйбыз, – дип җиткерде министрлыкның матбугат үзәге.
Зыян күргән басуларны тиз арада эшкәртеп, яңадан чәчү яки ашламалар белән туклындыру кирәклеге турында да хәбәр итә министрлык.
Зыян күргән бөртекле культуралар чәчүлекләренең иммунитетын күтәрү өчен фунгицидлар, гумин кислоталары белән эшкәртергә, шулай ук азот туплый торган бактерияләр нигезендә биологик препаратлар белән тамырдан тыш тукландырырга киңәш ителә.
Үсемлекләрне яклау һәм уңыш булдыру буенча җитди эш алып барырга кирәк. Алга таба һава торышының җылы һәм коры булуы фаразлана, бу инде чүп үләннәрнең, корткычларның һәм авыруларның артуына китерәчәк, – дип җавап бирделәр министрлыкта.